Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Серле кар бөртекләре”

карИкенче кечкенәләр төркемендә үткәрелгән интегральләштерелгән эшчәнлек

 

Максат: ел фасылларын эзлекле рәвештә әйтү, табигатьтәге үзгәрешләрне эзлекле итеп сөйли алу.Сөйләм үсешенә, тел байлыгына игьтибар итү. Уенның кагыйдәсен үтәү, теләп катнашу. Геометрик фигураларны бер-берсеннән аеру, төсләрен ачыклау, тирә- юньнән шул ук төстәге предметны таба алу. Кәгазь битенә дөрес итеп кар бөртекләрен урнаштыру, ябыштыру алымын искәртү. Эшне җиренә җиткереп башкару, чиста- пөхтә эшләү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: геометрик фигураларга ошаган кар бөртекләре, төрле төстәге геометрик фигуралар (квадрат, өчпочмак, түгәрәк), һәр бала саен киселгән әзер кар бөртекләре, клей, кисточка, салфетка.

Интеграция төрләре: “Танып белү”, “Иҗади сәнгать”, “Социальләштерү”, “Хезмәт”.

 

 

Эшчәнлек барышы:

– Хәерле көн, балалар!

– Хәерле көн.

– Безгә бүген шундый рәхәт, шундый күңелле. Чөнки безгә кунак булып әти- әниләребез килгән. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик, аларга карап матур итеп елмайик. Ә хәзер эшчәнлегебезне башлап җибәрсәк тә була.

Балалар, әйтегез әле, нинди ел фасылларын беләбез без?

(Яз, җәй, көз, кыш)

Табигатьтә елның нинди вакыты?

(Кыш)

– Әйе, табигатьтә кыш патшалык итә.

– Әйдәгез, бергәләп кыш аеның үзенчәлекле билгеләрен санап үтик.

(Көн салкын, кар ява, җил исә, кешеләр өсләренә калын итеп киенәләр)

– Балалар, без кыш турында бик матур шигырьләр беләбез, әйдәгез, сөйләп үтик.

 

Беренче кар (Ә.Ерикәй)

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады,

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

 

Саф һава (Ә.Бикчәнтәева)

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява,

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре салкын,

Һәм матур була

 

(Төркем бүлмәсенә алдан кар кертеп куям)

– Балалар, карагыз әле, нәрсә соң бу?

– Кар.

– Учларыгызны сузыгыз әле, салыйм әле бераз кар. Игьтибар белән күзәтегез әле, нишләр икән кар. (Балалар белән бергәләп күзәтү, үзгәрешен әйтү)

 

Ә хәзер бергәләп “Кар бөртекләре” уенын уйнап алыйк.

– Балалар, бүген мин бакчага килгәндә Куян кызын очраттым. Ул әкиятләр илендә яши икән. Менә шул әкиятләр илендә кар яуган, ләкин ул бик серле кар бөртекләре. Менә ул кар бөртекләре. (Тактага беркетеп куям).

– Әйтегез әле, нәрсәләргә ошаганнар соң алар?

(Геометрик фигураларга)

(Аскы өлешкә геометрик фигураларны куя барам. Исемен, төсен ачыклау)

– Балалар, мин дә бит сезгә бик матур кар бөртекләре әзерләдем. Менә алар. (Һәр балага кар бөртеге бирәм)

– Кар бөртекләре бигрәк матурлар, әйдәгез, аларны яудырып уйныйбыз. (Кулларын өскә күтәреп, кар бөртекләрен очырталар).

Бөтен җир өсте ап-ак булды. Балалар, әйдәгез, без бу кар бөртекләрен матур итеп бер җирлеккә ябыштырып куябыз.

(Балалар өстәл янына утырып кар бөртеген ябыштыралар.Тәрбияче күзәтчелек итә, авырсынган балаларга ярдәм итә, зур җирлеккә кар бөртекләрен урнаштыра баралар)

– Менә ничек матур булды. Безгә дә рәхәт, кар бөртекләренә дә күңелле, чөнки алар барысы да бергә.

– Менә, балалар, безнең шөгылебез тәмамланып та килә. Сез бүген бик тырыш, акыллы булдыгыз. Без бергәләп Куян кызына да ярдәм иттек, кар бөртекләрен дә матур итеп ябыштырдык. Сез минем бик зур ярдәмчеләрем булдыгыз, рәхмәт сезгә.

Эшчәнлегебез тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

 “Шушмабаш балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ИБӘТУЛЛИНА ФӘНИЯ СӘГЪДУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий