Яңа фикерләр:

postheadericon Балалар бакчасында әкияттерапия һәм бармак уеннары

83652244_Cveta

“Балаларның психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак УМК элементларын кулланып  “Әкиятерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте”

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте турында сезгә якыннан таныштырып китәсем килә. Бу төр эшебездә без УМК материалларында киң куллана алабыз.  Монда без УМК га кагылышлы рәсемнәр, мультфильмнар, бармак уеннары, әкиятләр, бармак театрларын кулланабыз. Безгә дидактик материал буларак бик отышлы дип саныйм. Үз эшемдә бу материалларны еш кулланам.

Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүләрне алар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр.

Әкияттерапия – психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә кулланыла. Хәзерге заманда әкияттерапия бик актуаль булып тора.  Әкият аша без чынбарлык белән параллель үткәрә алабыз. Шуңа да ничек иртәрәк бу эшне башласак, шулай яхшырак. Әкиятнең эчтәлегенә, геройларның образларына сораулар, чагыштыру алымнарын кулланып, без балалар белән анализ ясыйбыз, шул вакытта балаларның уй-фикерләрен, уй-кичерешләрен үзебезгә билгеләп бара алабыз. Әкияттерапия шөгыльләре балаларны чынбарлыктан аермый. Һәрбер шөгыльнең ахырында балалар белән берлектә сораулар ярдәмендә фикер алышалар: әкият сезне нәрсәгә өйрәтте? Бу белемнәрне һәм тәҗрибәне үз тормышыбызда ничек кулланачакбыз? Шулай итеп әкият илендә сәяхәт иткәндә, балалар тормыш тәҗрибәсен туплыйлар, социаль күнекмәләр булдыралар.

Әкияттерапия психологларның, психотерапевтларның, педагогларның эшендә бик зур урын ала һәм психолог ярдәм техникасы булып кулланыла.

Әкиятне өлкән кеше сөйли ала яисә бала белән бергәләшеп тә сөйләнелә. Әкияттерапияне берничә төрле ысул белән эшләп була:

–         Әзер әкият белән эшләү;

–         Балалар яки өлкәннәр тарафыннан уйлап чыгарылган әкият белән эшләү.

Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкият аша тормыш һәм үлем, ярату, мәхәббәт һәм ачу,  күралмау, кайгыртучанлык хисләрен белән таныштыра алабыз. Бу хисләр балалар өчен әкияти, аларның аңнары өчен аңлаешлы, әммә дә ләкин әхлак тәрбиясе чынбарлык булып кала.

Әкияттерапияне балалар һәм өлкәннәр өчен дә куллана алабыз, чөнки аның яшь чиге юк: һәрбер яшькә карап үз әкиятләре, миф, легенда (риваятьләр), мәсәл, җырлар һ.б бар.

Без биш төрле әкият белән эш итә алабыз:

1. әдәби әкиятләр (борын заманнан тупланган әкиятләр)

2. дидактик әкиятләр (педагоглар иҗат итә, анда абстракт символлар кулланыла: саннар, хәрефләр, авазлар һ.б, анда алар чыбарлыкка әйләнәләр, әкияти тормышта яшиләр).

3. психокоррекцион әсәрләр (баланың үз-үзенең тотышына йомшак йогынты булдырыла).

4. психотерапевтик әкиятләр (монда кешеләрнең проблемалары турында сөйләнелә һәм бу әкиятләрдә бала үзен таный ала. Бу әкиятләрне без үзебез яза алабыз.)

5. медиатив әкиятләр (бу әкиятләрдә уңай образлар гына кулланыла, башка әкиятләрдән аермалы буларак монда тискәре образлар, геройлар, конфликлар юк.)

Һәрбер шартлар, ситуацияләр өчен кирәкле әкиятләр сайланыла яки махсус әкият языла. Төрле әкиятләр төрлечә балага җиткерелә: ул әкиятне анализлау, сөйләү, курчак театры, драматизацияләү, рәсем ясау һәм башкаларны куллана алабыз.

Әкиятләрне төрле вакыйгаларга, ситуацияләргә каратып сөйләп була. Мәсәлән: мәктәпкә адаптация, урлау, ашарга теләмәү, сүз тыңламау һ.б.

Әкиятне укыганда балага игътибар итәргә кирәк, тыңлыймы ул, әкият ошыймы, укып бетергәннән соң әкият турында сөйләшергә кирәк. Сораулар бирәбез, үзебезнең мөнәсәбәтебезне белдерә алабыз. Шулай ук бала да үзенең фикерен әйтергә тиеш, бала күбрәк үзе сөйләргә теләсә, без аңа мондый мөмкинлек бирергә тиешбез. Әгәр дә бала сөйләргә теләмәсә, без каршы килергә тиеш түгел. Соңрак ул үз халәтенә кайта, үзе сөйли, без кирәкле моментны эләктереп алырга тиешбез. Шуннан соң әкияткә карата рәсем ясарга тәкъдим итәбез, үзебез дә ясый алабыз. Бу чара баланы тынычландыра, киеренкелек халәтен күтәрә. Аннары без рәсем турында фикер алышабыз. Бу рәсемдә без әкиятнең эчтәлегенә карап баланың үзенә якын, актуаль булган проблемасын күрә алабыз, шуңа карата сорауларыбызны бирәбез. Соңгы этап ул әкиятне драматизацияләү. Балаларга роль бирәбез, бала рольне үзе сайласа бигрәк тә әйбәт була.

Соңыннан нәтиҗәләр чыгарабыз, анализлыйбыз.

Шулай итеп әкияттерапия безгә бик күп мөмкинлекләр ачырга мөмкин, моннан без дөрес итеп файдаланырга тиешбез, балага әкиятләр аша чынбарлык белән танышырга булышырга тиешбез.

Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Балаларның психикасын өйрәнүче галимнәр “бармак хәрәкәтләре үсеше нормада була” дип саныйлар. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлеге күнекмәләрне инде балага алты-җиде ай вакытты башларга кирәк. Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлау керә. Аларны язу, сыйпау көн саен ике-өч минут дәвам итәргә тиеш. Күнегүләр дә бик гади – турайтып уйнау. Алар һәр көн 2-3 минут дәвамында ясарга кирәк.  Балага ун айдан соң, бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп, кул чуклары өчен актив күнегүләр уздыралар. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга

ярамый. Әйтик, сабыйларга төрле диаметрдагы агач шарларны тәгәрәтергә бирергә мөмкин. Аларның төрле булуы бөтен бармаклар да хәрәкәтләнсен өчен кирәк. Шарларны шулай ук пластилиннан да әвәлиләр. Кубиклардан әйберләр төзергә, пирамидалар җыярга, мәрҗән, шырпы кебек нәрсәләрне өемнәрдән-өемнәргә күчерергә кушарга да мөмкин. Яшьярымлык балалар өчен биремнәр катлаулырак: төймә төймәләү, бау бәйләү, төен чишү һ.б.

Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы”. Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз. Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, өлкәннәр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып тора.

Баш бармак – баш кашый

Имән бармак – имән ташый,

Урта бармак – утын яра

Атсыз бармак – ат куа

Чәнчи бармак – чәй эчә.

Шуңа үсмәгән дә ул!

Балаларның бармакларын ныгыту өчен “Бармак театры” оештыру бик файдалы. Тик шуны истә тотарга кирәк: бармак уеннары биш минуттан озаграк булмасын, бу аның сөйләм функциясен стимуллаштыру өчен бик җиткән. Монда без татар теле тәрбиячесе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. УМК га бирелгән бармак театрлар материалларыннан файдаланам.

Кул чукларының хәрәкәтен үстерү язу хәрәкәтләренә, рәсем ясарга әзерлек эше дә әле ул. Кул һәм бармаклар хәрәкәтләрен үстерү өчен үз массаж, сурәтләү сәнгате шөгыльләре (әвәләү; рәсем; аппликация; кул хезмәте; кәгазьдән, картоннан, агачтан, тукымадан, җептән кул эшләре), шнурлау, төймәләү кебек эшләр уңай йогынты ясый. Бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча эшне даими рәвештә алып барырга кирәк, чөнки шул вакытта гына ул файдалы була. Күнегүләр балаларны ардырмаска һәм күтәренке кәеф белән эшләнергә тиеш.

Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен  үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.

Шулай итеп үземнең чыгышымны тәмамлыйм, бу төр эшләрне сезгә дә яратып кулланырга теләп калам.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре

 “Гомуми үсеш төрендәге “Салават күпере” 171 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

педагог-психолог белгече

ВӘЛИУЛЛИНА ИЛСӨЯР РӨСТӘМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий