Сценарий: «Каз өмәсе» бәйрәме»
Балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кичә үткәрү өчен сценарий.
Максат: Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында әнгәмә. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Җиһаз: «Каз» йолкыр өчен тазлар, тастымаллар, бию өчен каурыйлар, утыргычлар, өстәл, самавыр, микрофон, компьютер.
Бәйрәм барышы:
Бәйрәм уткәреләсе зал матур итеп бизәлгән. Авыл өе күренеше. Әкрен генә музыка яңгырый. Уртага бала чыга:
Бала: Көзге байлык! Көзге муллык!
Авылда каз өмәсе
Яше-карты, бала-чага –
Шау-гөр килә һәммәсе! (Кереп китә)
Хәния: (үз-үзенә сөйләнеп керә) И-и-и, бу эш дигәне гел бетми, һич кенә дә житешеп булмый. Аллага шөкер, казып алган бәрәңгеләрне базга урнаштырдык, инде зур эшләрнең берсе генә калып бара. Авылыбызда каз өмәсе дә бетеп килә, урамда су буеннан кайтучы казлар да кимеде. Алла боерса, бүген чират бездә. Курше кызларын да чакырдым. Озакламаслар, бик җитез кызлар үсеп килә. (Ишектән тавыш ишетелә)
1 кыз: Исәнме, Хәния әби! Әллә казларыңны йолкып та бетердеңме?
Хәния: Исәнме, кызым. Килеп тә җиттегезмени? Бик иртә кердегез әле.
2 кыз: Шундый матур көз иртәсендә йоклап ятып буламени, Хәния әби. Узең дә әнә барысын әзерләп куйгансын, әллә казан астына да яктыңмы?
Хәния: Әйе, кызым, суым хәзер кайнап чыга, сез кереп утырыша торыгыз, Сабир бабагыз казларны алып кереп бирер, пешекләп йолка башларбыз.
Сабир: (казлар тотып керә) Безнең уңган күрше кызлары кереп тә җиткәннәр. Менә сезгә казлар, жырлый-жырлый армыйча эшләгез. (Чыгып китә)
Хәния: Иң элек култык астыннан канатларын йолкып алыйк. Аннары яндырырбыз. Хәзер калган канатларын йолкабыз. Кая әле, кызларым, һәрберегезгә каз бирәм, йолка башлагыз.
1 кыз: Казларыгыз бигрәк матур
Таза булып үскәннәр.
Ә йоннары, каурыйлары
Мамыкланып беткәннәр.
2 кыз: Хәния әби иртә-кичен
Нык карады аларны.
Тилгәннәрдән, каргалардан
Көне буе саклады.
3 кыз: Үсә төшкәч, су буйларын
Бигрәк якын иттеләр.
Күрше казлар белән бергә
Дуслашып та киттеләр.
4 кыз: Кызлар, ә сез беләсезме?
Каз ярата елганы
Йөзә дә ул, чума да ул
Су үстерә бит аны.
Хәния: Картым, ал әле гармуныңны, кызлар жырлый-жырлый эшләсеннәр.
Җыр «Каз канаты» (т.х.җ.)
1. Каз канаты кат-кат була
Кат-кат була, нык була.
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Туган җирләр ят була.
2. Каз канаты каурый-каурый,
Коймак майларга ярый.
Уйнамагач та, көлмәгәч
Бу дөнья нигә ярый.
Сабир: (кызлар янына килеп) Карчык, кара әле, бу кызлар бәләкәй генә булсалар да, ничек шәп эшлиләр, кая, мин дә йолкыштырып карыйм әле.
1 кыз: И, Сабир бабай, ите белән йолкыйсың бит.
Хәния: Кит инде, карт жүләр, ир-ат эшемени ул каз йолку. Кызлар кулы бит ул каз өстендә йөгереп кенә йөри.
Сабир: Бетте, бетте. Сарайга чыгып сарыкларга печән салыйм. Иркенләп, тынычлап эшләгез. (Чыгып китә).
Хәния: Балалар, казларның мамыгын аерым, каурыйларын аерым салыгыз. Аллаһы боерса, быел каз мамыгыннан гына мендәр ясыйм әле. Сабир бабагыз яңа, йомшак мендәр сорый. (Көлешәләр). Әй, ул каз мамыгыннан гына торган мендәр… Аңа яту белән эреп китәсен инде. Без кияүгә чыкканда әти-әниләр бирнәгә түшәк-ястыкны каз мамыгыннан гына ясыйлар иде. Хәзер андый зур ястыклар юк инде, шулай да бу каз мамыкларыннан җыйнак кына ике мендәр ясыйм әле.
2 кыз: Сабир бабай эрепләр китәр инде яңа мендәрдә. (Көләләр) Иртән йоклап калмасын.
Хәния: Кызлар, йолкып бетергәч, казларны әнә теге өстәлгә куярсыз. Үзем эчләрен алып, эшкәртеп бетерермен.
Сабир: (Гармун тотып керә). Әйдәгез әле, кызлар, тагын берәр җыр җырлап алыгыз. (Урам якта капка тавышы ишетелә).
1 малай: Шыгыр-шыгыр капканы
Шыгырдатмый япмабыз.
Каз өмәсе булган җирдән,
Беребез дә калмабыз. (Керәләр)
Малайлар бер-бер артлы:
– Исәнмесез, барыгыз
Бездән сәлам алыгыз.
– Сәлам Хәния әбигә,
-Сәлам Сабир бабайга
-Сәлам матур кызларга.
Бергә: Өмә күрке – казларга. (Көлешәләр)
Сабир: Ай-һай телгә оста икәнсез.
Хәния: Безнең заман егетләре түгел инде болар. Үтегез, балакайларым.
1 кыз: Мин бит күрше егетләрен үзем чакырган идем. Онытмаганнар, рәхмәт, килгәннәр. (Малайларга) Кызлар казларны йолкып бетерделәр инде. Кызлар, әйдәгез, казларны монда куйыйк. Сабира әби эчләрен тазартканчы уйнап-җырлап алыйк. (Казларны өстәлгә, урындыкларын ян-якка алып куялар).
Малайлар, кызлар кара-каршы басалар.
Җыр “Дүдәк” (т.х.җ.)
Кыз: Күчтәнәчләрем аз гына
Үрдәк белән каз гына.
Бергә: Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,
Басма өстендә каз урдәк.
Кызлар: Кыйгак-кыйгак,
Малайлар: Бак-бак-бак,
Бергә: Басма өстендә каз-үрдәк шул,
Басма өстендә каз-үрдәк.
Малай: Җаным кебек дусларыма
Җырлап бирим аз гына.
Кушымта шул ук
Бала: Каз өмәсе бик шәп бәйрәм,
Күңел ачаек әле.
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр
Бергә басаек әле.
Күмәк парлы бию “Заманча көенә”
Әби: Балакайларым, казлар әзер, барыгыз, су буена төшеп чайкап менегез. Җылы киенегез.
(Кызлар “Ярар” диешәләр. Казларны көянтәләргә элеп күтәрәләр. Түгәрәккә басалар. “Су буена” төшәләр.)
(Килеп җиткәч кызлар каз чайкыйлар).
Малай: Каз чайкыйлар безнең кызлар
Куллары эшкә ята.
Мактаудан башка бер сүз юк
Бу кызларга карата.
(Кызлар туңдыра башлады бит эле, биеп алыйк булмаса диешәләр. Казларны бәке читенә куеп бииләр).
“Парлы татар биюе” (т.х.к.)
Кыз: Казларыбыз да чистарды. Җылынып та алдык. Әйдәгез, кайтабыз.
(Казларны алып түгәрәккә басалар. Музыка астында кайталар. Аларны әби каршы ала. Түгәрәк эченә керә.)
Хәния: Кайтып та җиттегезмени, балакайларым? Кая казларыгызны алып куйыйм әле. Бигрәк уңган балалар булдыгыз. Мин әле коймакларымны да пешереп бетермәдем.
Кыз: Ярар, Хәния әби, борчылма, без уйный торабыз.
Сабир: Карчыккаем, коймагыңны аннан пешереп бетерерсең, әйдә әле балаларның уеннарын карыйк.
Хәния: Яшь чакларны искә төшерик дисеңмени, карткаем? Ярар, ярар. Балалар, “Чума үрдәк, чума каз”ны уйный беләсезме соң? Сезнең кебек чакта бик яратып уйный идек без аны.
Уен “Чума үрдәк, чума каз” (т.х.у.)
Малай: Әйдәгез, “Базарлы” уйныйбыз.
Уен “Базарлы”
(Балалар түгәрәктә калалар)
Җыр “Канат сату” Ш. Муллануров
Кыз: Канат сатам, канат сатам
Ап-агын сайлап, карап
Кемгә кирәк, алыгыз
Ничек акча ягыгыз?
(Малайлар канатларны карыйлар).
1 малай: Канатыгыз кыйммәтме?
Кыз: Канатыбыз бер алтын.
2 малай: Кыйммәт икән: бер алтын!
Бергә: Канатлар сездә калсын.
Кыз: Егет саран булмасын,
Акча жәлләп тормасын.
Малай: Әйдә, сезнеңчә булсын
Акчабыз да юк-югын.
Кыз: Ник аптырап торасыз
Җырлап түләп алырсыз.
Җыр “Җайдаклар”
Малай: Кызлар, канатлар белән биеп күрсәтегез әле.
Бию “Канатлар белән”
(Чын канатлар белән башкарыла. Ярым түгәрәккә басалар.)
Кыз: Гөрләп үтте, шаулап үтте
Авылда каз өмәсе.
Бу айларны, бу көннәрне
Көтеп ала һәммәсе.
Малай: Менә шулай каз өмәсен
Татарда үткәргәннәр.
Ә яшь кызлар күңел биреп
Бу эшкә өйрәнгәннәр.
Җыр “Каз өмәсе” (т.х.җ.)
Хәния: Коймагым да пеште. Әйдәгез, балалар, каз майларына манып коймак ашыйк, чәй эчик әле.
Кулланылган әдәбият:
- Гареева Г.Г. “Шаянкай” балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе.
- Күңел ачыйк бергәләп: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек. – Казан: Мәгариф, 2003. – 303б.
- Бәйрәмнәр бәйләме: Балалар бакчалары тәрбиячеләренә ярдәмлек/ Төз. В.Г. Гомәрова, Ф.Я. Зарипова – Казан: Мәгариф, 2005. – 207 б.
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“4 нче санлы катнаш төрдәге
“Шаянкай” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
музыка җитәкчесе
АБДУЛЛИНА РУЗИЛЯ РАФАК КЫЗЫ
Комментарии: |