Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Мәңге яши, яшьни Тукай иҗаты”

поездМәктәпкә әзерлек төркеме өчен

 

Максат:

Г.Тукайның тормыш юлын һәм шигырьләрен өйрәнүне дәвам итү;

Сәнгатьле сөйләм күнекмәсен үстерү;

Г.Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү;

Рус һәм татар телен өйрәнүне дәвам итү.

 

 

– Балалар, без бүген поездга утырып тукталышлар буйлап йөрибез! Әйдәгез әле, барыбыз да утырабыз, күзләрне йомабыз. Безнең поезд кузгала. Күзләрегезне йоммасагыз, ул урыныннан да кузгалмый.

 

Беренче тукталыш: “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел” – дип атала.

(Поезд тавышы ишетелә, килеп җитәләр, экранда язу куела).

 

Экранда: “Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен,

Иң кадерле, татлы тел” – дип языла.

 

(Шигырь юлларын укыйм).

– Без русча да, татарча да бик яхшы белергә тиеш. Хәзер рус теле дәресе булачак. Рус теле дәресендә без нинди телдә генә сөйләшергә тиеш?

Рус телендә.

– Ә рус телендә ничек була?

- (На русском языке. )

– Как у вас настроение?

- (Хорошее. )

– Ребята, давайте сядем все красиво, спинки прямые, глазки смотрят на меня. Молодцы!

– Сегодня на улице тепло или холодно? Да, тепло. Какое сейчас время года?

- (Весна. )

(Төрле картиналар куела, шулар арасыннан яз картиналарын сайлап алырга кирәк була)

– А какие весенние месяцы вы знаете?

- (Март, апрель, май. )

– Мы на прошлом занятии познакомились с птицами. Давайте их вспомним и послушаем голоса.

 

(Презентация «Голоса птиц»).

– Это Скворец! Послушайте!

(Смотрим разных птиц и слушаем: ласточка, лебедь, соловей, жаворонок, журавль, кукушка).

– Как одним словом мы называем этих птиц?

- (Перелетные. )

– Молодцы! Вы знаете какой известный писатель родился весной и именно сегодня.

- (Да, Габдулла Тукай!)

– Правильно! Давайте посмотрим про него на экране.

 

(Презентация: »Габдулла Тукай).

1 слайд: – Ребята, это кто?

- (Габдулла Тукай!)

2 слайд: – А это его мама и папа!

3 слайд: – Балалар кечкенә чагында Тукайны “Кечкенә Апуш” дип йөрткәннәр. Менә ул!

4 слайд: – Деревня где родился наш писатель: Кушлавыч!

5 слайд: – Все люди временами меняются, смотрите как изменился со временем Габдулла Тукай.

6 слайд: – Вот это картина вам знакома. Где он лежит?

- (В больнице. )

7 слайд: А это какая картина?

- (Здесь похоронен Габдулла Тукай. )

– Правильно.

8 слайд: Мы знаем очень много стихов и сказок нашего любимого писателя. Посмотрите на эти картинки. Из какого они стихотворения?

- (“Гали белән Кәҗә”. )

– Молодцы!

9 слайд: А это из какой сказки?

- (“Кәҗә белән сарык әкияте”. )

– Правильно.

– Расскажите, еще какие сказки и стихотворения вы знаете?

– …………

– Балалар, әйдәгез, Габдулла Тукайның үзебез белгән шигырьләрен сөйлибез.

(Балалар ятлаган шигырьләрен сөйлиләр).

 

– Балалар, без хәзер сезнең белән икенче тукталышка китәбез. Күзләрне йомабыз, матур итеп утырабыз. Киттек.

 

Икенче тукталыш: “Рәсем шөгыле тукталышы”.

– Менә килеп тә җиттек. Иң беренче эшне экраннан башлыйк. Мультфильм карыйк.

(Презентация : “Эш беткәч уйнарга ярый”).

– Балалар, сез әле генә Габдулла Тукайның нинди шигыренә мультфильм карадыгыз?

- (“Эш беткәч уйнарга ярый”. )

– Бик дөрес. Балалар, карагыз әле, бу мультфильмда нинди матур алмагач бар. Аның алмалары нинди төстә, балалар?

- (Кызыл).

– Сез бу мультфильмны караганда матур алмагач күрдегезме?

- (Әйе , күрдек).

– Әйдәгез әле, шул матур, кызыл алманы рәсемгә төшерик.

 

(Балалар рәсем ясыйлар).

 

– Бик матур булган бу. Балалар , бирегез миңа рәсемнәрегезне. Ә без тукталышлар буйлап йөрүебезне дәвам итәбез.

 

Өченче тукталыш: “Кул эше тукталышы”. Әйдәгез, матур итеп утырабыз, күзләрне йомабыз.

(Тактада агач кәүсәсе ясалган, мин балаларның алмаларын шунда тезеп куям).

– Балалар , карагыз әле, алмагач сезнең матур алмаларны үзенә алган. Ләкин ни өчендер бер алма кызармыйча яшел булып калган. Ни өчен?

- (Чөнки кояш җитми).

 

(Физкультминутка «Болыт чыкты»)

– Әйдәгез әле, бергәләшеп кояш ябыштырып куйыйк.

(Коллектив белән кояш ябыштырабыз, һәм алмагач янына элеп куябыз).

– Без алмагачка яңгыр да яудырдык, кояш та яктырттык, безнең алмагачыбыз сөенеп китте. Һәм шул сөенечтән сезгә алмаларын бирде, әйдәгез әле, алмаларны ашыйбыз.

– Балалар, сезгә бүген шөгыль ошадымы?

- . . . . . . . . . . . . . . .

– Без бүген кем турында сөйләштек?

- . . . . . . . . . . . . . . . . .

– Нәрсәләр карадык?

- . . . . . . . . . . . . . . . .

– Сез дә миңа бүген шөгыль вакытында үз- үзегезне тотышыгыз белән бик ошадыгыз. Рәхмәт сезгә бик зур!

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

“Түбән Яке балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ФАЗЫРАХМАНОВА ИЛЬГИЗӘ НУРЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий