Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Юллар гыйлеме мәктәбенә сәяхәт”

знакиЮл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә күңел ачу сценариясе.

 

Максат.

1. Уен формасында балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

2. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәрсәгә китергәне турында аңлатма бирү.

3. Юлларда сак булуны, игътибарлыкны тәрбияләү. Алынган белемнәрне уеннарда, көнлек тормышта куллана белергә йөрәтүне дәвам итү.

Башлангыч эш.

Шигырьләр, җырлар өйрәнү. Юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәнү һәм кабатлау.

Җиһазлау. Юл билгеләре макетлары, аудиоязмалар.

 

 

Шөгыль барышы

Алып баручы:

-Безнең илнең юллары меңләгән километрларга сузылган. Иртә дә, төн дә шул юллар буенча йөк һәм җиңел машиналар, автобуслар, троллейбуслар хәрәкәт итә. Кайвакын без җәяүле, ә кайвакыт пассажир булабыз. Шуның өчен дә безгә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим.

 

Бала:

Юл кагыйдәләре бик күп,

Белергә иде барсын.

Ләкин иң кирәклеләре

Һәрчак исеңдә булсын.

Сәламәт булыйм дигән бала

Юлларда уйнамасын.

Җыр җырлана.

 

Алып бручы:

- Бер әкияти урманда куян яшәгән. Ул юлларгыйлеме мәктәбенә йөрергә бер дә яратмаган. Аңа үләндә тәгәрәп ятарга һәм үзенең җырларын җырларга бик ошаган. (Портфелен болгый-болгый, җырлый-җырлый куян килеп чыга)

 

Ямансу түгел миңа,

Җырлыймын җырларымны

Ля-ля-ля, ля-ля-ля. (Кереп идәнгә утыра)

 

Алып баручы: Һәркем юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш. Юлны светофорның яшел төсенә яки җәяүле аркылы чыгу урынынан чыгарга кирәк. Юлга баскач, уңга һәм сулга кара.

(Куян борын астыннан җырлап утыра)

 

Алып баручы:

- Куян!Машина йөргән юлда уйнарга ярыймы? (Куян аннан нәрсә сораулары турында аңламый)

– Син тагын дәресне тыңламый үткәргәнсең. Юлда синең белән берәр куркынычсызлык килеп чыкмасын дип куркам.

Куян: -Хи-Хи! Бер нәрсә дә булмый минем белән! Мин бар нәрсәне дә беләм!

Алып баручы:

-Ай-яй! Нинди мактанчык син! Кадерле балалар! Юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәгез!

 

Куян:

–         Миңа нигә кирәк инде ул, мин кагыйдәләрсез дә булдырам (чыгып йөгерә)

 

(Машина бик каты итеп тормоз тоткан тавыш ишетелә)

Куян:

– Ай-ай-аааай! Коткарыгыз! Шул кадәр авырта!

(Табиб килеп чыга, куянны карый, аягын бәйли)

Табиб: -Менә нәрсәгә китерә тыңламаулык!

 

Алып баручы:

-Мин бит сине кисәткән идем, тыңлаусыз куян.

 

Куян :

-Мин бүтән беркайчан да дәрестә җырлап утырмаячакмын һәм юл йөрү кагыйдәләрен ятлаячакмын!

 

Алып баручы:

–         Балалар, куянга ышанабызмы? (Әйе). Ә синең юллар гыйлеме мәктәбендә укыйсың киләме? (Әйе). Алай булгач, тизрәк дәрескә кузгалабыз.

(Светофор керә)

Көн дә, төн дә утларым

Сигналлар биреп тора.

Минем өч төрле төсем бар,

Йә әйтегез, кем булам? (Светофор)

 

Алып баручы : Җәяүле, син онытма:

Светофор тамгаларына

Һәркем һәрчак буйсына!

Бала: Сары төс ул кисәтә, әзерли хәрәкәткә.

Бала: Яшел – хәрәкәт ача, балалар юлны чыга.

Бала: Кызыл төс безгә әйтә: Тукта! Юл ябык! Хәтәр!

 

Алып баручы:

-Балалар! Светофор безгә һәрвакыта ярдәмгә килә алмый! Ул вакытта безгә ярдәмгә аның якын дуслары – юл билгеләре килә.

Бала: Менә гади генә юл,

Аннан кешеләр бара.

Монда бит махсус тамга, исеме аның “Зебра”

 

Бала: Тынып тора моторлар,

Игътибарлы шоферлар,

“Мәктәп! Балалар бакчасы!”

Дип билгеләр торалар. (“Балалар”)

 

Бала: Бу тамганың бар эше-

Саклау җәяүлеләрне,

Курчак белән бергәләп

Аркылабыз без юлны. (“Җәяүле аркылы чыгу урыны”)

 

Алып баручы:

– Ә хәзер, балалар, әзрәк уйнап, ял итеп алыйк.

 

Уен: “Кемнең исеме чыга – шул тота”

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртада – юл хәрәкәтен җайга салучы (Тәрбияче).

Ул түгәрәктә басып торучы берәр баланың исемен әйтә һәм туп ыргыта. Уенчы тупны тота һәм нинди дә булса транспорт төрен атап кире юл хәркәтен җайга салучыга ыргыта. Тупны тота алмаган яки транспорт төрен әйтә алмаган бала алып баручы урынына баса.

 

Уен: “Светофор”

Алып баручы төсләр күрсәтә.

Яшел төс – бер адым алга,

Сары төс – туктарга, җитәкләшергә,

Кызыл төс – бер адым артка

(Балалар урыннарына утыралар)

 

Алып баручы:

– Булдырдыгыз, молодцы! Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын табып карыйк әле.

Тукта, машина!

Тукта, мотор!

Тормозла тизрәк шофер!

Кызыл күз карап тора-

Бу кырыс… (Светофор)

 

Урам буйлап йөгерә

Кечкенә генә йортлар.

Ул йортларның эчендә

Нәни малайлар, кызлар. (Автомобиль)

 

Нәрсә аңлата бу билге?

Ничек икән исеме?

Өчпочмактагы балалар

Каядыр ашыгалар.

(“Балалар” кисәтүче билгесе)

 

Алып баручы: Шуның белән безнең юллар гыйлеме мәктәбенә сәяхәтебез тәмам. Сезгә ошадымы? Сез барлык нәрсәне дә исегездә калдырдыгыз һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозмассыз дип ышынам.

 

Татарстан Республикасы

Минзәлә муниципаль районы

Тауасты Байлар “Кояшкай” балаларбакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

СЕМЕНОВА АЛЬБИНА АЗАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий