Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Юллар имин булсын”

юлАчык дәрес ( өлкән төркем балалары өчен)

 

Магнитофонда  куңелле көй яңгырый, җәнлек, кош авазлары ишетелә.

Вакыйга урмандагы аланда бара. Ябалак булып киенгән тәрбияче очкан хәрәкәтләр ясап керә. Балалар төрле жәнлекләр булып киенгәннәр.

 

Ябалак: Балалар, әйдәгез утырышыгыз. Мин сезгә бер бик кызыклы әкият сөйлим.

 

Шул вакытта залга елап Аю Әппәс керә.

 

Аю Әппәс: Ярдәм итегез, булышыгыз! Минем дустым Юл билгесе бәлагә юлыкты .

Ябалак: Нәрсә булды, ник елыйсың?

Аю Әппәс: Явыз Убырлы  Карчык  аны алдалап эчне авырттыра торган җиләк ашаткан.

Ябалак: Балалар, әйдәгез тизрәк күрше урманга ярдәмгә ашыгыйк.

Аю Әппәс: Тик анда бару өчен юл кагыйдәләрен белергә кирәк.

Ябалак:

Озын  юллар нинди серле!

Без күрмәгән жирләр гел анда.

Ерак барып шуны күрер өчен,

Юл билгесен кирәк  белергә!

 

Балалар, юлга кузгалырга кирәк, югыйсә Явыз Убырлы Карчыктан барын да көтәргә була.

 

Балалар  ясалган машинага утыралар .

 

ШОФЕР  җырын җырлыйлар.

А.Минхаҗев Сүз. Э.Хәдива  муз. Сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

 

Идәндә борылыш күрсәтүче юл билгесе ята.

борылыш билгесе

Ябалак: Балалар, без килеп тә життек. (Шомлы көй яңгырый) Син кем ?

Юл Билгесе: Мин Юл билгесе идем. Мине Явыз Убырлы карчык урынымнан йолкып төшерде. Мин хәзер беркемгәдә юл күрсәтә алмыйм.

Ябалак: Ничек итеп ярдәм итеп карарга икән соң сиңа?

Юл Билгесе: Әгәр сез шушы табышмакларга жавап тапсагыз, бәлки урыныма менеп утырыр идем.

 

Ябалакка Юл билгесе  табышмаклар язылган кәгазь бирә, табышмакларны укый.

 

Ябалак:

Алда да бар,

Артта да бар

Борылган да, сырылган

Озын итеп сузылган (Юл)

 

Ике тәгәрмәчле арба

Атсыз да алга чаба (Велосипед).

 

Иснәми ул печән,

Капмый солы саламын.

Үзе бара өстерәп

Алты япьле сабаны (Трактор).

 

Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң үкерә.

Менеп атлансаң  биленә

Җилдән җитез йөгерә (Мотоцикл).

 

Күңелле көй яңгырый. Юл күрсәтүче билгесенең тамгасын тагалар.

Юл билгесе: Зирәк башлар икәнсез. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер миңа  карагыз, таныдыгызмы?

Балалар: Әйе, таныдык. Син – борылышларны күрсәтүче юл билгесе.

Юл билгесе: Хәзер инде мин борылышларны күрсәтә алам.

 

Тиз ритмлы көй ярдәмендә “Борылышны тап” уены уйнатыла.Балалар  әйткән борылышны табып, дөрес итеп әйләнергә тиеш.

 

Машинага утырып Мырауҗан  керә. Юл билгесен этеп жибәрә.

Юл билгесе: Син нәрсә, юлда үзеңне ничек тотарга  кирәклеген белмисеңме әллә? Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырсың бит?

Мырауҗан: Әлбәттә таныш.Мин бөтен кагыйдәләрне дә яхшы беләм.

Ябалак: Яхшы, алайса хәзер тикшереп карыйбыз.Урамны ничек аркылы чыгарга?

Мырауҗан: Ничек-ничек? Туп-туры карыйсыңда алга элдертәсең!

Ябалак: Булдырдың, Мырауҗан дускай. Ә хәзер куянкайдан сорыйк. Куянкай, әйт әле, юлны аркылы чыкканда нинди кагыйдәләр белергә кирәк?

Куян:

Юлны аркылы чыкканда

Карыймын унга,сулга.

Күрсәм якында машина,

Ашыгып басмыйм алга.

 

Ябалак: Молодец, Куянкай! Мырауҗан дус, сиңа икенче сорау. Автобустан төшкәч, юлның икенче ягыннан чыгарга кирәк булса, син ни эшләр идең?

Мырауҗан: Тәгәрмәчләр арасыннан мүкәләп чыгам. Тиз дә, ансат та.

Ябалак: Алай ярамый, Мырауҗан дус. Керпекәй, син әйтеп кара әле дөрес җавапны.

Керпе: Автобусның үтеп киткәнен көтеп торырга кирәк. Игътибар белән ике якны да күзәтергә кирәк һәм шуннан соң гына  юлны  аркылы чыгарга ярый.

Ябалак: Мырауҗан дус, светофорда ничә төс бар?

Мырауҗан: Мияуууу.

Ябалак: Аңлашылды. Балалар, әйдәгез Мырауҗан дуска “Светофор” уенын уйнап күрсәтик.

 

Уенның  тәртибе: әгәр Яшел төс чыкса – күңелле бию башкарыла, Сары төс чыкса – бер урында гына басып торырга кирәк. Ә инде Кызыл төс чыкса – бер-берегезгә бармак янагыз.

Уенда катнашу  өчен  3бала  төсләр итеп сайлана. Аларга кызыл, яшел, сары төстәге эшләпәләр кигезелә. Уен көй ярдәмендә уйнатыла.

Мырауҗан: Эх, күңелле булды да соң.

Ябалак: Әйдәгез әле,  хәзер юл кагыйдәләре турындагы шигырьләрне искә төшерик.

 

Бүре:

Автомобиль килә җил-җил,

Комачауламыйк, көтик.

Юлларыбыз уңсын дисәк,

Юлларны хөрмәт итик –

Юл кагыйдәсен үтик.

 

Төлке:

Замана алга ашкына,

Кеше алга ашкына.

Юлга кара – арта бара

Юлаучылар ташкыны.

 

Тиен:

Урамда сак булыгыз.

Кагыйдәне белегез.

Онытмагыз беркайчан да

Бәлагә юлыкмагыз.

 

Ябалак: Булдырдыгыз, балалар!

Мырауҗан: Мин Явыз Убырлы Карчыкка юл билгеләреннән өстәл дә, урындык та, башка бернинди кирәк-ярак ясап булмаганлыгын барып әйтим.

Ябалак: Мырауҗан дус, син, Убырлы Әбигә  юл күрсәтүче билгеләренең шоферларга,  җәяүлеләргә бик тә кирәк икәнен аңлатып бир.

Ә светофорның күз кысып торганын гел күзәтергә кирәк, ул бит безгә хәерле юл теләп тора.

 

Тигр:

Синең өчен янып тора

Светофорның өч күзе

-Кузгалма!-ди Кызыл күз

-Сабыр!-дия Сары күз

-Ярый!-дия Яшел күз.

 

Мырауҗан белән Убырлы Карчык керә, кулларында зур тартма.

Убырлы Карчык: Исәнмесез, минем йомшакларым.

Җәнлекләр: Исәнмесез.

Ябалак: Убырлы әби, синнән тагын нинди начарлык көтәргә?

Убырлы Карчык: Юк-юк, гафу итегез! Мин башка уйламыйча бернинди дә явызлык кылмам. Мин сезгә бүләкләр алып килдем.

Тартманы Ябалакка бирә. Бергә җәнлекләргә бүләк өләшәләр.

БЕРГӘ: Рәхмәт!

ЮЛ тәртип ярата диләр

Шуны чыгармыйк истән !

 

Ә хәзер, балалар, паровозга утырып үзебезнең бакчага кайтабыз. Сез буген барыгыз да бик актив катнаштыгыз. Молодцы!

Убырлы Карчык белән Мырауҗан:

-Безне дә үзегез белән алыгыз әле.

Барысы: Әйдәгез.

 

Алга таба барабыз,

Тик-так-тик.

Гөрләп чаба паровоз,

Юл тап-тап, юл тап –тап

Ак төтен артта кала,

Пух-пах-пух, пух-пах-пух.

Бик күп җирләрне үттек,

Чын-чын-чын, чын-чын-чын.

Бакчага кайтып җиттек,

Дың-дың-дың,дың-дың-дың.

 

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы

«ӘЛЛҮКИ» балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

 ГАЙНУЛЛИНА ӘЛФИЯ КАМИЛЬ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий