Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Уңыш бәйрәме”

1287985233_0lik.ru_osen.5-7 яшьлек балалар өчен

Алып баручы: Балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – Уңыш бәйрәменә җыелдык. Карагыз әле безнең залны, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган.

 

 

Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар,

Көзге бәйрәмгә!

 

1 нче бала: Урман-кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

 

2 нче бала: Уңыш җыелды.

Аккошлар китте.

Матур көз ае

Октябрь җитте.

 

3-нче бала: Бакчада хуш ис,

Бакчада ямьле,

Берсеннән берсе

Алмалартәмле .

 

Алып баручы: Балалар, инде бәйрәмебезгә Көзне чакырыйк.

 

Көз керә.

Көз: Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар!

Мин сезне сагынып килдем,

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез сорыйк әле, нәрсәләр алып килде икән безгә Көз?

 

(Балалар җитәкләшеп, түгәрәк ясыйлар, “Көз, көз, әйт әле?” җыры башкарыла).

Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор hәм алмалар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын, матур төсләр бар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, салкын көннәр бар.

 

“Кем тизрәк чүпләр?” уены (Яшелчәләрне агач кашык белән кәрзингә җыю)

Көз: Зирәк икән үзегез.

Бәхетле һәм матур булсын

Сезнең һәрбер көнегез.

 

Бии-бии яшелчәләр керә.

 

Алып баручы:

Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә,

Сөйләп бирегезче безгә!

 

Яшелчәләр булып киенгән балаларның чыгышлары тыңланыла.

 

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа кабакка,

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

 

Кәбестә:

Безнең бакча балалары

Яшелчәләр үстерә.

Бакчадагы туптан да зур

Мәсәлән, мин кәбестә.

 

Кишер:

Минем исемем кишер,

Теләсәң, болай пешер,

Теләсәң, ашка тура

Мине яраткан баланың

Күзләре яхшы күрә.

 

Бәрәңге:

Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

 

Суган:

Тышым сары, эчем ак,

Исемем дә бит суган.

Ай-һай, бигрәк яратам,

Ерактан торып елатам.

 

“Бар матур бакча” җырлы-биюле уен уздырыла (УМК, З.М. Зарипова “Уйный-уйный үсәбез” проекты)

 

“Уңыш төялгән машина ярышы” уены (уенчык машина, яшелчәләр).

Алып баручы:

Булдырдыгыз, балалар, барыгызга да зур рәхмәт!

Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

 

Балалар, без бик күп яшелчәләр үстерәбез, тәмле – тәмле ризыклар пешерәбез. Ә иң кирәкле, иң тәмле ризык нәрсә ул? (Балалар: Икмәк)

Көз: Дөрес, балалар. Иң тәмле, иң кирәкле ризык ул – икмәк.

 

1-нче бала:

Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә

Аннары мичтә пешә

Кызарып мичтән төшә.

 

2-нче бала:

Шуннан килә өстәлгә

Безгә күәт өстәргә.

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәркөнне ипи кирәк!

 

3-нче бала:

Көзнең иң олы бүләге –

Икмәк тора табында.

Тормышыбыз ямьле булыр,

Икмәк булган чагында.

 

“Икмәк кадере” җыры (Ф.Рәхимгулова сүз., К.Әхлиуллин көе) башкарыла.

Көз: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,

Уйнадыгыз, шигырьләр сөйләдегез.

Барысы өчен рәхмәт сезгә.

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

 

Алып баручы: Бүгенгә без хушлашабыз,

Бәйрәмне тәмамлыйбыз,

Күңелле дә соң бу көз!

Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз.

 

 

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

“Катнаш төрдәге 16-нчы“Нурчык”балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ИБАТУЛЛИНА ЛАНДЫШ ГАФУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий