Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әби-бабайларыбызның бакчада уйнаган уеннары”

175-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

– Балаларны өлкәннәр белән дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү, ягымлы сүзләрне ачык, аңлаешлы итеп әйтүләренә ирешү; әби-бабайларны хөрмәтләргә, аларның кайгыртучанлыгын аңларга тыңлаучан булырга өйрәтү.

– Өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә өйрәтү, ярдәм итү теләк уяту, иптәшләренә игътибарлы булырга өйрәтү, халкыбызның уеннары белән таныштыра башлау туган телне яратырга өйрәтү, халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, балаларның уйлау фикерләү сәләтен үстерү, зирәклек, тапкырлык, игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

– Татар халкының эш карашларын күркәм гореф-гадәтләрен, хөрмәтләргә өйрәтүне дәвам итү.

Ярдәмлекләр: йомгаклар (бала саен берәр) 6 орчык, чиккән кулъяулыклар (6), мендәр кыңгыраулар, курчаклар чүпрәк, сызгыра торган аш кашыкларчы, сырлы бәләкләр (берсе агач, берсе тимер), уклау, тукмак, чалгы, оркестр өчен акча салынган савыт, агач кашыклар 3 пар калай банкалар, аллюминий табак, кечкенә гармун.

 

 

Әби җеп эрләп утыра. Балалар җыр җырлап килеп керәләр

Уйныйк әле, уйныйк әле,

Уйнамыйк тормыйк әле.

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк әле.

 

Балалар: Исәнме, әбекәй!

Әби: Исәнмесез, балакайларым! Ни эшләп йөрисез сез?

1 бала: Әби, сез яшь вакытта нинди уенчыклар белән нинди уеннар уйный идегез, өйрәтмәссез микән?

Әби: Иииии, балалар, элек уенчыклар юк иде ул. Хәзер генә ул кибеттә барасың да курчагын, машинасын алып кайтасын. Элек уенчыкларны безгә әти-әниләр үзләре ясап бирә торганнар иде. Чүпрәктән, саламнан курчаклар, агачтан атлар, сызгыра торган кошлар ясыйлар иде. И-и-и, уеннар күп беләм мин. Хәзер сезнең белән дә уйнарбыз.

 

Әби баса, аның алдында 12 йомгак була, ул йомгаклар тәгәрәп китә, балалар йомгакларны алалар hәр берсенә берәр йомгак чыга.

Әби: Менә, балалар, сезнең hәрберегездә йомгаклар . Ул йогаклар парлы 2 кызыл 2 сары h. б. Хәзер без сезнең белән “Ачык авыз” дигән уен уйларбыз. Барыбыз да биибез, көй бетүгә hәркем үзенең парын табарга тиеш. Кем үзенә пар тапмый шул “Ачык авыз” була (әби бер кызны үзенең артына яшерә).

Әби: Алмаз кем инде, балалар?

Балалар: “Ачык авыз”

Әби: Алмаз безгә хәзер такмаза әйтеп күрсәтер.

 

Алмаз: Бар инде ул яшь чаклар

Кесә тулы борчаклар

Саламнан тәртә каерып

Чикерткә җиккән чаклар.

 

Уеннарыбызны дәвам итәбез. Хәзер мәкальләр белән сезне тикшерергә булдым әле. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтәсез. Мин йомгакны кемгә атам, шул әйтә.

Әби:

1) Кем эшләми ____ шул ашамый.

 

2) Эш беткәч ____ уйларга ярый.

3) Калган эшкә ___ кар ява.

 

Рәхмәт, балалар, сез бик күп беләсез икән. Сез әбиләрегезгә булышасызмы? Миңа да булышмассыз микән?

Менә бу орчыктагы җепләрне йомгакка чорнап бирмәссез микән? Кызларга орчык бирәм, малайларга йомгак. (Чорныйлар, көй уйный).

Әби: Рәхмәт, балалар, тырыш икән узегез. Без яшь чакта кулъяулыклар чигә торган идек. Кызлар, сезнең дә кулъяулыкларыгыз бардыр бит, күрсәтегез әле (Кызлар кулъяулыкны 2 кул белән күрсәтәләр, йөзләрен яшерәләр).

Әби: Әллә безнең кызларыбыз үпкәләгәннәр инде?

Кызлар кулъяулыкларын төшерәләр, ачулы йөзләре килеп чыга.

Әби: Юк, безнең кызлар мондый ачулы түгел иде. Алар гел елмаеп кына торалар иде. Менә безнең кызлар. Алар көлеп торгач матурлар. Мин 3 кызның кулъяулыгын алам әле. Аларга җаза бирәбез.

 

1нче кулъяулыкның хуҗасы кем?

Балалар: Диләрә.

Әби: Диләрә, мин сиңа язучыларның исемнәрен, ә син фамилиясен әйт.

Әби: Муса _____ Җәлил

Габдулла ____ Тукай

Абдулла _____ Алиш

Булдырдың, кызым, рәхмәт.

 

Ә бу кулъяулыкның исеме кем?

Балалар: Гөлинә.

Әби: Менә бу курчак белән безгә бишек җыры җырлап күрсәт әле.

Гөлинә: Зәңгәр күзле курчагым,

Әлли-бәлли ит әле.

Синең бит йоклар чагың,

Тәмләп йоклап кит әле.

 

Әби: Курчак йокласын ә без уеннарны дәвам итәбез. Бу кулъяулык кемнеке?

Әби: Язилә, мин сиңа сораулар бирәм, ә син җавап бирерсең.

– Кем безгә матур күлмәкләр тегә? ( Тегүче)

– Кем безгә тәмле ашлар пешерә? ( Пешекче)

– Кем балалар тәрбияли? (Тәрбияче)

Әби: Рәхмәт, кызым. Балалар, минем дә матур чигүле яулыгым бар. Әйдәгез әле, шуның белән “Күз бәйләш” уенын уйнап алыйк. Алмазның күзен бәйлибез.

Диләрә кыңгырау шалтырата.

 

 

Әби: Балалар безнең кызларыбыз җәза үтәде, ә хәзер малайларыбызны сыныйк. Балалар, бу нәрсә?

Балалар: Тукмак.

Әби: Мин тукмакны тәгәрәтәм, тукмак башы кемгә эләгә, шул җәза үти.

(Җәзалар)

Әби: Бу нәрсә? Моның белән нәрсә эшләп була? ( Ырлы бәләк бирә)

Кер үтүкләп күрсәтәләр.

 

Ә син, Илмир, нәрсә эшләр идең?

– Тимер сырлы бәләк белән кер юар идем.

Без күпме әйберләр белән уеннар уйнадык? Әйдәгез әле, шулар белән оркестр оештырабыз! ( Оркестр “Эшкә” кош уйный)

 

Әби: Менә, балалар, без сезнең белән күпме нәрсәләр өйрәндек, уеннар уйнадык. Рәхмәт сезгә барыгызга да.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

“Урта Кирмән балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХӘСӘНШИНА РӘСИМӘ ГАЛИ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий