Конспект: “Ак әбидә кунакта”
Максат: Башлангыч белем бирү методикасы: «Рус теле балаларны татар теленә өйрәтү».
Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Бурычлар:
1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру, үзләштергән сүзләрне уеннар аша гади диалогта кулана алуларын күрсәтү.
2. Хәтер, зиһен сәләтен үстерү. (Үстерелешле).
3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү. (Тәрбияви).
Алдан үткәрелгән эш: Җыр: «Минем өем», гайлә әгъзалары битлекләре.
Актив сүз: алма, чәй, сөт, ипи.
Сөйләм үрнәге: рәхмәт, кил монда.
Музыка астында балалар залга керә. Зал матур итеп бизәлгән. Сәхнәдән әби чыга.
Әби: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнме, әби.
Әби: Керегез, балалар, утырыгыз. Я очень рада, что вы ко мне пришли.
Уен “Утыр”
Каждый ребенок предлагает друг-другу сесть
Максим утыр, Костя утыр.
Балалар: А у нас есть гостинцы.(Балалар әбине сыйлый)
Уен “Сыйла”
Әби, мә ипи, әби, мә сөт, әби, мә чәй, әби, мә алма.
Әби: Рәхмәт, балалар, рәхмәт. Раз такое дело я вам тоже приготовила подарки-игры поиграем? -Уйныйбызмы?
Балалар: Әйе
Уен “Йомгакны ура” “Намотай клубочек”
Әби: Карагыз әле, бу нәрсә?
Балалар: Өй.
Әби: Нинди өй?
Балалар: Матур, зур өй.
Әби: Ә өйдә кемнәр яши?
Балалар: Әти, әни, әби, бабай, кыз, малай.
Җыр драматизация “Минем өем”
Әби: Балалар, әле минем песием дә бар. Әйдәгез чакырабыз.
Балалар: Песи, кил монда.
(Әби песи алып чыга) Мияу, мияу.
Әби: Руслана, кил монда, песи турында шигырь сөйлә.
“Минем йомшак Мияуым”
Әби:Әйдәгез Акбайны да чакырабыз.
Балалар: Акбай, кил монда.
Әби: Хәзер безгә Дарина Акбай турында шигыр сөйли.
Бар минем Акбаем,
Кара борын маэмаем.
Күп йөгерә, күп өрә.
Күп белә,күп ишетә.
Әби: Рәхмәт, хәзер әйдәгез тагын берне уйнап алабыз.
“Күрсәт әле үскәнем”
Әби: Рәхмәт, балалар. Посмотрите здесь яблоня, а что на ней растет.
Балалар: Алма.
Әби: Ә хәзер тагын бер уен.
“Иптәшеңне сыйла, мә алма”.
Дима, мә алма аша. (Уен түгәрәктә дәвам итә)
Әби: Я сейчас собиру вам алма. (Әби чиләктә алма алып чыга балаларга тарата)
Балалар: Рәхмәт, әби.
Әби: Балалар, сау булыгыз, рәхмәт, тагын килегез!
Дәрес шуның белән тәмәм.
Татарстан Республикасы
“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге
“Лениногорск шәһәре
10-нчы санлы гомуми үстерү балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
татар теле тәрбиячесе
МУГИНОВА МИНЗИЛӘ ТӘҮФИКЪКЫЗЫ
Комментарии: |