Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Математика иленә сәяхәт”

1313032291_prevyuvremya-sutok2Зурлар төркеме

 

Программа эчтәлеге:

1. Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагыштыра белүне камилләштерү. Геометрик фигураларны таный белергә ирешү.

2. Логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Игътибарлык, күзәтүчәнлек һәм шөгыльгә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.

Күрсәтмә әсбаплар: агач ботагы, биремле конвертлар, набор полотнасында 5 малай һәм 4 кыз рәсеме, кәрҗин белән алмалар, туп, грамязмада М.Мозаффаровның “Көз җыры”, магнитофон, дидактик уен “Киресен әйт”, дидактик уен “Күршесен әйтеп бир”, дидактик уен “Нинди геометрик фигура җитми?”

Таратма әсбаплар: һәр бала санына карап 2 бүлемле карточкалар, тәлинкә белән алмалар, таякчыклар, саннар төшерелгән карточка.

Алдан үткәрелгән эш: саф һавада көз фасылын күзәтү, әңгәмә, нәфис сүз, дидактик уеннар: “Киресен әйт”, “Күршесен әйтеп бир”, “Нинди геометрик фигура җитми?”, тирә-юньдә геометрик фигурага охшаш предметларны таба белү, гади мәсьәләләр чишү, шәхси эшләр (санау күнекмәләрен һәм таякчыклар белән эш итә белү күнекмәләрен үстерү)

 

Шөгыль барышы:

Балалар бер-бер артлы төркем бүлмәсенә керәләр.

– Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунак апалар килгәннәр, күрдегезме? Инде хәзер сезнең күзләр һәм бар игътибарыгыз миндә генә. Алар сезнең ничек шөгыльләнгәнне карарга килгәннәр.

– Ә хәзер, әйдәгез, матур сөйләм кагыйдәләрен искә төшереп үтик. (Җаваплар)

– Ә тагын нинди алтын кагыйдәбез бар әле?

– Әйе, без бүген ашыкмыйча, бер-беребезне бүлдермичә, дөрес итеп сулыш алып кына сөйләнербез. Ә хәзер әкрен генә үз урыннарыбызга төз итеп утырабыз, аяклар бергә дуслашканнар. Тыңлагыз әле, балалар, бу көй елның кайсы вакыты турында булыр икән, сез әзерме? (Магнитофон тасмасында көз фасылы турында көй яңгырый)

– Көз фасылы турында.

– Ә ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

– Дөрестән дә, Илүзә, монда яңгыр яуганы да, җил исүе дә, яфраклар сөйләшүе дә ишетелә.

– Әйдәгез, бергәләп көз айларын искә төшереп үтик.

– Сентябрь, Октябрь, Ноябрь.

– Алар барысы ничәү һәм беренче ай кайсысы?

– Ә Октябрь – ул көзнең башымы, уртасымы, әллә азагымы? (Җаваплар)

– Ә хәзер көзнең нинди ае? Ул ничәнче булып килә?

– Көз турында Алмазның шигыре дә бар иде әле, ягез, тыңлап үтик.

– Балалар, сезнең алда серле агач. Аның серлелеге шунда, һәр яфрак артында нокталар белән билгеләнгән сан яшерелгән. Сез яфракны өзеп алып, шул яфрактагы санга туры килгән, өстәлдәге конвертны табарга тиешсез. Билгеле ул конверт буш түгел, аның эчендә бирем яшерелгән. Сез әзерме, балалар? Шулай булгач башладык.

1. Беренче булып минем яныма Зарина чыга һәм үзенә ошаган яфракны өзеп ала. Монда нинди сан билгеләнгән. (Җавап)

– Бик дөрес, инде 4 санлы конвертны табыйк. Бирем “Тәүлек өлешләрен дөрес әйт”. (Һәр тәүлек өлешенә рәсем бирелә, балалар эзлекле рәвештә атый һәм урнаштыра белергә тиеш. Барлыгы дүртәү: иртә, көн, кич, төн.

2. Тимур 5 санлы яфракны өзә. 5 санлы төшерелгән конвертны табып аның биреме. Рәсемдәге балаларны ашатырга ничә алма кирәк булыр иде? Монда ничә малай һәм ничә кыз? Кем күбрәк һәм ничәгә?

 

Таратма материал белән эш.

2 бүлемле карточкаларның 1 нче рәтенә малайлар санына карап алма тезәбез, 2 нче рәтенә кызлар санына карап алма тезәбез. Ничә малай һәм ничә кыз? Кемнәр күбрәк һәм ничәгә? (чагыштыру) 5>4, 4<5. Кайсы сан зуррак яисә кечерәк?

3. Диана: 2 саны туры килгән яфракны өзә. Ә конвертта мондый бирем: дидактик уен “Киресен әйт” (Зур-кечкенә, биек-тәбәнәк, озын-кыска, киң-тар, авыр-җиңел, ак-кара, калын-нечкә).

4. Ял минуты “Менә сиңа уң кулым”

5. Индира: 7 санлы конвертны ала. Бирем: “Атна көннәрен беләсезме?”

– Атнада ничә көн? (Санап чыгу)

– Беренчесе – дүшәмбе һ.б.

– Ә бүген атнаның нинди көне? Кичә нинди көн булды? Ә иртәгә нинди көн булачак?

– Кайсы көннәр эш көннәре һәм кайсы атна көннәре ял көннәре булып санала?

– Атна көннәрен менә нинди җырга салып җырлап булыр иде, тыңлагыз (тәрбияче җырлап күрсәтә)

6. Алмаз: 6 саны төшерелгән яфракны өзә. Бирем: “Һәр карточкага нинди геометрик фигура җитми?”

– Геометрик фигураларны искә төшерик. Ә хәзер карточкаларга игътибарны юнәлтик.

ФОРМА

Җаваплар: 1. 2. 3. 4.

Сезнең алда таякчыклар бар, алар ярдәмендә нинди геометрик фигуралар төзеп була, теләгән фигураны ясыйк әле.

– Ә кайсы геометрик фигураны таякчыклар ярдәмендә төзеп булмый, ни өчен?

– Чөнки аның почмаклары юк.

7. Камилла: 1 санлы яшерелгән яфракны өзә. Бирем: Дидактик уен “Күршесен әйт” (һәр бала үзе алдында торган карточканы алып санның күршесен атый белергә тиеш)

4, 5, 6; 3, 4, 5; 7, 8, 9; 1, 2, 3; һ.б.

– Балалар, булдырдыгыз, барлык биремнәрен дә без чиштек. Серле агачыбыз бик моңсу, боегып калды, аңа бик күңелсез бугай. Ә сез аны кабат серле итәр идегезме, ничек итеп, кем ничек уйлый? (җаваплар)

– Әгәр дә сез минем соравыма дөрес итеп җавап бирә алсагыз, агач күз йомып алганчы серле агачка әвереләчәк.

– Көз фасылыннан соң нинди ел фасылы киләчәк?

Бик дөрес, кыш, моны бик тиз белдегез.

-Шулай булгач могҗизаны көтик. Күзләрне йомдык, башларны өстәләргә “куйдык” (Шул арада тәрбияче агачка кар бөртекләре сибә, алар баллы ботакка ябышып калалар, күз йомганчы агач ап-ак бәскә төренә, серле агач пәйда була)

– Сезгә агач ошадымы? Ә бу серле агач турында әкиятне башка шөгыльләрдә тыңларбыз. Сезгә шөгыль ошадымы? Булдырдыгыз, балалар, бик актив булдыгыз. Афәрин!

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “Гомуми үсеш төрендәге 76 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАКИРОВА РӘЗИДӘ МИНСАЛИХ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий