Уртанчылар төркемендә ата-аналар белән эш планы
КҮЧЕРҮ – Уртанчылар төркемендә ата-аналар белән эш планы
Ай исеме | Үткәрү вакыты | Эш төре |
С е н т я б р ь | 1нче атна | Ата-аналар почмагын тәртипкә китерү, җыелышка кирәкле мәгълүматны әзерләү |
1нче атна | “Без инде уртанчылар” темасына ата-аналар җыелышы үткәрү | |
1нче атна | Уку елына кирәк булган уку әсбапларын алу | |
1-2нче атна | “Гомуми тәкъдимнәр”, “Тышкы кыяфәткә таләпләр” темаларына һәр ата-анага кушымталар өләшү | |
Ай дәвамында | “Ни өчен бала бакчага барырга теләми”, “Өйдә балаларның үз-үзләрен карау күнекмәләрен тәрбияләү”, “Гаиләдә мактау һәм шелтәләү”, “Баланың көйсезләнүенә ничек карарга” темаларына һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә | |
3нче атна | “Баланы ничек мөстәкыйль киенергә өйрәтергә”, “Шәхси гигиена күнекмәләре һәм аларның бала үсешендәге урыны” темаларына консультация | |
О к т я б р ь | 1нче атна | “Тел һәм аның йорты белән танышу” – балаларга артикуляцон гимнастика – папка әзерләү |
1нче атна | Бакча өчен үз вакытында түләү кагыйдәләре турында һәр ата-ана белән әңгәмә | |
2нче атна | Консультация “Гафу итәргә өйрәнәбез” | |
Ай дәвамында | “Балаларга нәрсә укырга”, “Дөрес итеп сөйләшергә һәм суларга өйрәнәбез” темаларына консультация | |
4нче атна | Ата-аналар комитеты белән “Көз бәйрәмен” үткәрү турында сөйләшү | |
4нче атна | “Көз бәйрәмен” үткәрү | |
Н о я б р ь | Ай дәвамында | “Балаларны халык аваз иҗатына нигезләнеп тәрбияләү”, “Кул моторикасын үстерү” темаларына һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә |
2нче атна | “Бармак уеннары ярдәмендә телне шомартабыз” практик киңәшләр | |
2нче атна | Консультация “Дөрес суларга өйрәнәбез” | |
3нче атна | “Бала сөйләшергә өйрәнә” кечкенә төркемнәр белән тематик әңгәмә | |
3нче атна | Чыныктыру чараларын үткәрү һәм алар өчен кирәкле булган материалны булдыруда комитет белән эш | |
4нче атна | Саф һавада ата-аналар белән берлектә спорт бәйрәме үткәрү | |
Д е к а б р ь | 1нче атна | “Тиздән кышкы бәйрәмнәр” – күчмә-папка ясау |
2нче атна | “Дөрес сөйләшик” темасына ата-аналар җыелышы. Планы:
|
|
Ай дәвамында | “Бала тыңламаса нишләргә”, “Баланың үз-үзенә йомылуы” темаларына һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә | |
1-2нче атна | Баланы бакчага вакытында алып килү, бакча һәм түләүле түгәрәкләр өчен һәр айның 10 сыннан калмый түләргә икәнлеге турында һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә | |
3нче атна | “Кышкы уеннар”, “Кышкы бәйрәмнәрне каршылыйбыз”- кечкенә төркемнәр белән тематик әңгәмә | |
3нче атна | Комитет белән бәйрәмне үткәүгә әзерлек турында сөйләшү. | |
4нче атна | “Бала белән дөрес сөйләшү”, “Баланың тормышын һәм сәламәтлеген саклау” кушымталар өләшү | |
4нче атна | Кыш бәйрәмен үткәрү | |
Г ы й н в а р | 2-3нче атна | “Телевидение һәм кечкенә балалар психикасы”, “Баланың куркуы” темаларына һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә |
2-3нче атна | Комитет белән дидактик, өстәл уеннары, рәсем дәфтәрләре алу турында сөйләшү | |
Ай дәвамында | “4-5 яшьлек балаларның үсеш үзенчәлекләре”, “Үзсүзлелек һәм киреләнү” темаларына консультация | |
