Конспект: “Казанга сәяхәт”
Максат:
Башлангыч белем бирү методикасы: «Рус теле балаларны татар теленә өйрәтү»
Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Бурычлар:
Татар теленә ихтирам hәм кызыксыну тәрбияләү.
Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп аңлап сөйләү күнекмәләрен ныгыту, активлаштыру.
Милли киемнәр турында мәглүмәт бирү.
Актив сүз: камзул, читек, өчпочмак.
Сөйләм үрнәге: кая барасың? Нишлисең?
Җиһазлар: экран, компьтер, кафе өчен өчпочмак, бәлеш, бавырсак, музей өчен күлмәк, камзул, читек.
Таратма материал: барлык балаларга җитәрлек билетләр. Сюжетлы рәсемнәр.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, бүген кая барабыз? Татарстанның иң зур шәһәрен әйтегез.
Балалар: Казан.
Тәрбияче: Әйе, балалар, Казан. Сәяхәткә барабызмы? Башта нәрсә эшләргә кирәк? (Билет алырга) Әйе, балалар, билет алырга. Әйдәгез, кем кассир була? Санамыш ярдәмендә кассир билгелибез.
Бер алма, ике алма,
Өч алма, дүрт алма,
Биш алма, алты алма,
Җиде алма, сигез алма,
Тугыз алма – кызыл алма. (Балалар билет ала)
Кассир: Кая барасың?
Бала: Казанга барам.
Кассир: Нәрсә кирәк?
Бала: Билет кирәк.
(Билетләр дә саннар, урындыкта да саннар. Балалар үз урыннарын табып утыралар)
Мин барам, барам, барам,
Казанга барам, барам.
Әйе шул, әйе шул,
Казанга барам.
Тәрбиче: Карагыз әле, балалар, без сезнең белән зоопарк яныннан үтеп барабыз.
Экранда слайдлар (куян, аю, төлке , керпе, бүре)
Куян нинди? (Кечкенә, ак, йомшак)
Аю нинди? (Зур, матур)
Төлке нинди? (Матур)
Керпе нинди ? (Кечкенә).
Бүре нинди ? (Зур, кара, матур)
Балаларга сюжетлы рәсемнәр таратыла.
Куян нишли? (Сикерә)
Аю нишли? (Йоклый).
Төлке нишли? (Утыра).
Уен “Кил әле, биеп-биеп кит әле”
Тәрбияче: Әйдәгез музейга кереп чыгабыз. Татар халык киемнәрен карыйбыз. Калфак, түбәтәй, камзул, читек.
Тәрбияче: Ашыйсыгыз киләме? Кая барабыз.
Балалар: Кафега.
Тәрбияче: Егор, кая барасың?
Егор: Мин кафега барам.
Менюны экранда карыйбыз, нәрсәләр бар?
Чәй, ипи, ботка, аш, сөт, бәрәңге, өчпочмак, бавырсак.
Кафеда диалог “Нәрсә кирәк?”
Балаларга үлән чәе эчерү.
Тәрбияче: Балалар кайтабызмы? Охшадымы сәяхәт? (Балалардан җавап)
Кая барасың, Артур?
Артур: Лениногрскийга кайтам.
Тәрбияче: Әйдәгез кайтырга билет алыйк инде.
Урындыкларга-автобуска утырабыз, җырлап кайтабыз.
Мин кайтам, кайтам, кайтам.
Лениногрскийга кайтам.
Әйе шул, әйе шул,
Лениногорскийга кайтам.
Тәрбияче: Менә, балалар, үзебезнең шәһәргә дә кайтып җиттек. Рәхмәт.
Йомгак ясау.
Татарстан Республикасы
“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге
“Лениногорск шәһәре
10-нчы санлы гомуми үстерү балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
татар теле тәрбиячесе
МУГИНОВА МИНЗИЛӘ ТӘҮФИКЪКЫЗЫ
Комментарии: |