Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Башак” украин халык әкияте

Башак5-7 яшьлек балалар өчен

 

Тәрбияче:  Яшәгән  ди ике тычкан баласы – Әйләнчек белән Бөтерчек hәм яңгыравык тавышлы Әтәч. Тычкан балаларының бар белгән эше – уйнау, җырлау, күңел ачу булган. Ә әтәч иртән иртүк тора, бар кешеләрне үзенең җыры белән йокыдан уята, аннан соң җиң сызганып эшкә тотына икән. Бервакыт  әтәч башаклар табып алган.

Әтәч:  Әйләнчек, Бөтерчек, карагыз әле мин нәрсә таптым!!

Әйләнчек, Бөтерчек:  Башак! Бодай башагы! Аның бөртекләрен аерып алырга кирәк!

Әтәч: Әйтегез әле,  бу эшне кайсыгыз башкара?

Әйләнчек, Бөтерчек: Мин түгел, мин дә түгел!

Әтәч: Ярый инде, үзем эшләрмен (китә)

 

Әйләнчек. Бөтерчек: (җырлап) 

Ашлык сугасы килми,

Бер дә эшлисе килми,

Әтәч үзе эшләсен,

Безгә генә тимәсен.

Безнең уйныйсы килә,

Безнең җырлыйсы килә.

 

Капчык күтереп Әтәч  керә.

 

Әтәч: Әйләнчек, Бөтерчек, карагыз, никадәр бодай бөртекләре минем капчыгымда.

Әйләнчек: Хәзер инде бу бөртекләрне тегермәнгә илтергә кирәк.

Бөтерчек: Он тарттырырга кирәк.

 

Әтәч: Тегермәнгә бодайны кем алып бара?

Әйләнчек, Бөтерчек:: Мин түгел! Мин дә түгел!!

Әтәч: Ярый, бодайны тегермәнгә үзем алып барырмын ( китә)

 

Әйләнчек, Бөтерчек: (җырлап)

Тегермәнгә, тегермәнгә

Безнең барасы килми.

Авыр капчыкны күтәреп,

Азапланасы килми.

Безнең уйныйсы килә,

Безнең җырлыйсы килә.

 

Әтәч (керә): Әйләнчек, Бөтерчек!! Мин онны алып кайттым.

Әйләнчек: И, әтәчкәем, бигрәк тә уңган инде син.

Бөтерчек:  Нинди яхшы әтәч син!! Хәзер инде оннан камыр басарга кирәк!!

Әтәч: Кем басар икән камырны?

Әйләнчек, Бөтерчек: Мин түгел, мин дә  түгел!!

Әтәч: Үземә эшләргә туры килә инде болай булгач. (Өйгә кереп китәләр)

 

 

 Әтәч: (җырлап)                                   

Утынын да кертермен,

Миченә дә ягармын,

Камырын да басармын,

Сумсалар да ясармын.

(Утынны мичкә тутыра, ягып җибәрә, камыр баса, сумсалар ясый)

 

Әйләнчек, Бөтерчек: (җырлап)

Әтәчкәй бигрәк уңган,

Сумсалар ясап куйган,

Бигрәк тәмле исләре,

Кызарып пешкән йөзләре.

 

 

Тәрбияче:  Менә сумсалар пешеп тә чыкты. Әтәч аларны мичтән алды, өстәл өстенә китереп куйды.

Әйләнчек белән Бөтерчекне чакырасы да булмады, үзләре үк килеп җиттеләр.

 

Әйләнчек: Минем шундый ашыйсым килә.

Бөтерчек:  Минем дә ашыйсым килә.

Әтәч: Шулаймыни? Әйтегез әле, башакны кем тапты?

Әйләнчек, Бөтерчек:  (кычкырып)  Син таптың!!

Әтәч: Кем бөртекләрне башактан аерды?

Әйләнчек, Бөтерчек:  (тынычрак) Син аердың!

Әтәч: Кем бодайны тегермәнгә алып барды?

Әйләнчек, Бөтерчек:  (әкрен генә) Син алып бардың!

Әтәч: Ә кем мичкә якты, камыр басты, сумсалар пешердә?

Әйләнчек, Бөтерчек: (әкрен генә) Син, барысын да син эшләдең!

Әтәч: Ә сез нәрсә эшләдегез?

Тәрбияче: Әйләнчек белән Бөтерчекнең  әйтер сүзләре юк. (Әйләнчек, Бөтерчек әкрен генә өстәл артыннан чыгалар, башларын ияләр)

Әтәч: Мин мондый ялкауларны сумсалар белән сыйлый алмыйм. Кем эшләми, шул ашамый!

Тәрбияче: Әйләнчек белән Бөтерчеккә бик оят булды.

Әйләнчек, Бөтерчек : Әтәчкәй, гафу ит безне, без киләчәктә сиңа булышырбыз!!

Әтәч: Балалар, нишлик, гафу итикме?

 

Бергә җырлыйлар:

Оста кулларга һәрвакыт

Теләсәң эш табыла.

Эш эшләгәч тәмле була

Аш та, чәй дә табында.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“171 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ЗАКИРОВА ФӘРИДӘ ХУҖА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий