Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Тукай кичәсе”

DSC085065-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда  Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

 

 

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стенада – Тукай портреты, аның астындагы өстәлгә ваза һәм шагыйрьнең китаплары куелган, стенада балаларның Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәре эленә. Уң якта – урман күренеше, сул якта күл күренеше ясалган. Күл буенда алтын тарак ята.

Тукай маршы яңгырый, балалар залга үтә.

 

Алып баручы:

Хәерле көн, балалар, кунаклар! Зәңгәр күк йөзенә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып, туган ягыбызга ямьле апрель ае килә. Моннан 127 ел элек безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай  дөньяга килгән.

 

Илдә кояш, җирдә кояш

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Тукай көне – безнең бәйрәм.

 

Җыр “Яз җитә”
Җ.Фәйзи көе, Ф. Кәрим сүзләре.

1) Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Дингез ягына.

 

Кушымта: Яз, яз, яз җитә.
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.

 

2) Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.

 

3) Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озын ак каен.

Ал чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.

 

Алып баручы: Тукай авылны бик яраткан, кечкенәдән үк нечкә күңелле, табигать  сөюче бала булган. Сезгә дә бик күп матур шигырьләр, әкиятләр язып калдырган. Әйдәгез, шуларның берничәсен тыңлап китәбез.

 

“Бала белән Күбәләк” шигыре

 

Бала: Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың,

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Тик гомрем бик кыска –

Бары бер көн генә.

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

 

“Бала белән Акбай” шигыре

 

Бала: Әйдәле, Акбай, өйрән син –

Арт аягың белән тор.

Аума, аума, туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.

 

Маэмай: Ник газаплыйсың болай син –

Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик ике ай

Я булыр инде өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим

Минем уйныйсым килә.

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.

 

Бала: Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй,

Зурайгач, җайсыз ул.

Картаеп каткач буыннар,

Эш белү уңайсыз ул.

 

 

“Гали белән Кәҗә” шигыре

Безнең Гали бигрәк тату

Кәҗә белән.

Менә кәҗә карап тора

Тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән

Кунак итә.

Кәҗә рәхмәт укый –

Сакалын селкетә.

 

“Минем гаилә” шигыре

Әткәй, әнкәй, мин, апай,

Әби, бабай һәм бер песи.

Безнең өйдә без җидәү:

Безнең песи – җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә,

Безнең илә бергә йоклый ул.

Хезмәте дә бар: өйне

Тычкан явыздан саклый ул.

 

“Йоклату” шигыре

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу.

Тырышып сабак укыгач,

Галим  булып җитәр бу.

Йокла, балам, йом күзең,

Йом, йом күзең йолдызым.

Кичтән йокың кала да

Елап үтә көндезен.

 

“Солнце и вода» шигыре

(Ике бала – Солнце и Вода – рольләргә бүлешеп укый)

1. Сказало Солнце:

Буду век светить,

Совсем не буду

С неба уходить.

 

2. Ответил дождь:

Я буду день за днем

Всё заливать

Потоками кругом.

 

3. Сказало солнце:

Но ведь ты – вода.

В грязь превращаешь

Землю ты всегда.

 

4. А дождь в ответ:

Ты ото дня ко дню

Всё жарче, хлеб

Сжигаешь на корню.

 

5. Они решили

Дело так вести

Чтоб каждый был

В почёте и в чести.

 

6. Да будет солнце

В свой черед пылать.

Дождь в свой черед

Свой дар нам посылать.

 

Вместе: И дождь и солнце

С тех до наших пор,

Не нарушают

Этот договор.

 

“Бу кайсы вакыт” шигыре

1. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана –

Бу кайчак була?

 

2. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран –

Бу кайчак, туган?

 

3. Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара –

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара?

 

4. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга –

Китә басуга.

Урагын ура

Бу кайчак була?

 

На поле накинут

Покров белизны.

И в сон погрузилась

Земля до весны.

Ей спать, пока птицы

Весенней порой

Не тронутся с юга

На север – домой.

 

Уен “Түбәтәй”

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын алга куялар. Музыка уйный башлау белән балалар бер берсенә түбәтәйне бирә башлыйлар. Музыка туктагач, түбәтәй кемдә кала, аңа җаза бирелә.

 

“Су анасы” әкиятеннән өзек

Малай: Җәй көне. Эссе һавада

Мин суда коенам, йөзәм.

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,

Башым белән суны сөзәм.

Бервакыт, китәм дигәндә,

Төште күзем басмага.

Карасам: бер куркыныч

Хатын утырган басмада.

 

Су анасы:

Кычкырамын: качма! Качма!

Тукта! Тукта, и карак!

Ник аласың син аны?

Ул бит минем алтын тарак!

 

 

“СУ АНАСЫ” уены.

Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала “Су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

Су анасы, Су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыңда кем басып тора –
Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә,  әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы су анасы була. Дөрес әйтмәсә, су анасы кире үз урынына утыра.

 

Алып баручы:  Без сөекле Тукаебызны беркайчанда онытмыйбыз. Без аны яратабыз, шигырьләре,  әкиятләре аркылы яшәргә өйрәнәбез.

 

«Туган тел» җыры

 

Алып баручы: Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бу бәйрәмне Гөльнур Айзатуллова шигырь юллары белән тәмамлыйм.

 

Мин бәхетле, әгәр балаларым,
Сөйләсәләр ана телендә.
Кайгыларын, шатлыкларын бергә,
Бүлешсәләр татар телендә.

 

Татарстан Республикасы

Буа  муниципаль районы

Татар Буасы авылы

“КУРОЧКА РЯБА” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

КАМАЛЕТДИНОВА ИЛҺАМИЯ ИЛГИЗ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий