Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Көмеш кыңгырау”лы балачак күңелләрдә мәңге калачак!”

78“Көмеш кыңгырау” гәҗитенең хезмәткәрләре һәм баш мөһәррире, шагыйрь, язучы Факил Сафин белән мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының очрашу кичәсе.

 

Максат: балаларда матур әдәбият, матбугат белән кызыксыну уяту.

Бурычлар: Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен ачыклау, балаларда милли үзаң, Ватанга, гореф-гадәт, йолаларыбызга мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: язучының китаплары, аның иҗаты турында язылган материаллар, “Көмеш кыңгырау” газеталары, әсәрләрен сәхнәләштерү өчен кирәкле атрибутлар.

 

Очрашуның барышы

1 а.б. Исәнмесез, хәерле көн, мөхтәрәм кунакларыбыз, хөрмәтле тәрбиячеләр, кадерле балалар! Бүген безнең бакчабызда зур бәйрәм, матур бәйрәм! Бакчабызда – кунаклар!

2 а.б. Безгә ерак араларны якын итеп килүче кунакларыбыз – Чаллы шәһәрендә балалар өчен нәшер ителүче “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөһәррире, шагыйрь, язучы – Факил абый Сафин!

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Грибоедов Россиякүләм премиясе лауреаты – Әлфия Мирзанур кызы Ситдикова,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Зиләрә Мөхтәсим кызы Имаметдинова.

 

1 а.б. Факил абый – күпкырлы шәхес. Ул – Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премия иясе, Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, галим, тәрҗемәче, күп җырлар авторы, “Рухи мирасны өйрәнү үзәге” җитәкчесе, без яратып укыган, тыңлаган шигырь һәм хикәяләрне язучы.

2 а.б. Мөхтәрәм кунаклар! Сезне, олы йөрәкле, гаҗәеп талантлы, киң күңелле, төпле фикерле каләм ияләрен үзебезнең балалар бакчасында күрүебезгә без бик шат. Факил абый! Сез безнең балаларның яраткан язучысына әйләндегез. Иҗатыгызга сокланып та, горурланып та карыйбыз. Сез иҗат иткән һәр шигырь аша үзебезгә дәрт, яшәү хозурлыгы, яшәү көче алып, янып-ялкынланып яшибез. Балалар сезнең шигырьләрегездә үзен аңлаучыны, аларча уйлаучы, хыялланучыны күрә, шигырьләрегезне яратып тыңлыйлар, күңелдән сөйлиләр. Нәкъ балаларча шуклык, наянлык бөркелеп торган шигырегезнең берсен Исмәгыйль сөйләп үтәр.

 

“Үсәсем килә минем”

Өй­дә ми­не мак­тый­лар,
Баш­ка сүз­не тап­мый­лар:
«Ял­кау­лык ул си­нең өчен
Чит нәр­сә ул, ят», – ди­ләр.

Ва­кы­тым юк бер ми­нут:
«И­дән­не се­бер, – ди­ләр, –
Саф һа­ва­га чык­кан­да,
Ке­ләм ка­гып кер», – ди­ләр.

Эш­лә­гәч, үсәм ин­де,
Күз­гә кү­ре­неп то­ра.
Ба­шым­нан сый­пап ала да,
Ба­бай мы­е­гын бо­ра.

Кул­га кө­рәк тот­ты­ра,
Бак­ча­га ке­рү бе­лән.
Тү­тәл ка­зып алыйк ди.
Мин мо­ның рә­тен бе­ләм.

Компь­ю­тер­ны урап үтәм,
Әл­лә ка­ян, ерак­тан.
Ял ит­кән­дә – кул­да ки­тап,
Мин укыр­га яра­там.

Ки­тап ту­лы – хә­зи­нә:
Зи­рәк­ле, ан­да акыл.
Ди­ван­да ау­нап ят­мыйм мин,
Ял­кау­лык­ка бул­мыйм кол.

Мак­та­сын­нар дип эш­лә­мим,
Үсә­сем ки­лә ми­нем.
Бө­тен дөнь­я­ны ямь­ләп
Яши­сем ки­лә ми­нем!

 

1а.б. Факил абый! Сезнең бала-чагыгыз табигатьнең ямьле, серле почмагы – Мөслим районы Әмәкәй авылында узган. Туган ягыгызны сагынып “Сабантуй” шигырен иҗат иткәнсез. Әйдәгез әле, тыңлап үтик.

 

Сабантуй 

Сабантуй, Сабантуйда

Кызык анда:

Кеп-кечкенә малайлар,

Сөлге салып билләргә,

Көрәшеп маташалар,

Пыр тузып атышалар.

Авып китәләр уңга,

Авып китәләр сулга.

Сөлгегә уралалар,

Гөрс килеп авалар.

Сикерешеп торалар,

Сөлгегә тотыналар.

Бу инде уен түгел,

Сыек бил, муен түгел –

Чын көрәшче малайлар,

Шаккаталар агайлар:

Кеп-кечкенә малай булып

Мәйданга керделәр дә,

Татар егетләре булып,

Чыгып киләләр менә.

 

“Әй, бии, итек-читекләр” җыры

Гармун уйныйм, гармун уйныйм,

Һаман гармун уйныйм мин.

Остарып җиткәч барсын да

Биетергә уйлыйм мин.

Остарып җиткәч барсын да

Биетергә уйлыйм мин.

 

Учларыңны шапылдатып

Чәчләреңне сыпыр да.

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Тыпыр-тыпырда!

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Тыпыр-тыпырда!

 

Әй, бии, итек-читекләр,

Әй уйныйм мин, уйныйм мин.

Минем кебек шәп гармунчы

Юктыр диеп уйлыйм мин.

Минем кебек шәп гармунчы

Юктыр диеп уйлыйм мин.

 

А.б. Тырыш, уңган, зирәк, киң күңелле татар Әниләренә багышланган “Из­ге­дән-из­ге Әни!” шигырен тыңлап үтик.

 

Из­ге­дән-из­ге Әни!

Чиш­мә­ләр­нең иң көч­ле­се,
Иң ти­рә­не, дәрт­ле, те­ре –
Анам те­ле!

Иң зат­лы­сы, иң тат­лы­сы,
Ак чәч­кә­ле гөл­ләр кы­ры –
Анам җы­ры!

Кү­ңел­ләр­гә уел­ган ул,
Ко­яш сы­ман як­ты үзе –
Анам сү­зе!

Иң як­ты­сы, мәң­ге сүн­мәс
Нур­ла­ры­на тө­рә без­не –
Анам кү­зе!

Би­ек­тән дә би­ек­тә ул,
Тау­лар чү­гә та­нып аны –
Анам җа­ны!

 

1 а.б. Якын дуслар җыелганнар
Очрашу киченә бүген
Иң матур биюләрне

Биеми мөмкин түгел.
Бие, әйдә, биегез!

Һәммәсе таң калсыннар
Безнең балалар бии диеп
Сокланып карасыннар!

 

Татар халык биюе.

 

2 а.б. Балачак! Серле, могҗизалы дөнья! Балачак илендә җанында игелек, шәфкать тулып торган, сабыйларның үзләредәй ихлас-саф күңелле кеше генә гомере буе үз кеше булып кала. Факил абый, сезнең шигырләрегезне иң кечкенә төркемгә йөрүче балалар да үз итә, ярата, яттан сөйли. Әйдәгез үзләрен залга дәшик! (“Балачак иле” көе яңгырый, нәниләр керә)

 

Тубым (Йолдыз)

Ярты тубым – яшел төстә,
Ярты тубым – сары төстә.
Тәгәрәп киткән тубымны
Тотып алдым мин көчкә.

Ширбәт (Әминә)

Кәрим кичә бик тәмләп
Алма ширбәте эчкән.
Инде бүген курегез:
Нинди зур булып ускән!

Кырмыскага ни булган? (Илүзә)

Эре чикләвек төшкән
Кырмыска аягына.
Шат иде, уйнап йөрде
Кырмыска бая гына.

Инде таяк таянып,
Аксап өенә кайта.
Ә чикләвек оялып,
Үлән астында ята.

 

Тыйнак каз (Әмир)

Карда йөри – кызыл тәпи,
Өшеми, түзә тәки!
Канат җилпеп: «Кый-гак! – ди, –
Шундый без, – ди, – тыйнак», – ди.

 

Иртәнге чык (Язилә)

Иртән-иртүк тордым да,
Ишегалдына чыктым.
Карап тордым көмеш сыман
Җемелдәгәнен чыкның.

 

2 а.б. Факил абый! Сезнең әсәрләрегез туган телнең гомерен озайта торган саф халыкчан телдә язылганнар, алар бу тынгысыз дөньяның мең-миллион төсен чагылдыра. Сүрәтләнгән малайлар, кызлар шуңа җанлы, шуңа яраттыралар. Аларның эш-гамәлләре көлдерә дә, уйландыра да, тәрбияли дә. Шундый әсәрләрегезнең берсе – “Ишек” шигырен тыңлыйк.

 

“Ишек”

Ай­дар исем­ле ма­лай,
На­чар да тү­гел алай,
Ти­беп ача ишек­не.
«Тип­мә!» – ди­без, ишет­ми.

Каш җы­е­рып әй­тә ишек,
Ай­дар­га ки­ңәш би­рә:
– Ишек ти­беп ке­рү­ләр­не
Тик ах­мак ки­леш­те­рә.

Ми­не ачып ке­рер­гә,
Тот­кам бар бит, күр, ба­ла.
«Бис­мил­ла» дип, тый­нак кы­на,
Ишек ачып кер, ба­ла!
Ә хәзер сүзне Азатка бирик.

 

Ал­тын ба­лык кап­тыр­дым (кулында кармак, башынка безболка)

Ки­чә күл­гә бар­дым мин,
Кө­меш кар­мак сал­дым мин.
Кап­тыр­дым ал­тын ба­лык,
Хәй­ран кал­ды бар ха­лык.

Ышан­ма­ган бу­ла­сыз,
Шу­ңа авыз ера­сыз.
Ир­тә­дән алып кич­кә –
Бер ба­лык кап­ты көч­кә.

Ни­чек ал­тын бул­ма­сын?..
Иреш­те­реп тор­ма син:
Ирен­ми­чә күл­гә бар,
Ир­тән-ир­түк тор да син!

 

 

1.а.б. Факил абый! Безнең бүген сезне сөендерәсебез килә. Сезнең “Тылсымлы сүзләр” шигыренә бакчада тәрбияләнүче Данилның әнисе – Раушания Закирова көй язды. Әйдәгез, яңа гына табадан төшкән “Тылсымлы сүзләр” җырын тыңлап үтик.

 

Хәерле иртә!- дидем мин,

Торгач та бүген.

Ягымлы сүзләрне әйтүгә,

Яктыра күңел.

 

Кояш чыккан, яшь үләннәр

Карыйлар көлеп.

Хәерле көн!- Бөтен кеше

Йөрсен сөенеп.

 

Кояш офык артына ук

Төшеп тә бара.

-Хәерле кич!- Урман буен

Ак шәфакь сара.

 

-Тыныч йокы, тәмле төш!-дим,

Төн җиткән чакта.

Әнием иркәли мине,

Алып кочакка.

 

Бергә:

“Тәмле сүзле, якты йөзле

Булып үс, балам!”

Әниемнең бу сүзләрен

Күңелгә салам.

 

2 а.б. Сезнең иҗатыгызда табигать күренешләре дә читләтеп үтмәгән. Һәр җан иясе үзенчә уйлый, сөйли, яши. Куян, кая чабасың?” шигырен тыңлыйк.

 

Н. Камилә:

— Болын өсләп, урман буйлап

Куян, кая чабасың?

Чабасың да чабасың,

Белми һич тә чамасын.

Ч. Камилә :

— Курыкканга чабам мин,

Миңа дошман барсы да:

Төлке чыкса каршыма,

Буре чыкса каршыма,

Аю чыкса каршыма?..

Уй килә дә башыма,

Ышык урыннар эзләп;

Аякларым ашыга.

Н. Камилә :

— Әйдә, куян, ял итеп кит,

Курыкма син, рәхим ит.

Кемнең ямен күрерсең,

Чабарга өлгерерсең.

Ч. Камилә :

— Тау сыртыннан яшерен

Төлке килә бу якка.

Каян беләм дисеңме?

Әмер килде аякка.

Игелекле икәнсең,

Рәхмәт, дускай, сүзеңә.

Тик мин инде өйрәнгән,

Тик ышанам үземә.

Аякларым сынатмас,

Дошманнар мине тотмас.

 

1 а.б. Ә хәзер “Те­атр” шигырен тыңлыйк.

 

Те­атр

И кү­ңел­ле бул­ды соң:
Те­атр ка­рарга чык­тык.
Спек­такль куй­ды­лар
Са­ес­кан, Кар­га, Чып­чык.

Баш роль­дә – Каш­ка тай,
Карт бү­ре кар­шы чык­ты.
Аю мыл­ты­гын алып
Бү­ре­не атып ек­ты.

Явыз­лык­ны җиң­де­ләр
Бер­гә та­ту, дус бул­гач.
Иң ахыр­дан ма­тур җыр
Бү­ләк ит­те Сан­ду­гач.

 

1 а.б. “Рәхәт көн” хикәясе буенча сәхнәләштерү карап үтик.

(Көй – кояш чыга, тамчылар биюе, каен кызы чыга, чыпчыклар чыркылдап чыга – Аксылым, Сорыкай)

Аксылым: Кара әле, Сорыкай, Каен кызы ник елый ул?

Сорыкай: Еламый ич, Аксылым. Әнә ботакларына кара син! Нинди матур алкалар асканалар. Шул алкалардан тамчы тама. Ишетәсеңме: тып-тып, тып-тып…

Аксылым: Һи, Сорыкай, алка түгел ич алар. Ул бит Каен кызының ботакларына боз сөңгеләре эленгән.

Сорыкай: И салкын, карлы булды быел кыш.

Аксылым: Кыш шулай була инде ул. Кары күп булгач, жәйгә яхшы: чәчәкләр күпләп үсәр, басуларда арыш-бодай уңар. Һәркайсы орлык бирер, безнең тамак тук булыр.

Сорыкай: Акыллы да инде син, Аксылым, сине тыңлавы рәхәт.

Аксылым: Шулай да әйт инде, Сорыкай, Каен кызы ник елый?

Сорыкай: Еламый ич.

Аксылым: Тыңла, алайса, ишетәсеңме? Тып-тып-тып… Тып-тып-тып…

Сорыкай: Әйтәм ич, еламый ул. Кояшның үз эше, ул жиргә яз алып килә, ә бозлар эри дә эри. Тып-тып итеп тамчылар тама. Их, нинди матур бу көн! Аксылым, димәк, Каен кызы да шатлана торгандыр инде, яз җитүен белгәч.

Аксылым: Яз килүенә барыбыз да сөенәбез, Сорыкай.

 

1а.б. Факил абый, без сезнең иҗат иткән шигырьләрегезне, хикәяләрегезне балалар белән бергәләп укыдык та, шул әсәрләргә рәсемнәр ясадык.

2 а.б. “Көмеш кыңгырау” газетасы, андагы язмалар белән даими танышып барабыз. Аның һәр санын көтеп алабыз, кызыксынып укыйбыз. Сәхифәләр күп төрле, һәрберсе тәртипкә, әдәпле, намуслы, эшчән, юмарт булырга өйрәтә.

 

Тынычлык җыры

Без яшибез бергә бу матур дөньяда

Без җырлыйбыз бергә туган телебездә,

Безнең бар хыяллар – бәхетле киләчәк

Бир, Аллаһ, син безгә тынычлык дөньяда.

 

Куш: Балалар көлсеннәр, олылар белсеннәр,

Сез бит иң кирәкле дөньяда кешеләр.

Без яңа гасырда юк дибез сугышка

Бәхетле киләчәк без телибез җирдә.

 

Мы мечтаем о том, чтобы дети Земли

Улыбаться могли и смеяться могли

Мы мечтаем о том, чтобы во все времена

Нам узнать не пришлось, что такое война.

 

Мы счастливо живём в нашем мире родном,

Здесь друзей хоровод песни мира поёт.

В этих песнях слова на родных языках

Это наш общий край – это наш общий дом.

 

1 а.б. Факил абый! Балаларга әйтер сүзләрегез бардыр. Сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез! (Чыгышлар)

2 а.б. Факил абый! Балаларның кызыксынган сораулары бардыр. Сүзне аларга бирик, рәхим итегез! (Балалар сораулар бирәләр)

1. Сез кечкенә чакта балалар бакчасына йөрдегезме?

2. Китап укырга ярата идегезме?

3. Беренче тапкыр ничә яшьтә шигырь яздыгыз?

4. Әсәрләрегездә геройлар сезнең балачактагы кызык вакытлардан алынганмы?

5. Талантлы булу җиңелме?

6. Сезгә кайсы катлаулы: олылар өченме, әллә балалар өчен язумы?

7. Сезне музыка, шигырь язуыгыз әти-әниегездән киләме?

8. “Көмеш кыңгырау” гәҗите зур, төсле, матур. Тагын да шулай гел чыгып, безгә килеп торсын!

 

А.б. Балаларны милли рухта тәрбияләүгә үзегездән күп көч керткәнегез, берсеннән-берсе матур әсәрләрегез өчен, безнең чакыруыбызны искә алып килгәнегез өчен, җылы сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!

Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен! Татар әдәбиятында беркемне дә кабатламас урын алып торучы, берсеннән-берсе матур әсәрләр иҗат итүче язучыбыз булып калыгыз! Безне онытмагыз, истәлеккә кечкенә генә бүләкне кабул итеп алыгыз. Без сездән яңадан – яңа шигъри тәлгәшләр, иҗади биеклекләр көтеп калабыз!

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“10 нчы номерлы Арча балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теленә өйрәтү тәрбиячесе

ШӘВӘЛИЕВА ГӨЛНАРА МӨБӘРӘКҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий