Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”

Aladdin_3_(Unl)Уртанчылар төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле

 

Программа эчтәлеге:

Танып белү: балаларның белемен ачыклау.

1.     Геометрик фигураларны аеру;

2.     Тәртип буенча ел фасылларын белү (кыш, яз, җәй, көз);

3.     Төп билгеләре буенча предметларны төркемнәргә аеру;

4.     Предметның санына карап дөрес сан кую.

Коммуникация (Сөйләм телен үстерү):  суффикслар ярдәмендә яңа сүзләр ясау – мәсәлән:  Данир – Данирым, Эмир – Эмиркәй;

Матур әдәбият белән танышу:

  • Балаларны матур әдәбият белән кызыксындыруны дәвам итү;
  • Сәхнәләштерелгән әкият ярдәмендә балаларның белемен баету.

Сәламәтлек:

  • Төп психик процессларыны үстерү: хәтер, игътибарлык, образлы уйлау.
  • Коррекцион эш: күз хәрәкәтчәнлеген, вак мотрика – кул моторикасын үстерү.
  • Сулыш гимнастикасы.

Социальләштерү:  культуралы тоту дәрәҗәсен үстерү, куйган максатларга ирешү кунекмәләрен булдыру.

Музыка: “Бир кулың”ны җырының музыкасын куллану.

Физкультура: “Шаян балалар” физминуткасын куллану.

Әсбап: ковер-самолет, геометрик фигуралар, санлы карточкалар, уенчыклар, өстәл театры өчен кирәк булган материаллар, санау таякчыклары.

 

Шөгыль барышы.

Балалар, мин сезне бүгенге шөгылемдә күрүемә бик шатмын. Әйдәгез әле, кулны-кулга тотыныйк та, бер-беребезгә елмайик. Бик яхшы. Ә хәзер тирән итеп сулыш алыйк һәм киредән чыгарыйк.

– Күрсәтегез әле миңа уң кулның бармакларын һәм сул кулның бармакларын. Ә хәзер аларны дуслаштырыйк.

 

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым,

Уң кулым,сул кулым,

Менә сиңа куш кулым.

 

– Балалар, бүген бездә кунак та бар. Аның исеме “Назлыкай”. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен аны шулай атыйлар. (Йомшак, әйбәт, яхшы, сөйкемле, ягымлы). Аның сезнең белән якыннанрак танышасы килә. Танышырга телисезме? Алайса хәзер без “Назлыкайны” түгәрәк буенча бер-беребезгә җибәрәбез һәм үзебезнең исемнәрне йомшак итеп, ягымлы итеп әйтәбез. Яхшымы? Сак, йомшак итеп кенә тотыгыз, үзегезнең җылыгызны бирергә тырышыгыз. Әйдәгез, миннән башлыйбыз. (Гөлназым, Әлфиям)….Менә “Назлыкай” миңа әйләнеп тә кайтты. Сиздегезме, күпме җылылык, ягымлылык бүләк итте ул безгә. Әйдәгез, без аны бүгенге шөгылебездә калдырыйк.

– Бүген без сезнең белән әкият иленә сәяхәткә барабыз. Ә без анда “ковёр-самолёт” ярдәмендә очачакбыз.

– Ковёрны сүтим әле. Балалар, карагыз әле, безнең ковёр тишелгән. (Ковёрда геометрик фигуралардан торган тишекләр бар).

– Ой, балалар, аны тычканнар тишкән. Әйдәгез әле, ковёрны бергәләшеп ямыйк. (Подноста геометрик фигуралар була. Балалар ковёрны ямау өчен генә кирәк булган фигураларны алалар).

– Сезгә кирәк булган геометрик фигураларны әйтегез әле, балалар. Ә хәзер ковёр эченә кереп басыгыз.

 

Безнең ковёр зәңгәр күктә оча,

Ни буласын әле белмибез.

Эләгербез без әкияткә

Кайсысына? Кем белә?

 

– Басуда терем-теремкәй урнашкан. Ул биек тә, тәбәнәк тә тугел.

– Сез ничек уйлыйсыз, без нинди әкияткә эләктек? (Теремкәй).

– Басуда терем-теремкәй тора.

Ул биек тә түгел, тәбәнәк тә түгел.

Бер тычкан-чыелдык шул теремкәй янына чабып килгән дә:

-Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? – дип сораган. Һәм аңа серле тавыш җавап биргән: “Кем минем биремемне үти, шул вакытта гына теремкәйнең ишекләре ачылыр.”

 

Безнең ковёр зәңгәр күктә оча,

Ни буласын әле белмибез.

Эләгербез без әкияткә

Кайсысына? Кем белә?

 

1 бирем: “Табышмак һәм җавап”.

1)     Яңгырлы да карлы

Ә каеннар сулы.

Бөреләр туп тулы –

Елның кай фасылы?      (Яз)

 

2)     Тәңкә карлар сибелгән

Җир ап-акка күмелгән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак?                      (Кыш)

 

3)     Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана

Бу кайчак була?              (Көз)

 

4)    Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,—

Бу кайчак була?                     (Җәй)

 

– Бер елда ничә ел фасылы? (4)

– Тәртип буенча ел фасылларын санау. (Кыш, яз, җәй, көз)

– Булдырдыгыз. Молодцы! Тычкан өчен теремкәйнең ишекләре ачылды. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.

 

2 бирем:

– Көннәрдән бер көнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:

– Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?-дип сораган. Һәм аңа серле тавыш җавап биргән: “Кем минем биремемне үти, шул вакытта гына теремкәйнең ишекләре ачылыр.”

 

Уен “Дөрес җый”.

(Тәрбияче балаларга карточкаларны игътибар белән карарга һәм карточкада ничә рәсем ясалган булса, шуңа туры китереп сан алып янәшә куярга куша)

– Кайсы карточка белән 1 санын тоташтырдыгыз?

– 2 санын?

– 3 санын?

Булдырдыгыз. Молодцы! Сез барысын да дөрес эшләдегез һәм теремкәйнең ишеге бака-Бакылдык өчен ачылды.

 

3 бирем:

Теремкәй янына куян-Куркак сикереп килгән. Ул да:

-Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? – дип сораган. Һәм аңа серле тавыш җавап биргән: “Кем минем биремемне үти, шул вакытта гына теремкәйнең ишекләре ачылыр.”

 

Уен “Ял итеп алыйк.”

“Нәрсә үзгәрде?”

(Өстәлгә уенчыклар куела һәм саналып чыга. Тәрбияче төн дип әйткәч, балалар күзләрен йомалар. Бу вакытта тәрбияче өстәлгә тагын берничә уенчык өстәп куя. Ул көн дип әйткәч, балалар күзләрен ачалар, уенчыкларны саныйлар, башта ничә булуын әйтәләр һәм чагыштыралар.)

 

Физминутка “Шаян балалар”

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга карыйбыз,

Һәм сикерә башлыйбыз,

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез,

Шул арада иелеп

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз

Ял итеп тә алабыз.

Молодцы! Булдырдыгыз. Куян өчен дә теремкәйнең ишеге ачылды.

 

4 бирем:

Соры бүренең дә юлы теремкәй яныннан узган. Ул да теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да:

– Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?-дип сораган. Һәм аңа да серле тавыш җавап биргән: “Кем минем биремемне үти, шул вакытта гына теремкәйнең ишекләре ачылыр.”

– Бүрегә булышабызмы,балалар?

 

Уен “Кайсысы артык?”

(Предметларны төркемләү. Мәсәлән: 4 җиләк-җимеш һәм 1 курчак)

Булдырдыгыз. Бу биремне дә дөрес эшләдегез. Молодцы! Теремкәйнең ишекләре бүре өчен дә ачылды. Менә алар бергәләшеп дус һәм тату гына яши башладылар.

 

5 бирем:

Көтмәгәндә  теремкәй янына лап-лоп атлап аю килеп чыкан.

– Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?-дип сораган. Һәм аңа да серле тавыш җавап биргән: “Кем минем биремемне үти, шул вакытта гына теремкәйнең ишекләре ачылыр.”

Ә аю тыңламыйча теремкәйгә кергән дә зур гәүдәсе белән теремкәйне җимергән. Бөтен кыргый хайваннар да өй эченнән йөгереп чыкканнар да, елый башлаганнар.

Шул вакытта хәйләкәр төлке үтеп барган һәм хайваннарның елаганын, теремкәйнең җимерелгәнен күреп алган да, яңадан бергәләшеп яңа теремкәй төзергә кушкан. (Балалар счетный палочкалар ярдәмендә төзиләр).

Молодцы, балалар. Һәрбер хайванга өй төзедегез. Хәзер алар бергәләшеп дус һәм тату яшәрләр. Балалар, әйтегез әле:

– Ничә герой бу әсәрдә?  (6)

– Елап торган хайваннарны кем дуслаштыра? (Төлке)

– Теремкәйне кем җимерә?   (Аю)

Булдырдыгыз, балалар, ә хәзер кире группага әйләнеп кайтыйк. (Балалалр “ковёр-самолёт”ка басалар да кире группаларына очалар.) Балалар, “Назлыкайга” бик ошады, сез күп беләсез һәм булдырасыз икән барысын да.

Йә, ничек, балалар, ошадымы сезгә сәяхәт? Кайсы бирем сезгә авыр булды? (Балалар җавабы).

Миңа бик ошады, сез бик актив булдыгыз, бөтен сорауларга да дөрес җавап бирдегез.

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “42 нче “АЛ ЧӘЧӘК” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

КӘРИМОВА ГӨЛНАЗ РИНАТ КЫЗЫ

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

НУРИЕВА ӘЛФИЯ ӘБУЗАР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий