Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Уңыш бәйрәме”

унышЗурлар төркеме өчен

Максат: балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе – Уңыш бәйрәме бәйрәме белән таныштыру.

Бурычлар:

  1. Балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итү.
  2. Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне, сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.
  3. Татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту һәм татар халкына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә көзге яфраклар, татар орнаментлары белән бизәлгән, кәрзиндә яшелчәләр тутырылган, уен өчен капчыкта бәрәңге.

Әзерлек эшләре: шигырьләр ятлау, җырларны өйрәнү.

 

 

С.Сәйдәшевның “Уңыш вальсы”на балалар залга керә.

Алып баручы: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – Уңыш бәйрәменә җыелдык. Елның серле фасылында, көн белән төн тигезләшкән вакытта, татар халкы Уңыш бәйрәмен үткәргән. Килгән кунаклар, кадерле балалар,с езне барыгызны да чын күңелдән Уңыш бәйрәме белән котлыйбыз!

 

Буген бездә матур бәйрәм,

Бүген бездә Уңыш бәйрәме,

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән бүлмәбез дә.

 

Залга Көз кызы керә.

Көз кызы: Саумысыз, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Мин – Көз кызы,

Көзге байлык кулымда.

Чакырам мин һәммәгезне

Шушы бәйрәм түренә.

 

Алып баручы: Көз кызы, без син килүгә матур шигырьләр, җырлар өйрәндек. Әйдәгез әле, балалар, шигырьләрне сөйләп күрсәтик!

 

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

 

10 группаның шигырьләре.

 

 “Күрсәт әле, үскәнем”

Бию (татар халык биюе: 11, 12гр кызлары башкаруында)

 

(Уңыш бабай керә)

 

Уңыш бабай: Исәнмесез,балалар, килгән кунаклар! Исәнме, кызым! Сездә милли матур көйләр ишеткәч керергә булдым әле!

Алып баручы: Рәхим ит,Уңыш бабай! Без сине сагынып көттек. Балалар, Уңыш бабай, әйдәгез әле, сорап карыйк, Көз безгә нәрсәләр алып килде микән?!

 

 Җыр “Көз, көз, әйт әле”

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле хәзер яшелчәләр белән якыннанырак танышып китик. (Шигырьләр сөйлиләр)

 

Ә мин помидор булам,

Кызарып пешеп торам.

 

Ә мин булам кәбестә,

Мин бик тәмле бәлештә.

 

Таныйсызмы? Кишер мин

Кишердә күп витамин.

 

Кыярны һәркем таный,

Кыяр салатка ярый.

 

Уңыш бабай: Менә булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә. Әйдәгез әле бергәләп табышмаклар чишеп карыйк:

 

  1. Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)
  2. Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)
  3. Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)
  4. Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)
  5. Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул, балалар?

 

Уңыш бабай: Бигрәк акыллы балалар килгәннәр бүгенге бәйрәмгә, бөтен яшелчәләрне дә беләләр, молодцы!

Алып баручы: Уңыш бабай, әйдә безнең балалар белән кулъяулык уены уйнап ал!

 

“Кулъяулык” уены

Уңыш бабай: Сезнең белән бик күңелле, балалар, ләкин миңа китәргә дә вакыт җиткән, сау булыгыз! (Китә)

 

Алып баручы:

Сандугачлар, карлыгачлар,

Очып китте еракка,

Торналар да ялга китте,

Җылы якка, көньякка.

 

Көз кызы: Монда килгәндә мин күлдә чумып уйнаучы казлар, үрдәкләрне күрдем, алар да җылы якларга очарга әзерләнә иделәр. Әйдәгез хәзер “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап алабыз!

 

“Чума үрдәк, чума каз” уены.

 

Көз кызы: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,
Уйнадыгыз, шигырләр сөйләдегез.
Барысы өчен рәхмәт сезгә.
Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “110 нчы катнаш төрдәге “Чуар тавык” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ГИНИЯТУЛЛИНА ГӨЛИЯ ДӘНИФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий