Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Сабантуй”

Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме

.

сабантуй

Спорт мәйданчыгы матур итеп бизәлгән. Балалар,  укучылар колгалар тотып (колгада чигелгән сөлгеләр, яулыклар,  матур материаллар һ.б.) спорт  мәйданчыгына җырлый-җырлый узалар.

 

Җыр: “Сабан туе – хезмәт туе”

Сабан туе – хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе шул.

Уйнап, көлеп, жырлап, биеп,

Бәйрәм итик көн буе.

Шау-гөр килә киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары шул.

Котлы булсын авылдашлар

Ямьле сабан туйлары.

Бәйрәм итик шатланышып

Туганнар бергә-бергә шул.

Безнең бергә булуыбыз

Җитсен бөтен гомергә.

 

Тәрбияче:

Бу шигырем, ап-ак сөлге булып,

Алларыңны синең капласын—

Таң, капкасы белән ачыйк бергә

Сабан туйның бәйрәм капкасын.

Бу шигырьне, чиккән сөлге итеп,

Колга очларына бәйлә син –

Колгаларга бәрхет бәйләнмәсен,

Колгаларга бәхет бәйләнсен.

Бүген батыр калсаң, беләсеңме,

Гомерлеккә матур каласың  –

Таң капкасы белән Сабантуйның…

Үзебезнең туйның ачыйк капкасын!

 

1нче бала:

Бүген бездә Сабантуй,

Эшләреңнең барын куй.

Тизрәк йөгер мәйданга:

Бәйрәм башлана анда.

 

2нчы бала:

Кемдә нинди һөнәр бар?

Йөгерергә кемнәр бар?

Кызганмый табаннарны.

Урагыз мәйданнарны.

  

Знче бала:

Ә көрәшә кайсыгыз?

Көч сынашып кайтыгыз.

Курыкмагыз егылудан,

Йөгереп артта калудан.

Ансыз булмый Сабантуй,

Колагыңа киртләп куй.

 

4нче бала:

Булмаса һөнәрегез,

Читтән карап йөрегез,

Балалар чүлмәк ватканын,

Атлар чабышып кайтканын,

Көрәшчеләр бер-берсен

Җилкә аша атканын.

 

5нчы бала:

Карасагыз, бәйрәм бар,

Сусасагыз, әйрән бар.

Ял итәрсез арсагыз,

Үкенмәссез барсагыз.

 

6нчы бала:

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Сабантуй бүген бездә!

 

7нче бала:                                                                                                                  

Иң уртага утыртканнар

Иң озын бер колганы.

Колганың  да бик тиз генә.

Менеп булмый торганы.

 

8нче бала:                                                                                                                

Җиңгиләр биреп җибәргән

Бизәкле бүләкләрен,

Ә малайлар көрәшергә

Сызганган беләкләрен.

 

9нчы бала:                                                                                                                       

Ә кызлар киеп чыкканнар

Иң матур күлмәкләрен,

Латыйп бабай төяп килгән

Иң ныклы чүлмәкләрен.

 

10нчы бала:                                                                                                            

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә!

Көрәшик тә, узышыйк та

Сабантуй бүген бездә!

 

Җыр: “Сабан туе”.

1.Күңелле сабантуйлары.

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

 

Кушымта:

Без җырлыйбыз сабантуйда,

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

 

2.Күбәләкләр безнең белән

Уйныйлар әйлән-бәйлән

Сабантуй күбәләкләр һәм

Кошлар өчен дә бәйрәм.

 

Кушымта: шул ук.                                                                                                                     

3.Әти-әниләребезгә

Җыйдык чәчәк бәйләме.

Матур булсын, ямьле булсын

Сабан туе бәйрәме.

 

Тәрбияче:

Ачыла безнең матур бәйрәмебез,

Түребезгә рәхим итегез.

Уеннардан читкә тайпылмагыз,

Тартынмагыз, алга үтегез!

 

Ә хәзер барыбыз да Сабан туенда уйнала торган уеннарда катнашырбыз. Малайлар көрәшсеннәр, көч сынашсыннар, ә кызлар исә көянтә-чиләкләр белән су ташысыннар. Капчык киеп йөгерергә, чүлмәк ватырга h. б. уеннарга чакырабыз. Әйдәгез, рәхим итегез! Кемнәр житез, кемнәр кыю, карыйк әле.

 

Уенны оештыруга алдан бер тәрбияче билгеләнә. Ул уенның күңелле үтүе өчен тырыша, уенда катнашучыларга бүләкләр бирә.

 

Сабантуй.

Сабантуймы, Сабантуй

-Уеннар туе бит ул,

Тәм-томнар сые бит ул,

Җиңүләр туе бит ул.

Аркан белән тартышып,

Ватмый йомырка ташып,

Үткенлектә сынашып.

Җиңсәң әгәр, Сабантуй

-Эчкә шатлык сыймас туй!

 

Сабантуйда.

Колга тора мәйданда

-Биегрәк Айдан да!

Әтәч – колга башында,

Кызыктыра барсын да.

Тик меналмый беркем дә –

Мин дә бар шул төркемдә.

Менә мина да чират.

Менәм, мин дә бит ир-ат!

Менеп киттем тиз генә,

Тиз генә, житез генә!

Һәм карадым түбәнгә

-Ай-яй… биек менгәнмен,

Ничек менә белгәнмен?

Ничекләр төшим кирегә?

Куркыта карарга да.

Торам шулай килалмый

Бернинди карарга да…

Үч иткәндәй, әтәч тә,

Бөтен көчкә кычкырып,

Ычкынды, җиргә очты,

Йоны гына – учымда.

Әтәч урынына мин

Калдым колга очында.

Кирәкми әтәчегез,

Кирәкми бүләгегез —

Мине алырга гына

Менегез берәрегез!

 

Җыр: “Сабан туе”.

 

Уеннар көчле алкышлар белән бара. Мәйданда капчык киеп йөгерү уены оештырыла. Бер урында балалар, тугәрәк ясап, “Әпипә ” көенә бииләр.

 

Тәрбияче: Хәзер капчык киеп йөгерергә чакырабыз.

 

1 нче бала: 

 Карагыз, карагыз –

Капчык киеп чабабыз!

Сикереп тә карыймын,

Йөгереп тә карыймын,

Нигәдер егылдырта,

Нигәдер абындырта.

 

2нче бала:

Капчыкның эчендә мин

Ашыгам, кабаланам,

Юк, чапмыйм, чабаланам.

Югыйсә капчыксыз да

Бер дигән чаба алам.

 

Знче бала:

Нигә  мина бу капчык?

Капчык эче – буталчык.

Болай булгач, инде мин

Коры калам бүләктән.

Уңмадым! Миңа гына

Акрын капчык эләккән!

 

Уен кызганнан-кыза бара. Уенга кунак булып килгән балалар да кушыла. Катнашучыларга бүләкләр бирелә.

Мәйданның бер читендә кечкенәләр өчен бауга беркетелгән төрле уенчыкларны, күз бәйләп, кисү уены оештырыла.

Мәйдан уртасында чиләк-көянтә белән су ташу уены башлана. Баштакечкенәләр, аннан зурлар (әти-әниләр,әбиләр) ярыша. Җиңүчеләр бүләкләр ала.

 

Тәрбияче: Мәйданда “Чулмәк вату” уены.

Уен оештырыла. Тәрбияче Р.Миңуллинныц  ” Чулмәк вату ” дигән шигырен

сөйли.

 

Тәрбияче: Килгән кунакларны, балаларны “ачык сәхнәгә” чакрабыз.

4нче бала:  

Әйдә, киттек, ди, әти,

Көрәш мәйданына, ди.

Озакламый бик күңелле

Көрәш була анда, ди.

 

5нче бала:

Сөлге чигәм асыл җепләр белән,

Йөрәк хисен салып бу жырга.

Насыйп булса иде бу бүләгем

Мәйданнарда җиңгән батырга.

 

Көрәштә катнашучы балаларга чиккән кулъяулыклар бирелә. Сабантуй батырына иң затлы бүләк тапшырыла. “Кашыкка йомырка куеп йөгерү” уены башлана.

 

6нчы бала:

 Бер генә була елына,

Күреп, йөреп калыгыз!

Һәр бер хисен, кичерешен

Йотып, отып калыгыз.

 

Ярышлар дәвам итә. Мәйданның бер читен дә жырлы-биюле уеннар башлана.

 

Тәрбияче:

Халык үзенең язмыш чигүләрен

Өмет төсе белән чиккән ул!

Карурманнар аша чыккан чакта,

Yз җырларын җырлап чыккан ул!

 

Уеннар, җырлар, биюләр тәмамлана. Тәрбияче Сабантуй бәйрәмен күңелле итеп үткәрүдә катнашкан барлык балаларга, килгән кунакларга, оештыручыларга рәхмәт әйтә, сәламәтлек, тынычлык, матур тормыш тели.

 

Татарстан Республикасы

Кукмара  муниципаль районы

Янил авылы

 “Вахит авылы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ПИСАРЕВА ГӨЛНАРА РАСИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий