Конспект: “Салкын кыш”
Максат:
Балаларның табигатьнең кышка гына хас булган үзенчәлекләре, туган ягыбыз урманнарында яшәүче кыргый җәнлекләр, кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыту. Балаларның иҗади, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Схемага карап табышмаклар һәм хикәя төзеп сөйли белергә өйрәтү.
Матур әдәбият әсәрләрен, халык фольклорын яратырга өйрәтү, аларны сөйләмдә куллану.
Табигатьнең матурлыгын күрергә, аны яратырга, кош-кортларга ярдәмчел булырга өйрәтү.
Ш-с авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү.
Шөгыль барышы
1. Балалар кунаклар белән исәнләшәләр.
–Исәнмесез! Хәерле көн! Рәхим итегез!
– Балалар бүген минем кәефем бик яхшы. Минем сезнең белән яхшы кәефемне уртаклашасым килә. Бер-березгә карап елмайик. Кунаклар белән яхшы кәефебезне уртаклашыйк.
– Бүген дәресебезне табышмак укудан башлыйм.
Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән.
Чыршы, каен, имән,
Кардан чикмән кигән. (Бу кайчак?)
(Кыш көне)
-Әйе, балалар, бу кыш, кышкы табигать турындагы табышмак.
-Кышка һава, табигать нинди була? Схемага карап сөйләп күрсәтик.
Салкын саф һава, йомшак кар ява. Агачларны, җирне кар каплаган. Агачлар йокыга талган. Елгаларда боз каткан. Керпе, аю йоклый. Кошлаучы кошлар өчен агачка җимлек эләбез, җим салабыз. Кешеләр җылы киемнәр кияләр: тун, пәлтә, бүрек, бияләй, киез итек һ. б.
2. –Без сезнең белән кыш турында шигырьләр, мәкәльләр, әйтемнәр өйрәндек, әйдәгез искә төшереп үтик.
“Кыш” шигыре.
“Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә”.
“Кышкы кар – көзге икмәк”.
“Кар күп булса, икмәк уңар”
3. – Мин сезгә “Кышкы урман” картинасын алып килдем. Игътибар белән карагыз. Сез рәсемдә нәрсәләрне күрәсез, алар нинди?
Кыш – (нинди?) салкын, суык, җилле, буранлы, карлы.
Кар – ак (салкын, җепшек, чиста, йомшак, кояшта ялтырый).
Урман – (нинди?) тын, куе, йокыга талган сыман.
Чыршы – яшел энәле (карлы, биек, зур, сагызлы.)
Миләш – кечкенә (түгәрәк, кызыл, әче, сусыл, бозлы.)
Балалар – җитез (мәрхәмәтле, шат куңелле, зирәк, батыр, кыю, акыллы.)
Поши – коңгырт (йонлач, мөгезләре зур, матур.)
Печән – йомшак (хуш исле, кипкән, коры, карлы.)
4. “Үрмәкүч оясы) – уены. (Дөрес итеп җөмләләр төзергә өйрәтү.)
-Балалар кыш көне урманга килгәннәр.
-Поши йомшак, хуш исле печән ашый.
-Песнәкләр җимлектән җим чүплиләр.
-Чыршы агачы урманда үсә.
-Урмада каен, нарат агачлары да үсә.
-Тиен нарат ботагында утыра.
-Миләш агачын ап-ак кар каплаган.
-Балалар чаңгы шуалар.
-Печән өстендә йомшак кар ята.
5. Балалар, күзләрегезне йомыгыз, күз алдына китерегез, без сезнең белән шушы серле урман эченнән барабыз. Сез нинди тавышлар ишетәсез?
Мин песнәкләрнең чыркылдашкан тавышын ишетәм.
Пошиның кырт-кырт итеп печән ашаган тавышын ишетәм.
Балаларның көлешеп, сөйләшкән тавышын ишетәм.
Агач ботакларының чытырдап сынган тавышын ишетәм.
Тиеннәрнең чикләвек ваткан тавышын ишетәм.
Миләшләрнең бер-берсенә бәрелеп шакылдаган тавышын ишетәм.
Әкрен генә искән җил тавышын ишетәм.
Тукранның тукылдаган тавышын ишетәм.
Кар шыгырдаган тавышны ишетәм.
Урманда сез нинди исләр сизәсез?
- Кышкы саф, салкын һава исен.
- Чыршы агачының сагыз исен.
- Кипкән коры, хуш исле печән исен һ. б.
Кулыгыз белән тотып карап нәрсәне тоясыз?
- Кар йомшак, салкын, җепшек.
- Каен агачының кәүсәсе шома.
- Чыршының ботагы энәле, чәнечтерә.
- Тиен йомшак, кечкенә, матур.
- Миләшләр салкын, каты, түгәрәк.
Нәрсәнең тәмен татып карап була? (Миләшнең) Ул әче, сусыл, салкын.
6. Авазларны дөрес әйтү өстендә эшләү ш-с авазлары) (Чаңгы шуу хәрәкәтләре күрсәтү)
7. Уен. “Кышкы урман”.
8. Балалар, урманда нинди җәнлекләр яши? (Аю, бүре, керпе, тиен, куян, бүре…..) Кыш көне керпе, аю йоклый, ә калган җәнлекләр азык эзләп чабалар. Әйдәгез, схема ярдәмендә җәнлекләр турында табышмаклар төзик.
1. Кош түгел, ботакта утыра,
Төлке түгел, койрыгы йомшак,
Мич түгел, туны җылыта. (Тиен)
2. Ул урманда яши, соры төстә, ит белән туклана, әкиятләрдә усал, ахмак. (Бүре)
3. Мин озын колаклы, кечкенә койрыклы, куркак, сикерә-сикерә чабам. (Куян)
4. Ул урманда улый, йөри, йөгерә, ит белән туклана. (Бүре)
5. Йомшак, песи түгел,
Колагы озын, ишәк түгел,
Кәбестә ярата, кәҗә түгел (Куян)
9. Без җимлектә нинди кошларны күрәбез? Тагын нинди кошлар бездә кышлыйлар? (Карга, чыпчык, песнәк, күгәрчен һ.б.) Кошлар салкында туңмасыннар өчен аларга җим салырга кирәк. Җимлеккә нәрсәләр салырга була? (Ярмалар, ипи валчыгы, көнбагыш).
10. Әйдәгез хәзер “Кышкы урман” рәсемен җанландырабыз. ( Поши, агачлар, тиен һ.б. булып уйнап күрсәтәләр)
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Совет районы
“127 нче татар телендә белем һәм тәрбия бирүче
катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
II квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГЫЙЛӘҖЕВА ЛӘЙСӘН ИДРИС КЫЗЫ
Комментарии: |