2нче атна | Мәйданчыкта кардан корылмалар төзү | |
3нче атна | “Бала үсешенә ата-аналар куйган таләпләрнең тәэсире” күчмә-папка төзү | |
4нче атна | “Әти, әни һәм мин – без тату гаилә” – рәсемнәр конкурсы | |
Ф е в р а л ь | Ай дәвамында | “Гафу итәргә өйрәнәбез”, “Гаиләдә кем баш, яки тәрбиядәге ялгышлар” темаларына һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә |
3нче атна | Баланы бакчага вакытында алып килү, бакча һәм түләүле түгәрәкләр өчен һәр айның 10сыннан калмый түләргә икәнлеге турында һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә | |
3-4нче атна | “Ата-ана булу осталыгы” кечкенә төркемнәр белән тематик әңгәмә | |
3нче атна | “Китап – иң яхшы дус һәм ярдәмче” темасына консультация | |
4нче атна | “Яссытабанлыкны булдырмау чаралары”, “Игътибар, урам!” кушымталар әзерләү | |
4нче атна | Әтиләребезгә бүләк әзерләү | |
М а р т | 1нче атна | Комитет белән Әниләр бәйрәменә әзерлекне сөйләшү |
1нче атна | “Әниләр һәм әбиләр бәйрәме” үткәрү | |
1-2нче атна | “ОРЗны булдырмау чаралары”, “Файдалы үләннәр” кушымталар әзерләү | |
Ай дәвамында | “Балаларга телевизор карауда булган таләпләр” һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә | |
1-2нче атна | Баланы бакчага вакытында алып килү, бакча һәм түләүле түгәрәкләр өчен һәр айның 10сыннан калмый түләргә икәнлеге турында һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә | |
3нче атна | “Балаларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итегез” темасына консультация | |
3нче атна | “Телевизион бәйлелек” тест үткәрү | |
4нче атна | “Сәламәтлек – зур байлык” темасына ата-аналар җыелышы. Планы:
3. Ата-аналарга киңәшләр, тәҗрибә уртаклашу.
|
|
А п р е ль | 1нче атна | Космоска багышланган рәсемнәр күргәзмәсе |
1нче атна | “Эш арасында уеннар” кушымталар әзерләү | |
Ай дәвамында | “Рәсем ясауның традицион булмаган ысуллары” һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә | |
1-3нче атна | “Баланы шәхес итеп үстерүдә сюжетлы – рольле уеннарның файдасы” темасына консультация | |
4нче атна | “Бала тормышында уен һәм уенчыклар” анкета – сорау алу | |
М а й | 1нче атна | Җиңү бәйрәме үткәрү |
Ай дәвамында | “Уен формасында чыныктыру”, “Бала үсешендә хәрәкәтле уеннарның роле” темаларына консультация | |
2-3нче атна | “Бала уенда нәрсәгә өйрәнә”, “Балага нинди уенчыклар кирәк”, “Таныш булмаган кешеләр белән аралашу күнекмәләре” кушымталар әзерләү | |
3-4нче атна | “Бергәләп уенчык ясыйбыз” һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмә | |
4нче атна | “Әйдәгез бергәләп уйныйбыз” темасына ата-аналар җыелышы. Планы:1. “Безнең балачак уеннары” чыгыш.2. “Бала тормышында уен һәм уенчыклар” анкета – сорау алу нәтиҗәләре.3. Еллык эшкә нәтиҗә ясау һәм җәйге чорның планын кабул итү.4. Группага ремонт ясау турында сөйләшү. | |
4нче атна | “Җәй җитә!” бәйрәменә әзерләнү. |
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“1 нче “Шатлык” баланың аң-белемен үстерү үзәге”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ӘХТӘМОВА ЭЛЬМИРА НУРГАЯН КЫЗЫ
Комментарии: |