Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Йомшаккай – куянкайның туган көне»

куянИкенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге

 

Максат:

1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.

2) Уйлау-фикерләү сәләтләрен; игътибарлыкларын үстерү; сөйләм телләрен баету.

3) Гади математик күзаллау формалаштыру, кызыксыну уяту.

Җиһазлау: зур уенчык куян, өч төрле зурлыктагы аюлар, курчак – Маша;

Күрсәтмә материаллар: кишерләр, алмалар, кәбестә; өч төрле зурлыктагы тарелкалар, кашыклар, чокырлар рәсеме; “серле капчык”, геометрик фигуралар.

Методик алымнар: үстерелешле әңгәмә, физкультминутка (җырлы- биюле уеннар)

 

Эшчәнлек барышы:

– Хәерле көн,балалар! Бүген без сезнең белән Куянкайга кунакка барырбыз. Аның бүген туган көне икән. Ә мин аңа күчтәнәч әзерләп куйган идем. (Тәрбияче кәрзиннән яшелчәләр алып күрсәтә: кишерләр, кәбестә, алмалар.)

– Бу нәрсәләр? (Кишерләр)

– Алар күпме? (Күп)

– Ә бу нәрсә? (Кәбестә)

– Кәбестә ничәү? (Берәү)

– Ә монысы нәрсәләр? (Алмалар)

– Алмалар күпме? (Күп)

– Кишерләр дә күп, алмалар да күп, ә кәбестә ничәү генә? (Берәү генә)

– Куянкайга дигән күчтәнәчне карап чыктык. Ә хәзер бергә-бергә дус булып , кулга-кул тотышып Куянкайның үзе янына барыйк.

 

Физ.минутка.

“Уң ягымда дустым бар, сул ягымда дустым бар” – (җырлы-биюле уен.)

 

(Балалар урыннарына утырышалар).

– Менә Куянкайның янына килеп тә җиттек. (Урындыкта уенчык Куянкай утыра)

– Әйдәгез, хәзер без аңа үзебезнең күчтәнәчләребезне илтеп бирик.

(Балалар берәм-берәм яшелчәләрне Куянкайга илтеп бирәләр).

– Йосып, син ике кишер илтеп бир.

– Наилә, син бер алма илтеп бир.

– Кәрим, син ике кишер бир.

– Камилә, син бер алма бир.

– Зәринә, син бер кәбестә бир. Һ.б.

(Яшелчәләр тактага беркетелеп барыла, күплекләре буенча чагыштырыла.)

 

– Балалар, карагыз әле , Куянкайның туган көненә Аюлар да килгән бит.

(Урындыкта уенчык өч аю утыра: берсе зур, икенчесе кечерәк, өченчесе бик кечкенә).

– Бу аюлар кайсы әкияттән килгәннәр икән ? (“Өч аю” әкиятеннән)

– Әйе шул, дөрес әйтәсез. Әйдәгез, аюларны санап карыйк әле. (Бергә саныйлар.) Ә хәзер чагыштырыйк (Балалар бик зур аюны, аннан кечерәген һәм бик кечкенәне күрсәтәләр).

– Аюларга ияреп Машка да килгән. (Зур курчак күрсәтелә.) Маша матурмы ? Зурмы?

– Аюлар ничәү? (Өчәү яки күп дип җавап бирәләр.)

– Ә Маша ничәү? (Берәү генә).

– Балалар, карагыз әле, аларның ботка ашый торган матур тәлинкәләре, чәй эчә торган матур чокырлары, кашыклары бар икән. Ләкин аларның ашый торган савыт-сабаларын Маша килгән дә бутап бетергән. Хәзер һәрберсен аралап алырга, Аюларга ярдәм итәргә кирәк. Сез кайсы кашыкны кайсы аюга бирер идегез? Биреп чыгыйк әле.

– Зур кашык кайсы аюныкы булыр? (Зур аюныкы)

– Кечерәге кайсы аюныкы? (Кечерәк аюныкы яки Әни Аюныкы)

– Ә иң кечкенә кашык? (Иң кечкенә аюныкы)

(Чокыр, тәлинкәләр дә шулай ук эшләнә.)

 

Тәрбияче: Балалар, менә хәзер Аюлар үз тәлинкәләреннән үзләре ашый ала инде. Алар сезгә рәхмәт әйтә.

– Балалар, Аюлар Куянкайның туган көненә ниндидер “серле капчык” та алып килгәннәр бит әле. Әйдәгез, карыйк әле, ниләр бар икән анда.

 

“Серле капчык” уены уйнала.

(“Серле капчыкта” геометрик фигуралар. Балалар берәмләп геометрик фигураларны алалар һәм исемен, төсен әйтәләр).

– Балалар, бу серле капчыктан бер уен да килеп чыкты бит әле. Ул уен “Нәрсә юкка чыкты” дип атала. (Тәрбияче тактага геометрик фигуралар беркетә. Балаларга күрсәтмичә бер геометрик фигураны ала. Балалар кайсы геометрик фигура юкка чыкканын әйтергә тиешләр).

Тәрбияче: Хәзер бергәләп Куянкай һәм Аюлар белән туган көн бәйрәме уйнап алыйк, аларның да күңеле булыр.

 

“Ак калач”уены уйнала.

 

Йомгаклау.

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“Шушмабаш балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШӘРӘФЕТДИНОВА ГӨЛЧӘЧӘК МАРАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий