Сценарий: “Сәяхәтче куян маҗаралары”
Мин 32 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Балалар өчен язган әкият, шигырьләрем, сценарийларым бихисап күп. Сезгә шуларның берсен җибәрәм.
5-7 яшьлек балалар өчен экологик тәрбиягә багышланган әкият тамаша.
Әкиятнең тәрбияви максаты: үзең яшәгән тирәлекнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, туган җирнең иң изге, кадерле җир булуын төшендерерү, дуслык, тугрылык сыйфатларын ныгыту.
Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган әкият.
А.б: Бик матур бер аланда, зур имән куышында йомшаккай-куянкай яшәгән ди. Янәшәдә генә түмгәкләр астында якын дусты керпе белән күрше булып, тату гомер кичергәннәр. Тик куян тик тора торганнардан түгел икән. Аның яңа җирләр күреп, илләр гизеп кайтасы, сәяхәткә чыгасы килгән. Көннәрдән беркөнне иртән торып чыккан да болай дигән:
Куян: – Туйдырды инде бу алан мине. Гел бер үк агачлар үсә, бер үк кошлар сайрый, шул бер үк керпе. Китәргә кирәк моннан. Бу җирдән дә матур җирләр бардыр ул.
Керпе чыга: Исәнме, куянкай- йомшаккай, иртүк торып кая барасың болай?
Куян: Китәргә уйлап торам. Матур җирләр күзлим, яңа дуслар эзлим.
Керпе: Ялгышасың, дустым, туган җирдән дә матур, кадерле җир бүтән юк ул. Үзеңнең туган җиреңдә генә бәхетле булып була. Чит җирләрдә бәхет таптым, рәхәт яшим дигән җәнлекне әле күргәнем юк. Ә бер иске дусны өч яңа дус та алыштыра алмый. Шуны исеңнән чыгарма.
Куян: Ә мин барыбер китәм әле.
Керпе: Сау бул, дустым, мин сине кайчан кайтсаң да көтәрмен. Туган җиреңнең кайдалыгын беркайчан да онытма. Туган җир генә үзенең баласын кочак җәеп каршы ала. (Саубуллашалар)
А.б: Шулай итеп куянкай-йомшаккай ил гизәргә, матур җирләр күзләргә, яңа дуслар эзләргә дип сәяхәткә чыгып киткән.
Куян: (җырлый)
Мин куянкай-йомшаккай,
Сәяхәткә барамын;
Кемнәр тели ил гизәргә?
Юлдаш итеп аламын.
А.б.: Шулай бара торгач, шактый җир киткән, урман уртасындагы сазлыкка килеп җиткән.
Үзенең җәелеп яткан мул суы, талгын җилдә тирбәлеп утырган камышлары белән, күзләрне камаштырып җемелдәгән бу күл куянга бик матур тоелган.
Куян: Менә ичмасам матур җир, нинди бәхетлеләр яши икән бу күлдә?! (Шул чак камышлар арасыннан бака сикереп чыга)
Син кем?
Бака: Мин бака-бакылдык, шушы сазлыкта яшим, ә син кем буласың?
Куян: Мин куянкай-йомшаккай, матур җирләр күзлим, яңа дуслар эзлим.
Бака: Минем торган җирем бик матур, әйдә, монда кал, мин синең яңа дустың булырмын.
Куян: Ярый алайса, калам.
А.б.: Куян баканың суга чумып уйнавына, күлнең серле ялтыравына кызыгып та сокланып та озак утырган. Шактый утыргач ашыйсы килә башлаган.
Куян: Карале, дустым, минем ашыйсым килә бит, син нәрсә белән тукланасың ?
Бака: Мин чебен-черки тотып ашыйм, сиңа да тотып биримме соң?
Куян: Ю-юк, кирәкми, мин чебен-черки ашамыйм шул.
Бака: Ә син нәрсә ашыйсың?
Куян: Минем аланымда тәмле куян кузгалаклары, җиләкләр үсә иде. Агач каерылары кимерә идем. Ә монда алар берсе дә күренми шул.
Бака: Алайса сиңа аланыңа кайтырга туры киләчәк инде, ярый, сау бул.
Куян: Юк, мин кире кайтмыйм, алга таба китәм, сау бул, бака.
А.б.: Куянкай-йомшаккай алга киткән. Бара торгач әрәмәлеккә килеп җиткән. Куян туктарга да өлгермәгән, аның янына бытбылдык очып төшкән.
Куян: Син кем?
Бытбылдык: Мин бытбылдык, шушы әрәмәлектә яшим. Ә син кем буласың?
Куян: Мин куянкай-йомшаккай, әнә теге урманнан килдем .
Бытбылдык: – Монда нишләп йөрисең?
Куян: Матур җирләр күзлим, яңа дуслар эзлим.
Бытбылдык: Минем торган җирем бик матур, әйдә, монда кал. Мин синең яңа дустың булырмын.
А.б.: Шулай итеп куянкай –йомшаккай бытбылдык янында әрәмәлектә калган.Тик менә яңа дусты бытбылдык кына тик торучылардан түгел икән. Ул куянның әле бер ягына, әле икенче ягына төшеп бытбылдый да бытбылдый икән. Бу куянны бик туйдырган, ул түзмәгән, бытбылдыкка әйткән :
Куян: Туйдырдың тәмам, колакларым тонды, ардым, бүтән синең янда түзеп тора алмыйм, китәм, сау бул .
Бытбылдык: Ярый соң, сау бул. Узганда- барганда кергәлә.
А.б: Куянкай юлын дәвам иткән. Арып- алҗып йөри торгач каршысына төлке килеп чыккан.
Төлке: И-и! Куянкаем-йомшаккаем, кайлардан килеп чыктың?
Куянкай: – Син кем, мине кайдан беләсең?
Төлке: – Мин хәйләкәр төлке, шушы урманның күрке.
Куян (куркып кына чигенә). Мин матур җирләр күзлим, яңа дуслар эзлим.
Төлке: Син монда килеп бик яхшы эшләгәнсең, куянкай. Менә мин дә яңа дуслар эзләп йөри идем, әйдә, торган җирем дә бик матур, син дустым булырсың, әйдә-әйдә. (Куянны алдан җибәрә дә әйтә) Бигрәк аңгыра куян булды бу, рәхәтләнеп тотып ашыйм әле мин аны. (Китә, куян әйләнеп килә)
Куян: Карале, бу бит теге керпе дустым әйткән хәйләкәр төлке бит, җитмәсә тотып ашарга да уйлый. Тизрәк качарга кирәк моннан.(Китә)
А.б: Төлкедән куркып куян ерак йөгергән. Чаба торгач, урман читенә килеп чыкканын сизми дә калган куянкай. Ә анда ямь-яшел үләннәр чемченеп көтү йөри икән. Куян үзе кебек сикергәләп уйнаклап көтүдән читтәрәк йөргән кәҗә бәтие янына килгән.
Куян: – Син кем, үзең минем кебек йомшак, үзең үлән ашыйсың?
Кәҗә бәтие: Мин кәҗә бәтие, әнием белән шушы көтүлектә йөрим, ә син кем буласың?
Куян: Мин куянкай-йомшаккай, матур җирләр күзлим, яңа дуслар эзлим.
Кәҗә бәтие: Әйдә, монда кал, бу болыннар бик матур, хуш исле чәчәкләр үсә, мин дустың булырмын.
А.б. Куян кәҗә бәтиенә ярый дип тә әйтергә өлгермәгән, көтүче малайның эте күреп куянны куа да киткән. Куян ярый әле йөгерек булган, кырдагы печән эскерте янына йөгереп килеп астына поскан. Караңгы төшкәнче селкенергә дә куркып утырган ул. Туңа башлагач кына япа- ялгыз кырга чыккан. Шулчак баш очыннан гына ябалак очып киткән.
Куян: Бусы кем тагын? Керпе дустым әйткән зур кара кош шушыдыр. Эләктереп алмасын тагын, тизрәк качыйм.
А.б. Ябалактан, караңгылыктан куркып, эскерт астында төн үткәргән мескен йомшаккай. Бу минутларда аңа үзенең аланыннан да матур алан юк, үз куышыннан да җылырак оя бүтән юктыр кебек тоелган.
Куян: Эх! Керпе дустымны тыңлаган булсам. Ул хәзер үзенең оясында рәхәтләнеп алма ашыйдыр, җылыда, корыда ятадыр. Ә мин япа-ялгызым, ач, туңып утырам.
А.б. Шулай сөйләнеп төн үткәргән куянкай. Ә иртән яктыра башлауга урманына йөгергән. Ул исән имин кайтып җитсә, бүтән беркайчан да аланыннан китмәскә, керпе дустын ташламаска дип сүз биргән.
Куян: Керпе дускаем, мин кайттым.
Керпе: Ә мин сине көттем.
Куян: Син дөрес әйткәнсең, дускаем, безнең аланнан да матур алан бүтән юк, чит җирләрдә син ятим, ят икән. Бүтән мин беркайчан да сине дә, туган җиремне дә ташлап беркая да китмәм! Туган үскән җирем алтын бишек, үскән үләннәр йомшак түшәк икәнен яхшы аңладым. (Кочаклашалар).
Әкият тәмам.
Татарстан Республикасы
Арча муниципаль районы
“Шушмабаш балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
югары квалификацион категорияле тәрбиячесе
НИГЪМӘТҖАНОВА СУФИЯ РӨСТӘМ КЫЗЫ
Комментарии: |