Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әти белән көчле мин!”

эти5-6 яшьлек балалар өчен

 

Совет армиясе маршы яңгырый. Балалар залга кереп тезелеп басалар.

А.б.: Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, дәү әтиләр! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кичәгә җыелдык. Кадерле әтиләребез, дәү әтиләребез! Без сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

1. Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

 

2. Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә.

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

 

3. Ул солдатлар бәйрәме

Без котлыйбыз аларны.

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

 

А.Б. Әтиләребез бәйрәме

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әтиләр белән.

 

Җыр “Солдатта булган диләр”

 

А.Б. Бәйрәмебез гөрләп барсын

Уен-көлке күп булсын.

Әйдәгез, кызлар, биибез,

Әтиләр карап торсын.

 

Кызлар башкаруында бию “Кадриль

 

1. Горурланам әти белән,

Аны бар да ярата.

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата.

 

2. Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, гаҗәп тә.

Кем дисезме ул кеше?

Минем әти, әлбәттә.

 

3. Әтием минем уңган,

Бөтен эшкә дә булган.

Кулыннан килә бар да,

Яратамын шуңа да.

 

4. Мой папа самый сильный,

Мой папа самый смелый!

Он добрый, справедливый,

Хороший и прекрасный!

 

5. А мой папа – самый лучший!

И мой самый лучший друг!

Он веселый, он могучий,

Знает обо всем вокруг.

 

Песня «Мой любимый папа»

 

1. Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

 

2. Яшәсен әтиләр

Сәламәт hәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

 

Танец «Морячка»

 

А.Б. Ә хәзер сүзне безнең булачак солдатларга бирик әле.

1.  Мин кечкенә түгел инде,

Тиздән 6 яшь тула.

Минем кебек малайлар

Үскәч солдатлар була.

 

2. Солдатлар булып уйныйбыз,

Йөрибез походларга.

Чын сугышчылар шикелле

Ятабыз окопларда.

 

3. Нам лет еще немного,

Но все мы молодцы.

И мы шагаем в ногу

Как в армии бойцы.

Танец «Яблочко»

 

Уен “Юнгалар ярышы” (күз бәйләнгән килеш бәрәңге чүпләү)

 

4. Кирәк булса, әтиләр күк

Утлар-сулар кичәрбез.

Илебезне саклау өчен

Батыр булып үсәрбез.

 

5. Озакламый егет булып

Үсеп җитәрбез әле,

Татарстан дәүләтенә

Хезмәт итәрбез әле.

 

Танец “Граница”

 6. Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр.

 

7. Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз.  

Кирәк икән, аны яуда

Яклаучылар булырбыз.

 

Җыр “Кояшлы ил”

 

 

2 өлеш Эстафета уеннары

v “Тупны кәрзингә сал hәм ал!”

v “Көңгерә кебек сикереп”

v “Капчык киеп йөгерү”

v  “Кулларны чалыштырып”

v “Сазлык аша чыгу” (Картон эзләргә басып)

v  “Басмадан егылмыйча”

v  “Кайсы команда көчлерәк?” Аркан тартышу

 

Бүләкләү өлеше

За смелость и упорство, за ловкость и быстроту награждаются:

 

Мы мальчишек поздравляем,

 И здоровья им желаем.

Чтоб росли большими,

И защитниками были.

 Силы, мужества, любви!

 Ура защитникам страны!

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

 Лесхоз бистәсе

“ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ТАПАЙКИНА НАТАЛИЯ НИКОЛАЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий