Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Соры бүре һәм җиде кәҗә бәтие”

263dddd3Зурлар төркеме өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсендә куллану өчен сәхнәләштерелгән әкият

 

Сәхнәдә өй эче күренеше. Кәҗә бәтиләре “Бәтиләр” көенә җырлы бию башкаралар.

Кәҗә бәтиләре без,

Бик күңелле яшибез.

Мә- дибез, мә- дибез,

Бик күңелле яшибез.

 

Әнкәй китте урманга,

Безгә сөт алып кайта,

Тиздән әнкәбез кайта,

Безгә сөт алып кайта.

 

Салмак көйгә бии-бии Әни Кәҗә кайта. Ишек төбендә җырлый:

 

Исәнмесез, бәтиләрем,

Йомшак тунлы нәниләрем,

Менә урманнан кайттым,

Сезгә сөт алып кайттым.

Бу мин сезнең Әнкәгез,

Әнкәгез Очлы Мөгез,

Ишекләрне ачыгыз,

Мине каршы алыгыз!

 

Кәҗә бәтиләре сикергәлиләр:

Әни кайтты, әни кайтты,

Безгә сөт алып кайтты.

 

Кәҗә бәтиләре чынаяклар тотып, тезләнеп утыралар, Әни Кәҗә бии-бии сөт салып чыга, бәтиләр “эчәләр”

 

Бәтиләр:

Рәхмәт сиңа, Әнкәбез,

Без сине бик сөябез!

 

Әниләренә сырпаланалар, Әни Кәҗә башларыннан сыйпый:

 

Мин дә сезне яратам,

Сезнең өчен җан атам,

Инде хәзер йоклагыз,

Татлы булсын йокыгыз!

 

Бәтиләр “йоклый”, Әни Кәҗә тегеп утыра.

Өй тирәсендә Соры Бүре йөри:

 

Мин Бүре, мин Бүре,

Соры Бүре, карт Бүре.

Кәҗәне карап тордым,

Һәм мин бер хәйлә кордым.

 

Бүре сиздерми генә чыгып китә, Әни Кәҗә бәтиләрен уята:

 

Торыгыз инде, бәтиләрем,

Йомшак тунлы нәниләрем,

Күрегезче, таң атты,

Күктә нурлар уйнатты.

Ә мин урманга китим,

Юкса җитмәс бит сөтем,

Ишекләрне бикләгез,

Чит-ятларны кертмәгез!

 

Кәҗә бәтиләре:

Ярый, ярый, Әнкәбез,

Ишекләрне бикләрбез,

Чит-ятларны кертмәбез!

 

Ишекне биклиләр, заманча бию башкарыла. Кинәт тавыш ишетеп, туктыйлар. Соры Бүре ишек шакылдата:

 

Исәнмесез, бәтиләрем,

Йомшак тунлы нәниләрем,

Менә урманнан кайттым,

Сезгә сөт алып кайттым.

Бу мин сезнең Әнкәгез,

Әнкәгез Очлы Мөгез,

Ишекләрне ачыгыз,

Мине каршы алыгыз!

 

Кәҗә бәтиләре:

Юк, юк, ишек ачмыйбыз,

Без сиңа ышанмыйбыз,

Әнкәбезнең тавышы нечкә,

Ә син җырлыйсың көчкә.

 

Соры Бүре, ачуланып:

Ах, сез әле шулаймы?

Нишләсен мин уйлармын!

(Читкә борылып):

Барырмын тимерчегә

Телемне нечкәртергә.

 

Кәҗә бәтиләре биюләрен дәвам итәләр. Тагын Соры Бүре килә, нечкә тавыш белән җырлый:

Исәнмесез, бәтиләрем,

Йомшак тунлы нәниләрем,

Менә урманнан кайттым,

Сезгә сөт алып кайттым.

Бу мин сезнең Әнкәгез,

Әнкәгез Очлы Мөгез,

Ишекләрне ачыгыз,

Мине каршы алыгыз!

 

Кәҗә бәтиләре, шатланып:

Әни кайтты, әни кайтты,

Безгә сөт алып кайтты.

 

Бүре килеп керә, кәҗә бәтиләрен берәм-берәм алып чыгып китә, кечкенәсе карават астына качып кала.

 

Әни Кәҗә кайта:

Нишләп ачык бу ишек?

Күңелемә төште шик.

Кая сез бәтиләрем,

Сездән башка нишләрмен?

 

Кәҗә бәтие чыга, елый:

Аларны Бүре алып китте,

Мин качтым,

Ул күрмәде мине.

 

Әни Кәҗә:

Балаларым бик газиз,

Мин Кәҗә – Очлы Мөгез,

Балаларым хакына,

Барам ерткыч каршына!

 

Йөгереп чыгып китә, кәҗә бәтие караватка утырып елап кала.

 

Урман күренеше. Бүре аланда ятып тора, Әни Кәҗә йөгереп кереп, бүрене сөзә:

Менә сиңа, менә, мә!

Бәтиләремә тимә!

 

Бүре кача, кәҗә бәтиләре йөгереп чыгып, әниләрен кочаклыйлар, түгәрәккә алып җырлыйлар:

 

Бу дөньяда иң батыры –

Син ул безнең әнкәбез,

Иң уңганы, иң матуры –

Син ул ул безнең әнкәбез.

 

Әнкәбез, әнкәбез,

Без сине бик сөябез.

Әнкәбез, әнкәбез,

Озак яшә диябез!

 

 

Материалның авторы Вафина Камария Шамиловна

Материалның чыганагы nsportal.ru

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий