Сценарий: “Дөньяда иң-иң матур тел – ул минем туган телем!”
(Көй астында балалар залга керәләр, тезелеп басалар).
Тәрбияче.
Хәерле көн телим таңнар саен,
Аяз күкләр телим җиремә.
Кояшлы көн телим бар кешегә –
Һәм иминлек телим илемә!
1нче бала.
Нинди ямьле көн бүген!
Йөгереп урамга чыктым.
Туган тел бәйрәменә
Бакчабызга ашыктым.
2нче бала.
Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең туган тел көне!
3нче бала.
Күчсен безнең күңелгә
Җыр яме, җыр яме!
Рәхим итсен, түрдән узсын,
Туган тел бәйрәме.
4нче бала.
Кояш кебек кадерле,
Туган җир ул бер генә.
Туган илдә безнең җыр
Яңгырасын гел генә.
“Туган телдә дәшсәм генә” җыры башкарыла (Мәк.хәз.төркеме).
1нче бала.
Дөньялар киң, анда илләр күп,
Туган илем минем бер генә.
Туган илемдә дә телләр бик күп,
Туган телем минем бер генә!
2нче бала.
Әткәң-әнкәң телен белсәң
Адашмассың кайда да…
Туган телемдә эндәшәм
Кызларга, малайларга.
3нче бала.
Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек бер генә.
4нче бала.
Матур сүзне матур сүзгә
Сөйлибез бәйләп кенә.
Әйләнсен һәрбер көнебез –
Туган тел бәйрәменә!
5нче бала.
Туган телдә җырыбыз,
Матур да соң көебез.
Без бит, дуслар, бергәләшеп –
Биибез дә, җырлыйбыз.
Җыр “Атнада ничә көн?” (Мәк.хәз.төркеме).
Ишек шакыган тавыш ишетелә. Кулына сандык тоткан шук малай – Шәвәли керә.
Шәвәли. Исәнмесез, дуслар! (Исәнләшәләр).
Мин “Шатлык” балалар бакчасында бик акыллы, уңган, тәртипле балалар тәрбияләнә дип ишеттем дә, бу сүзләргә инанырга дип сезнең янга керергә булдым әле менә. (Пауза)
Ә сез минем кем икәнемне беләсезме соң?
Тәрбияче. Балалар, таныдыгызмы? Бу бит безнең шаян малай, шук малай – Шәвәли. Бик зур рәхмәт инде, Шәвәли килүеңә, әйдә, рәхим ит, түрдән уз. Без кунакларны яратабыз.
Шәвәли. Дуслар, сезнең бакчага керүем юкка түгел. Сезнең туган телебездә матур итеп шигырь сөйләгәнегезне, җыр көйләгәнегезне ишеттем дә, күңелләрем нечкәреп, моңланып китте. Менә (кулындагы тартманы күрсәтеп) бу тартмада буыннан буынга күчеп килгән мирас бар. Әйдәгез, бергәләп карыйк әле, нәрсәләр бар икән?
(Түбәтәй ала).
Балалар. Түбәтәй.
Тәрбияче (түбәтәйне күрсәтеп). Нинди матур түбәтәй! (Баланы дәшеп). Я, киеп күрсәт әле түбәтәйне.
Малай.
Йөзләремә килешәсен
Кайлардан гына белгән,
Бәйрәм көнгә Шәвәли
Түбәтәй алып килгән.
Түбәтәем, түбәтәй,
Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.
Чиккән түбәтәй үземә
Бигрәк килешә икән.
Шәвәли.
Килешеп тора түбәтәй
Синең нурлы йөзеңә:
Нинди матур (минем кебек) татар улы! –
Күз тимәсен үзеңә.
Малай. Мин бит татар малае!
(Малай “Мин бит татар малае” шигырен сөйли).
Дөньяга аваз салганмын
Мин татар гаиләсендә.
Өлкәннәр мине өйрәтте
Татарча сөйләшергә.
Мин бит татар малае,
Казаным – өем минем.
Туган илнең улы мин,
Татарстан – илем минем.
Сүз бирәмен үземә
Милләтемне якларга.
Беркемнән дә курыкмый –
Туган илне сакларга!
(Шәвәли малайны мактый).
Тәрбияче. Шәвәли, безнең балалар “Түбәтәй” исемле уен да беләләр. Әйдә, син дә безгә кушылып уйна. (Зурлар төркеменә йөрүче берничә бала чыга. Уен башкарыла, уен тәртибе К.В.Закирова, Л.М.Мортазина “Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак”. – 112биттән карала).
Уен барышындагы сүзләр:
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ерактан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм дигәнсең.
Түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Уен барышында җәзага туган тел турында мәкальләр әйтелә. Беренче яртысын тәрбияче әйтә, икенче яртысын балалар дәвам итә. Шәвәли балаларга ярдәм итә, мактый.
1. Дөньяда иң татлы нәрсә дә – тел, иң ачы нәрсә дә – тел!
2. Иле барның – теле бар.
3. Татлы тел – тимер капканы да ачар.
4. Әдәп башы – тел!
5. Туган телен кадерләгән кеше – үзе дә кадерле булыр.
6. Туган телем иркә гөлем – киңдер сиңа күңел түрем!
7. Авыз күрке тел – телнең күрке сүз!
8. Татлы сорауга – татлы җавап.
Тәрбияче. Шәвәли, безнең балалар туган телебездә шигырьләр сөйләргә телиләр. Без игътибар белән тыңлыйк һәм син безгә алар арасыннан иң матур, сәнгатьле сөйләүчене сайларга ярдәм итерсең.
Сәнгатьле сөйләү конкурсы оештырыла, бәйрәм ахырында матур сөйләүчеләр грамоталар белән бүләкләнәләр.
Тәрбияче. Бәйрәмебезне ямьләндереп зурлар төркеменә йөрүче балалар үзләренең матур биюләрен башкаралар.
Татар халык биюе (зурлар төркеме).
Шәвәли. Тартмамда тагын бер әйбер бар. Халкымның бик яраткан, кадерләп, саклап кына тота торган әйбере нәрсә булыр икән ул, балалар? Соравыма җавап бирергә җиңелрәк булсын өчен мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, ә сез тапкыр булсагыз, табышмакка җавап табып минем соравыма җавап бирерсез дип ышанам. Игътибар белән тыңлагыз.
Бик күп телләрне белсә дә,
Сөйләми бер телдә дә.
Өйрәним дисәң, өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә. (Китап)
(Шәвәли балаларга уйларга, фикер йөртергә ярдәм итә).
Шәвәли. Әйе, бу кадерле әйбер – китап. (Тартмадан китапны ала). Китаплар бик күп төрле була: шигырь китаплары, җыр китаплары һәм башка бик күп төрле матур, яхшы китаплар. Ә бүген минем кулымда – әкиятләр китабы. (Балаларга китапны күрсәтә). Балалар, сез, әкиятләр тыңларга яратасызмы? (Балалар җавабы) Ә нинди әкиятләр беләсез? (Балалар белгән әкиятләрен атыйлар). Мин бу китапны сезгә бүләк итәм. Тәрбияче апаларыгыз белән бу китаптагы әкиятләр белән танышырсыз. (Китапны тәрбиячегә бирә).
Тәрбияче. Рәхмәт сиңа, Шәвәли, кадерле бүләгең өчен. (Тәрбияче китапны карый). Балалар, бу – татар халык әкиятләре китабы икән. Әйе шул, халкым элек-электән әкиятләр сөйләргә яраткан һәм үзе дә әкиятләр иҗат иткән. (Шәвәлигә карап) Шәвәли, безнең балалар да татар халкының әкияләрен беләләр, тыңларга яраталар. Шулай ук, тәрбияче апалары ярдәмендә хәтта, уйлап чыгарып, шул әкиятне үзләре уйнарга да яраталар. Менә шундый әкиятләрнең берсен хәзер безнең игътибарыбызга икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар сәхнәләштереп күрсәтерләр. (Ик. кечк. т. балалары театр сәх-р).
Шәвәли балаларны мактый.
Уртанчы төркемгә йөрүче балалар тезеләләр.
3нче бала.
Матур минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә,
Шул тел белән сөйлим,
Шул тел белән көйлим…
Милләттәшем булган һәркемгә!
Уртанчылар төркеме балалары “Кояшлы ил безнең ил” җырын башкаралар.
Залда “Туган тел” көе яңгырый.
Тәрбияче.
Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры – “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе – “Туган тел”.
1нче бала.
“Туган тел” – иң әйбәт шигырь,
“Туган тел” – иң яхшы китап,
“Туган тел” – иң моңлы җыр,
“Туган тел” – иң матур бәйрәм!
2нче бала.
Туган тел – иң әйбәт тел.
Туган тел әйбәт булганга,
Шигыре дә, китабы да,
Җыры да иң әйбәттер!
Тәрбияче. Хәзер, бергәләшеп, “Туган тел” җырын башкарыйк.
“Туган тел” җыры башкарыла.
Тәрбияче. Шәвәли, күрдеңме, безнең балалар нинди уңганнар, барсын да булдыралар. Рәхмәт сиңа да, безнең белән бергә җырладың, уйнадың… Хәзер инде бергәләп татар халкының бер әкиятен экран аша карыйк.
Әкият карау.
Шәвәли. Балалар, әкият ошадымы сезгә? (Балалар җавабы ярд.)
Шәвәли. Әкият миңа да бик ошады. Киләчәктә мин сезнең инсафлы, тәртипле, ярдәмчел, әти-әниегезне, өлкәннәрне хөрмәтли, кадерли белә торган балалар булып үсүегезгә ышанам.
Тәрбияче. Бәйрәмебезнең иң тантаналы, иң матур мизгеле җитте. Шигырь конкурсында җиңүчеләрне бүләклик. (Ном-ргә бүлеп балалар бүләкләнә). Шәвәли рәхмәт әйтеп, саубуллашып чыгып китә.
Тәрбияче балаларга, тәрбиячеләргә рәхмәт әйтеп бәйрәмне төгәлли.
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Мәскәү районы
“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
184 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе
ШӘЙХЕТДИНОВА ГӨЛНАЗ ГАБДУЛЛА КЫЗЫ
Комментарии: |