Яңа фикерләр:

postheadericon Курчак театры: «Дару үләне»

 

iУртанчылар төркеме өчен

 

Шөгыль барышы:

Ширмаларның бер ягында куяннар йорты, бер ягында – бака йорты. Уртада зур куак.

Иркәкәй /таганда курчак – куянын атындыра, җырлый/ :

 

Курчагымны атындырам

Мин көн буе таганда.

Яратам аны, яратам

Бик бәләкәй булганга.

 

Куш.. Курчагым, курчагым,

Алам сине кулыма.

Сине бердә кыерсытмам,

Елама, елама .

 

/Йомшаккай арттан килеп, Иркәкәйнең кузләрен каплый /

Иркәкәй (сикереп куя): Кем бу?

Йомшаккай: Ау! Ау-ау!

Иркәкәй: Ай, мин куркам, кем бу ?

Йомшаккай: Эх син, куркак. Бу бит мин – Йомшаккай.

Иркәкәй: Бигрәк куркыттың мине. Тыңла әле йөрәгемне.

Йомшаккай: Әйдә куышлы уйныйбыз. Әйдә, тот мине /куышалар/

Иркәкәй: Тота алмадым. Әйдә качышлы уйныйбыз.

Йомшаккай: Мин качам. Син монда бас, күзеңне ачма.

Иркәкәй /күзен каплый/: Эзлим.

Йомшаккай: Юк әле, эзләмә.

Иркәкәй: Эзлим.

Йомшаккай: Эзлә!

Иркәкәй /эзли, таба/: Кайда син, Йомшаккай? Таптым, таптым!

Йомшаккай: Булдырдың, Иркәкәй! Әйдә инде син кач, мин эзлим.

Иркәкәй: Юк, минем курчагымны йоклатасым бар /җырлый/.

 

Әлли-бәлли бәү итә,

Кызым йокыга китә.

Куян кызым, йокла син,

Бүре алып китмәсен.

 

/Еракта кычкырган тавыш ишетелә/

Куян /ширма артыннан/: Йомшаккай, Иркәкәй. Ох, ох, ох!

Йомшаккай: Иркәкәй, ишетәсеңме?

Иркәкәй: Ишетәм, кемдер кычкыра, ыңгыраша. /Тагын тавыш/

Йомшаккай: Әни кычкыра бит! /Чыгып китә, әнисен тотып керә./

Иркәкәй: Әнием, ни булды сиңа?

Йомшаккай: Нишләдең, әнием?

 

Куян: Урманда бүре күреп

Мин бик тә нык курыктым.

Чокыр аша сикереп

Тәпиемне авырттырдым.

Би-ик авырта!

 

Йомшаккай: Иркәкәй, син әни белән торып тор, ә мин бакакайны алып киләм.Ул килер, әнигә тиз ярдәм итәр. Мин хәзер! /Китә/

Иркәкәй: Йөгер, Йомшаккай, йөгер! Әнием, утыр монда, ял ит.

Куян: Яхшы, кызым, рәхмәт. /Утыра, йоклап китә./

Иркәкәй: Курчагым, күр әле, әни йоклап китте. /Җырлый/

 

Чү, курчагым, елама,

Әнием йоклап китсен.

Бакакай тизрәк килеп

Әниемә дару бирсен.

 

/Ширмадан югалалар. Икенче өй янына Йомшаккай килә./

Йомшаккай: Бакакай, бакакай,

Безгә килегезче,

Безгә ярдәм итегезче!

 

Бака: Кем тырмаша ишегемә?

Кем бик каты кычкыра?

Кем анда баканы көтә,

Һәм үзенә чакыра?

 

Йомшаккай: Урманда бүрене күреп,

Әни бик тә курыккан.

Канау аша сикереп

Тәпиен авырттырган…

 

Бака: Әз генә бәла булса да,

Барысына да мин кирәк.

Йомшаккай: Бакакай, тиз әйдәгез, әнигә булышыгыз!

Бака: Тукта, сумкамны алыйм! /Алып чыга/

Ашыкма әле, куян,

Сине куып тоталмыйм.

 

/Куян өенә килеп җитәләр. Иркәкәй белән Куян өй янында./

Бака: Нихәл, күрше, ни булды?

 

Куян: Урманда бүрене күреп,

Мин бик тә нык курыктым.

Канау аша сикереп,

Тәпиемне авырттырдым.

 

Бака: Яле, күрше, өйгә керик әле. /Кереп китәләр/

/Иркәкәй белән Йомшаккай тәрәзәдән карыйлар./

Иркәкәй: Нәрсә эшләтә әнине?

Йомшаккай: Аягын карый. /Бака чыга/

Йомшаккай белән Иркәкәй бергә: Ни булган әнигә?

 

Бака: Кычкырмагыз, шауламагыз,

Ә миңа булышыгыз.

Бик еракта, еракта

Бар бер бик тә текә яр.

Шушы ярда киң яфраклы

Һәм озын бер үлән бар.

Шуның тамыр һәм яфрагы

Әниегезгә дару.

Сезнең хәзер төп бурыч:

Шушыны эзләп табу.

Тик суга бата күрмәгез,

Сез бик сак булыгыз! /Китә/

 

Иркәкәй: Озын, киң яфраклы, ди.

Йомшаккай: Яфрагы һәм тамыры дару, ди.

Иркәкәй: Без ул ярны ничек табарбыз? /Кычкыра/ Бакакай!

Йомшаккай: Китте. Инде ни эшләргә?

Тиен /агач башыннан/: Чок, чок, чок!

Йомшаккай белән Иркәкәй бергә: Тиен, тиенкәй! Син текә зур ярның кайда икәнен беләсеңме?

Тиен: Ә нигә кирәк ул сезгә?

Иркәкәй: Әниебезгә кирәк…

Тиен: Аңламадым бернәсә дә.

 

Йомшаккай: Урманда бүрене күреп,

Әни бик тә курыккан.

Канау аша сикереп,

Тәпиен авырттырган.

 

Иркәкәй: Бакакай безгә килеп әнине карады. Һәм безгә үлән табып кайтырга кушты.

Тиен: Мин сезгә булышырмын, дусларым. Миңа агач башыннан ул текә яр күренә.

 

Башта алга, аннан уңга,

Зур чыршы үскән җиргә,

Канауга кадәр сукмактан,

Аннан яр да күренә. /Тиен китә/

 

Иркәкәй: Тизрәк барыйк без анда.

Йомшаккай: Тизрәк табыйк үләнне.

/Баралар. Куак янында Иркәкәй туктап кала./

Иркәкәй: Йомшаккай, мин куркам, куак артында кемдер бар.

Йомшаккай: Юк анда беркем дә. Әйдә, куркак булма!

Төлке /каршыга чыга/: Туктагыз, тукта! /Куяннар курка/ Кая болай ашыгасыз? Бераз минем янда торыгыз.

Йомшаккай: Юк, безнең вакытыбыз юк. Йөгердек, Иркәкәй! /Йөгереп киткәндә Иркәкәй курчагын төшерә/

Төлке /курчакны ала/: Ә бу миңа каламы? /Иркәкәй елый/

Йомшаккай: Бир аны, ул синеке түгел! /Алырга тели, төлке тота/

Төлке: Әһә, эләктеңме? Хәзер инде ычкына алмассың!

Иркәкәй /елый/: Йомшаккай…

Йомшаккай: Иркәкәй, йөгер, кач төлкедән. /Иркәкәй йөгереп китә/

Төлке: Юк, кача алмассыз. Сине бәйлим дә, сеңелеңне тотам. /Бәйли, китә башлый/

Йомшаккай: Төлке, төлке, җебең черегән бит, мин кача алам!

Төлке: Шулаймыни? /Карый/ Ах син, хәйләкәр малай! Сеңелеңне коткарырга уйлыйсыңмы? Барыбер тотармын! /Китә/

Иркәкәй /куак артыннан чыга/: Абый!

Йомшаккай: Кем анда?

Иркәкәй: Бу мин, Иркәкәй. Мин куак артына качып тордым.

Йомшаккай: Булдырдың, сеңелем. Сүт мине тизрәк. /Иркәкәй сүтә/ Ә хәзер йөгердек. /Китәләр/.

Төлке /керә/: Кызын тота алмадым, малаен ычкындырмыйм тагын. /Карый/ Кая киткән бу?Ай-яй-яй, качкан! Кешеләр белмичә генә: “Ике куян артыннан кусаң-берсез дә калырсың”, – дип әйтмиләр шул. Балалар, сез мине кызганасызмы? Ә-ә-ә, юкмы, алайса мин сезне дә ашыйм. /Китә/

Йомшаккай белән Иркәкәй канау янына җитәләр.

Йомшаккай: Сикер, Иркәкәй!

Иркәкәй: Куркам!

Йомшаккай: Әйдә бергә сикерик. /Сикерәләр/

Иркәкәй: Тыңла әле йөрәгемне, ничек сикерә. /Тыңлый/

Йомшаккай: Кара әле, Иркәкәй, кәбестә. /Клетка эчендә кәбестә/

Иркәкәй: Бигрәк ашыйсы килә, әйдә ашап алыйк. /Керәләр, клетка бикләнә/.

Йомшаккай, Иркәкәй: Ни булды? Без бикләндек, ничек чыгыйк? /Елыйлар/.

Тычкан /чыга/: Кем монда елый? Куяннар, ни эшлисез сез анда?

Йомшаккай: Әнигә дару үләне эзләп чыктык һәм монда эләктек.

Тычкан: Хәзер сезгә булышам, капкынны кимереп ачам. Чыгыгыз.

/Иркәкәй чыга, Йомшаккай сыймый./

Тычкан: Тукта, тишекне зурайтыйм. /Йомшаккай чыга/

Йомшаккай: Рәхмәт сиңа, тычкан. Менә без эзләгән яр.

Иркәкәй: Ай, нинди тирән, мин монда төшәргә куркам.

Йомшаккай: Ярый, син монда тор. Ә мин төшеп үләнне алып менәм. /Төшә/Таптым, таптым, шундый зур, тамыры чыкмый.

Иркәкәй: Тамыры кирәк, ныграк тарт.

Йомшаккай: Алдым, булды. /Чыга/ Менә ул!

Иркәкәй: Булдырдың, Йомшаккай! Ура-ура! /Шатланалар/

Тычкан: Тиз качыгыз, Төлке килә! /Куак артына качалар/

Төлке /керә/: Кая булды бу куяннар? Ә-ә-ә, менә аларның эзе! Аска төшкәннәр икән, төшәм дә тотып менәм. /Аска төшә/

Тычкан: Барыгыз, куяннар, тиз кайтыгыз, төлке судан чыкканчы качыгыз.

/Куяннар йөгереп китәләр/

Йомшаккай, Иркәкәй: Әни, әни, без сиңа дару үләне алып кайттык!

Куян: Ай, балакайларым! Сезнең өчен шундый нык курыктым. Рәхмәт сезгә, нәниләрем! Мин болай булгач тереләм инде.

Йомшаккай: Әни, безгә тиен дә, тычкан да бик ярдәм иттеләр.Дуслар булгач рәхәт икән ул, әнием!

 

Дуслык чын булса

Бетмәс һичкайчан.

Дустың ташламас

Сине беркайчан!

Бәлада ташламас,

Синнән күп сорамас,

Шул вакытта гына

Булыр ул чын дус!

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“49 нчы “Гөлназ”балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

МАНСУРОВА ДИЛӘРӘ ГАБДРАХМАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий