Сценарий: “15 февраль – ватанпәрвәр – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне”
Матур көй астында бәйрәмчә киенгән балалар залга керәләр. Зал бәйрәмчә бизәлгән: уртада Муса Җәлил портреты, песи, маэмай, әтәч һ.б. уенчыклар, сәгать макеты.
А. Б. Кадерле балалар, без бүген бу залга патриот-шагыйребез – Муса Җәлил шигырьләрен, җырларын тыңларга җыелдык. Игътибар белән тыңлап утырыгыз.
Муса Җәлил – герой шәхес, атаклы татар шагыйре. Ул үзенең кечкенә иптәшләре – кызлар һәм малайларга да бик күп шигырьләр язган. Аның күп кенә шигырьләренә композиторларыбыз көй иҗат иткән, җыр язган. Хәзер сүзне зурлар төркеменә бирәбез.
Җыр “Әтәч”.
Таң ата бугай,
Әтәч кычкыра:
– Кикри-күк,
Кикри-күк!
Йә сузып кына,
Йә бик еш кына:
– Кикри-күк,
Кикри-күк!
Без дә уяндык
Әтәч тавышына:
– Кикри-күк,
Кикри-күк!
Бакчага килдек
Ашыга-ашыга:
– Кикри-күк,
Кикри-күк!
1 бала. “Күке”
Калын урманда,
Гел кичкә каршы,
Ишетелә моңлы
Бер кошның тавышы:
– Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк,кәккүк!
Ул ялгыз яши,
Чыгармый бала,
Менә шунлыктан
Ямансу аңа!
– Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк,кәккүк!
Җыр “Карак песи”
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр.
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә.
– Мияу, мияу, пескәем!
Бар әле син чоланга!
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!
Песи күргәч, күселәр
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.
– Мияу, мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә.
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә!
Иртә белән майга дип
Керсәм, күзем акайды:
Явыз песи берүзе
Ялт иттергән акмайны!
– Мияу, мияу, пескәем!
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап беткәнсең!
2 бала. “Маэмай”
Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә…
3 бала. “Шакир белән Гали”
Шакир белән Гали кырдан
Кайтып киләләр иде.
Шакир эчтән бер уй уйлап
Ашыгып алга йөгерде.
Ул чыкты да басмадан,
Такталарны тарттырып:
– Гали баскач, егылсын, дип
Куйды чак-чак эләктереп.
Бик аз гына киткән иде,
Очрады бер эт аңа.
Куркып кинәт кычкырды да
Чапты кире басмага.
Куркуыннан онытып,
Басмага килеп керде.
Басма китте ычкынып,
Шакир елгага чумды.
4 бала. “Кечкенә дуслар”
Урамда язның җиткәнен күргәч,
Урманда сазның кипкәнен күргәч,
Көрәк алдылар,
Иңгә салдылар,
Кырга бардылар
Кечкенә дуслар!
Кичкә кадәрле җирне актарып,
Иркен яланда дәртләнеп, янып,
Каршыладылар
Язны эш белән,
Сүнмәс көч белән
Кечкенә дуслар!
А.б. Эшләп арыгач, уйнап алырга да ярый.
Уенлы җыр “Күрсәт әле”
– Күрсәт әле, Камали,
Ничек утын яралар?
– Менә шулай, менә шулай,
Шулай утын яралар.
– Син әйт әле, Камали,
– Кайдан утын алалар?
– Урманнардан, урманнардан
Барып кисеп алалар.
– Күрсәт әле, Кәримә,
Ничек чаңгы шуалар?
– Менә шулай, менә шулай,
Шулай чаңгы шуалар.
– Син әйт әле, Кәримә,
Нигә чаңгы шуалар?
– Чаңгы шуган яшь балалар
Таза, матур булалар.
5 бала.
Йөгерә-йөгерә көн дә иртән
Су сибәм гөлләремә.
Гөлләремне бүләк итәм
Иң якын күргәнемә.
Ах… матур гөлләрем!
Гөлчәчәкле туган илен
Саклаучыга бүләгем!
6 бала. “Чишмә”
Яр астыннан чишмә ага,
Челтер-челтер тавышы.
Җил искәндә иелеп кала
Читкә үскән камышы.
Челтер-челтер чишмәбез,
Ярдан балчык ишмәгез!
Суны шуннан эчегез,
Башка җирдән эчмәгез!
А. Б. М. Җәлил башка шагыйрьләр кебек үк ел фасылларына багышлап та шигырьләр язган.
7 бала. “Көз җитте”
Киң болыннарда,
Урман-кырларда
Агачлар-гөлләр,
Күрәмсез, дуслар,
Кибеп сулдылар.
Уйсу җирләрдә,
Елга, күлләрдә,
Көзге салкыннан,
Күрәмсез, дуслар,
Сулар туңдылар.
8 бала. “Язгы яңгыр”
Яңгыр чиертә тәрәзәгә –
Чылтыр-чылтыр!
Яз килгәндер, яз килгәндер,
Чындыр, чындыр!
Яңгыр чакыра басуларга,
Язгы парга,
Чиртүеннән сизгәнсеңдер,
Белгәнсеңдер!..
9 бала. “Май”
Төндә генә җылы яңгыр явып киткән,
Кышның соңгы суыкларын алып киткән.
Җир өстенә яз ямь-яшел келәм япкан,
Гөлчәчәкләр зәңгәр, кызыл чәчәк аткан.
10 бала. “Уңыш бәйрәме” (Балалар вальс әйләнәләр)
Аллы-гөлле гөлчәчәкләр бакчабызны ямьләде,
Килде язгы дәртле эшнең җанлы хезмәт бәйрәме.
Йөгерә-йөгерә алмагачтан без җыябыз алмалар,
Безнең эштән шулай үскән, шундый пешкәннәр алар.
Уен “Куян” – уенлы җыр
Куян салкыннан
Туңган, куырылган,
Башы салынган,
Колагы шиңгән.
Әйдәгез, дуслар,
Аны терелтик,
Җылы бүлмәгә,
Бакчага илтик.
Куян уянды,
Куркып уйланды,
Сикереп урманга
Чабып югалды.
– Куян, син кайда?
– Яшел тугайда.
– Куян, син кайда?
– Ерак чүлләрдә.
– Куян, син кайда?
– Калын урманда.
– Куян, син кайда?
– Карлы буранда.
Әйдәгез, дуслар,
Кырны, урманны,
Чүлне актарып
Табыйк куянны.
А.б. М. Җәлилнең балалар тормышы, уеннарына багышланган тагын берничә шигырен тыңлап үтик.
11 бала. “Тилгән”
(Бәбкә саклагандагы балалар такмагы)
Көш-көш тилгән,
Йөрмә гел түбән,
Үрдәк алудан
Өмет өз, тилгән!
Түбән очасың,
Бәбкә кочасың,
Очып кач моннан,
Ашыгып, тиз, тилгән!
Суларда йөрсәң,
Бәбкәгә тимә!
Кырларда йөрсәң,
Чебешкә тимә!
Көш-ш-ш!
12 бала. “Парашютсыз курчак”
Әти миңа куык алып бирде,
Мин курчагым тактым аңарга.
Очып китте куык,
Аның белән
Курчагым да очты һавага.
Әти тагын куык алып бирсә,
Мин курчакны таксам куыкка,
Аркасына аның парашютын
Бәйләп җибәрергә онытмам.
14 бала. “Беренче дәрес”
Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек.
Мәктәп өр-яңа,
Анда парталар,
Алар күңелне
Эчкә тарталар.
Кулыбызда безнең
Яңа әлифба.
Менә монысы “а”,
Менә монысы “ба”.
Җыр. “Сәгать”
Сәгать суга: “Даң, даң!..”
Хәбәр бирә таңнан:
Бакчага барырга
Унбиш минут калган.
Сикереп торды Марат,
Күрә эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап.
Сәгать йөри: “Келт-келт!..
Тиз бакчага кит-кит!..”
Марат аңа дәшә:
“Тукта, мине көт, көт!..”
Сәгать җырлый: “Диң, диң!..
Мин бит туктый белмим.
Моннан ары, зиң, зиң!
Миңа карап йөр син!”
Бию “Кызыл ромашка”.
Кызлар биегәндә тәрбияче шигырьне укый.
А. Б. Балалар, ватанпарвәр шагыйребезнең шигырьләрен укып, җырларын җырлап, өйрәнгән уеннарын ял вакытыбызда уйнап, үзебездә уңай, яхшы сыйфатлар тәрбиялик, Ватаныбызның чын уллары булып үсик. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Татарстан Республикасы
Саба муниципаль районы
“Лесхоз “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ШӘЙМИЕВА ЧУЛПАН ФАИЗ КЫЗЫ
Комментарии: |