Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Исемең матур”

куян2-3  яшьлек балалар өчен

 

Максат: Балаларны үз исемен, әти-әнисенең, иптәшләренең исемнәрен хәтердә калдырырга, эндәшкәндә ачык, аңлаешлы итеп исеме белән эндәшергә өйрәтү.

Ярдәмлек: Уенчык куяннар.

Дәрес барышы:

Балалар янына Шаян һәм аның дусты Наян керә. Алар балалар белән исәнләшәләр.

Шаян. Исәнмесез, балалар!

Наян. Исәнмесез!

Тәрбияче. Буген безгә Шаян узенең дустын да алып килгән. Әйдәгез, аның белән танышыйк, исемен сорыйк.

Балалар. Исәнме, Куянкай, синең, исемең ничек?

Наян. Минем исемем — Наян. Ә синең исемең ничек?

 

Наян hәp баланың, исемен сорап чыга. Балалар ачык, аңлаешлы итеп исемнәрен әйтәләр. Ялгышлары булса, тәрбияче төзәтә, балалар кабатлап әйтәләр.

Наян. Исемнәрегез бигрәк матур икән. Ә тәрбияче апагызның исеме ничек?

 

Наян шул рәвешле тәрбияче ярдәмчесенең һәм әти-әниләрнең исемнәрен сорый. Балалар жавап бирә.

Шаян. Балалар, ә сез уйнарга яратасызмы?

Балалар. Яратабыз.

Шаян. Алайса, мин сезгә бер уен өйрәтәм.

 

Балалар, тәрбияче белән бергәләп, «Куянкай» уенын уйныйлар.

Шаян. Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Балалар. Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

(Баш өстенә куеп, кулларын селкетәләр.)

 

Шаян. Куян, туңа башлагач,

Аякларын җылыта.

Балалар. Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

(Әле бер, әле икенче куллары белән кул аркаларын сыйпыйлар.)

 

Шаян. Куян тагы да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Балалар. Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

(Куяннар кебек сикерәләр.)

 

Тәрбияче. Балалар, безгә Шаян бик куңелле уен өйрәтте. Әйдәгез, барыбыз бергә аңа рәхмәт әйтик. Аларны тагын кунакка чакырыйк.

Балалар.

—                    Сау бул, Наян!

—                    Сау бул, Шаян!

Куяннар hәp баланың исемен әйтеп саубуллашалар.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “37 нче “ЧИШМӘКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАЛИУЛЛИНА РӘМЗИЯ ФАТИХ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий