Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Тик туган җирдә генә”

крайМәктәпкә хәзерлек торкеме

Милли-мәдәни мирас елына багышланган театральләштерелгән кичә.

(“Ел тәрбиячесе -2013” республика конкурсының район этабы).

 

Максат.

Татар балалар шагыйре Хәкимҗан Халиковның иҗат мирасын балаларга җиткерү.

Бурычлар.

1. Хәкимҗан Халиков иҗаты нигезендә кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары, туган җир табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү.

2. Балаларның иҗади активлыгын, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, танып-белү сәләтен үстерү.

3. Сәхнәләштерелгән әсәрне, җырларны, биюләрне зәвыклы итеп башкарырга өйрәтү.

 

Җиһазлау.

Авыл, урман күренешләре, кирәк булган барлык атрибутлар.

 

Хәзерлек эше.

Хәкимҗан Халиков шигырьләре, уеннары, тел шомарткычлары белән танышу. Шигырьләренә карата рәсем ясау, аның сүзләренә язылган җырларны өйрәнү, атрибутлар әзерләү. Куркынычсызлык, чисталык кагыйдәләрен өйрәтү.

 

 

 

– Хәерле көн, кадерле балалар! Рәхим итегез, узыгыз! Сезне, иң булдыклы, иң сәләтле, шигырьләр, җырлар, уеннар яратучы нәни дусларымны “Шигъри бакча”га кунакка чакырам.

Нинди дә булса яңалык алырга килгән көләч йөзле яраткан дусларымны күрү, сезнең белән аралашу минем өчен зур шатлык. “Шигъри бакча”бызның бүгенге кунагы – балалар шагыйре Хәкимҗан ага Халиков. Ул безнең Әтнә төбәгендә, Мамыш авылында туып-үскән. Исән булса, аңа 81 яшь тулыр иде. Ул сезнең карт әби бабаларыгызның яше була. Хәкимҗан ага сезнең кебек шук, шаян, тиктормас, күп белергә яратучы балаларга шигырьләр, шигьри табышмаклар, уеннар, тел шомарткычлар, җыр сүзләре язып калдырган. Аларны югалмасын, татар малайлары һәм кызлары укып-өйрәнеп үссен дип китапларга туплап калдырган. Сез әлеге китапларны кулыгызга тотып карый аласыз, хәреф танырга, укырга өйрәнгәч шигырьләре белән танышырсыз. Ә китап белән дус балалар, күп беләләр, инсафлы, тәрбияле булалар, хезмәт сөеп үсәләр.

– Нәни дусларым, китап битләре буйлап сәяхәт итәсегез киләме?

– Әйе (бергәләп).

– Шигьри гүзәллеккә дәшәм сезне, дусларым. Җиләк – җимешләре, дару үләннәре, җәнлекләре белән кызыктырып, урман-кырларга алып чыгам, табигать кочагында чын-чынлап ял иттерәм сезне.

 

 

Җәйге авыл урамы күренеше. Өй янында агачлар үсеп утыра, елга ага. Әтәч кычкырган тавышка өйдән Мәдинә чыга, тирә – якка сокланып күз сала. Җыр җырлый.

 

“Хәерле иртә”. Х.Халиков сүз., Луиза Батыр – Болгари көе.

1. Иртән торып чыгуга

Урап алды чебиләр.

Әй сөйлиләр, сөйлиләр:

-Чи-чи, чи-чи-чи…. – диләр.

Куш. Казлар әйтә: – Ка-га-га,

Ә үрдәкләр: – Бак-бак-бак.

Нәни бәбкәләре дә:

-Пип –пи, – диләр такмаклап.

2. Берсен тотып иркәлим,

Икенчесен иркәлим…

Алар: “Пип-пип-пип”, – дисә,

Мин: “Хәерле иртә!”-дим.

 

3. Тукта, тукта! Нишләргә?

Әле төште хәтергә:

Әнигә бит шулай дип

Онытканмын әйтергә.

 

ДӘ. Хәерле иртә, кызым!

Мәдинә. Хәерле иртә, Дәү әнием!

ДӘ. Әйдә, кызым, иртәнге аш ашарга керик.

 

Өйгә керәләр.

Мәдинә. Нәрсә пешердең, тәмле исе бөтен өйгә таралган.

ДӘ. Витаминлы аш пешердем, кызым. Бик файдалы аш.

Мәдинә. Витаминны кайдан алдың соң? Аптекага бармагансыңдыр ич?

ДӘ. (Көлеп) Витаминнар бакча рәшәткәсе буенда мине үзләре көтеп торганнар.

Кыз. Кызык, мин аларны аптекада гына була дип уйлаган идем.

 

Кыз кулларын юып табын янына килеп утыра. Дәү әнисе аш салып бирә.

ДӘ. Йә, ашап кара инде.

Кыз. (Кабып карый.) Рәхмәт, Дәү әнием. Тәмле аш пешергәнсең. Тагын пешерерсең, яме.

ДӘ. Пешерермен кызым, пешерермен. Кычыткан җитәрлек.

Кыз. (Шаккатып). Кычыткан чага бит ул. Ә мин сизмәдем дә.

ДӘ. Пешергәч юашлана ул шулай.

 

Савыт – сабаларны җыя-җыя сөйләшәләр.

Кыз. Дәү әнием, син үләннәрнең бик күп шифаларын беләсең, миңа да өйрәтерсең, ярыймы?

ДӘ. Бик теләп, кызым, болынга чыгарбыз, шифалы үләннәр җыярбыз.

Кыз. Дусларымны да чакырырбыз.

ДӘ. Ярар, ярар. Аллаһ теләсә, булыр.

 

Урамда кызлар – малайлар тавышы, кызны урамга чакыралар.

Алмаз. Мәдинә, әйдә, урамга уйнарга чык.

Кыз. Дәү әнием, иптәшләрем килгән, мин уйнарга киттем.

ДӘ. Озак йөрмә, тәртипле бул.

 

Урамда.

Камилә. Әйдәгез, дусларым, уйнап алыйк.

Рүзилә. Нинди уен уйныйбыз соң?

Сәрбиназ. Әйдәгез, “Бәбкә саклау “ уенын уйныйк.

Айзат. – Мин саныйм. Кем кала, шул тилгән була.

 

Мин барамын базарга

Алтын – көмеш сайларга.

Ал чук, зәңгәр чук,

Монда торма, тизрәк чык.

 

Түгәрәк мәйдан. Аның чиге сызык яки кечкенә флаглар белән билгелиләр.

Уен башланганда. Ана каз һәм аның бәбкәләре мәйдан уртасында “ояда” басып торалар. Тилгән исә анда керә алмый һәм бәбкәләрнең “оядан” чыкканын яки мәйдан читенә килгәнен сагалап тора.

 

Зилә. Ка-га-га-га, ка-га-га,

Барасызмы елгага?

Азамат: Без бит, әни, арырбыз,

Ярты юлда калырбыз.

Зилә. Ә без җайлап барырбыз,

Ял итеп тә алырбыз.

Райнур. Тилгән булса нишләрбез?

Зилә. Йоныннан бау ишәрбез.

 

Шулвакыт Тилгән килеп чыга.

Ислам. Тилгән, тилгән,

Инде үзе килгән.

Зилә. (Тилгәнгә канат янап):

Атаң сиңа ни дигән?

Бәбкә урлама дигән.

Бу эшеңне ташла,

Безнең кебек син дә

Чирәм ашый башла!

Алмаз: Алай булса, йә, өйрәт:

Аны ничек ашыйлар?

Сәрбиназ (чирәм ашаган кебек):

Менә шулай ашыйлар.

Алмаз: Ә тилгәннәр бәбкәне

Менә шулай ташыйлар.

Кинәт бер бәбкәне эләктереп ала да читкә илтеп куя. Тагын килә.

 

Рүзилә. Тилгән, тилгән,

Әнә тагын килгән.

Бер аягы тимердән,

Икенчесе күмердән.

Зилә (тилгәнгә):

Кая куйдың бәбкәмне?

Көтмә кат-кат сораганны:

Тизрәк әйт, кайда ул?

Алмаз (һавага күрсәтеп).

Әнә анда – Айда ул.

 

Каз бәбкәләре һавага карый. Шуны гына көткән Тилгән аларның тагын берсен эләктереп алмакчы була. Әмма бу юлы Ана каз сизгеррәк булып чыга: Тилгәннең үзен тотып ала. “Каз бәбкәсе “ояга” әйләнеп кайта.

 

Зилә: Менә инде:

Җиңел кәсеп тапкан.

Бәбкә урлый торгач,

Үзе килеп капкан.

Калган өч-дүрт йоны,

Йә, нишләтик моны?

Айзат. Әйдә, кызык итик:

Зоопаркка илтик.

Алмаз . Әйдәгез, тагын уйныйбыз.

 

Кыз. Дусларым, карагыз әле, хуш исле ромашка да чәчәк аткан! Дәү әнигә әйтергә кирәк.

Кереп китә.

 

Камилә. Әйтсәк, безне дә үзләре белән алмаслар микән.

 

Әби белән кыз чыгалар.

ДӘ. Балакайлар, әйдәгез безнең белән болынга, шифалы үләннәр җыярга.

Көй астында китәләр. Агачларны карап, кошлар сайраганны тыңлап баралар. Болында бию. Ромашкалар.

 

ДӘ (балаларга).

Яшел доктор буламени

Дисез инде, әйеме?

Доктор ничек яшел халат

Кисен инде, әйеме?

 

Беләсезме үләннәрнең

Күпме дару биргәнен?

Дәшмисезме? Шулар инде

Яшел доктор дигәнем.

 

Әнә алар карап тора,

Сезгә төбәп күзләрен.

Йә, кайсыгыз күбрәк таный,

Алыр икән үзләрен?

 

Балалар төрлесе төрле якка таралалар, аннары кайчы белән кисеп, ромашка җыярга тотыналар.

Азамат.

Ишегалдын, бакчаларны,

Юл буйларын яратасыз.

Яздан алып көзгә кадәр

Тәмле хуш ис таратасыз.

Кешеләрне ничә төрле

Авырудан тазартасыз…

Менә нинди уңган сез,

Менә нинди булган сез!

 

Райнур (бака яфрагы)

Сәяхәтче юлдашы

Булыр бу үлән!

Аяк кабардымы юлда –

Шуны ябарсың.

Җәрәхәтнең төзәлгәнен

Сизми каласың.

 

Сәрбиназ тилебәрәнне күреп ала.

Сәрбиназ.

Мәк таптым, әйдәгез,

Туйганчы ашарбыз!

 

Кызлар аның артыннан йөгерәләр.

Ислам

Агулы орлык ул –

Ташлагыз!

 

ДӘ (балаларга):

Бу орлыктан

Сак булыгыз:

Тилертә ул.

Бер капсаң да

Үрле-кырлы

Сикертә ул.

Ә яфрагы…

Дару өчен

Менә дигән.

Бу турыда

Барыгыз да

Белә микән?

Балалар аптырап бер-берсенә карашалар.

 

ДӘ. Балаларым, көн эсселәнә башлады, үләннәрнең дә файдалары кимеде, кәрзиннәребез дә тулды. Әйдәгез, без яшь вакытта яратып уйный торган “Төймә, төймә” җырлы-биюле уенын уйнап ял итеп алыйк әле.

 

Уен “Төймә-төймә”.

Балалар. Дәү әни, без бик күп шигырьләр дә беләбез әле.

 

Оныткан. (Камилә +Азамат).

– Ашарга да утыргансың,

Юындыңмы әле син?

 

– Әллә минем юынганны

Күрмәдеңме, әни, син?

Колакны да юдым бүген.

 

-Ә битеңне, битеңне?..

 

-Бәби түгел лә мин хәзер,

Юдым, дидем бит инде.

 

-Алай булса, кулың нигә

Буялган соң буяуга?

 

-Онытылып калгандыр ул

Бит юганда юарга.

 

Якты сүз. Райнур

Һәммәбезгә Көлеп торган Әйтергә дә

Иң кадерле Кояш кебек Шулкадәрле

Олы сүз ул. Якты сүз ул. Рәхәт сүз ул!..

Күңелләргә Витамин күк Сез ничектер?

Нур бөркүче Шифалы һәм Яратам мин

Җылы сүз ул. Татлы сүз ул. “Рәхмәт” сүзен.

 

Сөйләшсәләр безнеңчә. Алмаз

Җирдә нинди илләр юк,

Нинди генә телләр юк…

Һәркем сөйли үзенчә,

Сөйләшсәләр безнеңчә,

Эреп китәм, май кебек,

Йөзем тулган ай кебек

Яктырганнан-яктыра.

Күңелдә таң аттыра

Балдан да татлы телем,

Нәфис һәм затлы телем.

 

Зиләнең курчагы. Зилә 1

Зиләнең бер курчагы бар,

Сузып кына “Ән-нә”, – ди.

Сеңелем аңа: “Әттәбезне

Яратмыйсыңмы әллә?”-ди.

Сөеп кенә тора безне,

Беләсең бит әтине…

Йә үпкәләр, аңа да бер

“Әт-тә”, – диеп әйт инде.

 

Без – төзүчеләр. Айзат

Шакмаклардан өй салабыз

Тырышып барыбыз да:

Рәхәтләнеп яшәсеннәр

Курчак дусларыбыз да.

Үсеп җиткәнебезне дә

Сизми калырбыз әле.

Түбәләре күккә тигән

Йортлар салырбыз әле.

 

“Өйрәтегез генә”.

1. Артист буласым да килә

Танкист буласым да килә.

Юл да саласым.

Һөнәрләр күп, һөнәрләр күп,

Кайсын гына, кайсын гына

Сайлап аласы.

 

Бер эштән дә курыкмыйбыз,

Өйрәтегез генә.

Гөрләтербез, гөрләтербез

Гөрләтербез генә.

 

2. ГЭСлар корасы да килә,

Корыч коясы да килә,

Йорт та саласы.

Һөнәрләр күп, һөнәрләр күп,

Кайсын гына, кайсын гына

Сайлап аласы.

 

3. Бөтен эш тә кызыктыра,

Кулыбыз да кызып тора,

Кая барасы.

Һөнәрләр күп, һөнәрләр күп,

Кайсын гына, кайсын гына

Сайлап аласы.

 

Тел шомарткычлар:

Берсе елый, берсе җырлый. Ислам

Йомабикә – елак бикә

Йокысыннан елап тора.

Йосыф исә егет менә-

Егылса да җырлап тора.

 

Миңнәр. Мәдинә

Өч миң чыккан

Миңнурның уң яңагына.

Күрдем әле яңа гына.

Әйтерсең лә барлык миңнәр

Аңа гына.

Беләсеңме? Рүзилә

Үзе яхшының

Эше дә яхшы,

Үзе яхшыга

Кеше дә яхшы.

Гата. Сәрбиназ

Килгән Гата, кигән ката,

Уң аякка сул ката.

Катада түгел лә хата,

Ката киелгән хата.

 

Кыз. Дәү әни, төш тә үтеп китте, җыйган шифалы үләннәребезне дә урнаштырырга, киптерергә, җилләтергә кирәктер инде.

 

Әби сөйләгәнне тыңлый, тыңлый кайталар.

 

ДӘ. Дөрес әйтәсең, кызым, шифалы үләннәрне җыеп кына түгел әле. Аларны дөрес итеп киптереп сакларга да куярга кирәк. Үләннәрне менә шушындый тукыма яки кәгазь капчыкларда сакларга кирәк. Бүген бик зур эш башкардык. Әйдәгез, балаларым, кайтыйк. Төнәтеп куйган үлән чәем бар, авыз итеп китәрсез. Сусавыгыз да басылыр.

 

Нәни дусларым, балачак нинди серле, могҗизалы, шатлыклы дөнья бит ул. Сез бүген “Шигъри бакча”да кунакта булдыгыз. Татар балалар шагыйре Хәкимҗан Халиков китапларындагы шигырьләрне укып, күп нәрсәләр белдегез, матурлыкка сокландыгыз, акылны баеттыгыз, күңелләрегезне сафландырдыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка җитәкчесе

МӨХӘМӘТҖАНОВА ЗӨҺРӘ МАНСУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий