Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Туган ягым хәтирәләре»

3_9573_pic_КАРТА РТЗурлар төркеме

 

Максат: балаларның республикабыз һәм аның символикасы турындагы мәгълүматләрен арттыру.

Бурычлар:

– туган җиреңне хөрмәт итү, халкыңа ихтирам хисе тәрбияләү, дус – тату яшәү теләге уяту,

– балаларның туган ил турындагы белемнәрен камилләштерү,

– фикерләү сәләтен, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлар: символик билгеләр (флаг, герб).

Техник чара: магнитофон.

Дидактик материал: читек, түбәтәй, алъяпкыч.

Зал бизәлеше. Стенага шарлар эленгән. Уң якта Татарстан картасы. Сул якта «Туган ягым» темасына балалар рәсемнәре күргәзмәсе.

Балалар белән алдан әзерлек: җырлар, шигырьләр, мәкальлләр өйрәнү, альбомнар карау.

Тәрбияче һәм музыка җитәкчесенең эше: балаларны, залны әзерләү.

 

 

Бәйрәм барышы.

Татарстан гимны яңгырый. Залга татар халык костюмнарыннан балалар керә. Ярым түгәрәккә басалар.

1  бала:

Туган җирем! Матур таңнар

Иленә тиңлим аны.

Ул – минем Татарстаным,

Бар татарның Ватаны.

 

1 Алып баручы: Татарстан – ул минем Туган илем, торган җирем, туган йортым. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Бәйсез дәүләт, бик бай, бик матур, гүзәл республика. Якынча 4 миллион кеше, 107 милләт вәкиле яши. Башкаласы – Казан. Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре – дәүләт телләре булып санала. Татарстанның флагы, гербы, гимны бар. Балалар, игътибар итегез әле, флагта нинди төсләр күрәсез? (Балалар җавабы). Алар нәрсәне аңлата? (Яшел төс – тырыш, мул, бай табигатьле урман-кырлар, ак төс – дуслык, сафлык, күңел тынычлыгы, кызыл төс – туганлык, бердәмлек, кояш, ут төсе, тормыш билгесе). Икенче символик билге   герб (ачыклана). Канатлы  барс сүрәтләнгән (флаг төсендәге тасмалардан тора, санап чыгарга мөмкин). Аның табигатенә сокланып туеп булмый.

 

2 бала:

Нинди күркәм минем илем,

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулап тора.

 

3 бала:

Туган җирем – таңнар иле,

Таңнарга тиңлим аны.

Һәркөн саен матурланып

Ата аның һәр таңы.

 

4 бала:

Ямь – яшел, куе булганга

Һәркем ярата аны.

Анда бик күп агачлар,

Җыр суза сандугачлар.

 

2 Алып баручы:

Әйе, балалар, аның зифа каенлы урманнарын, көмеш сулы күлләрен, балык белән тулы киң елгаларын бик яратабыз. Эш сөючән, уңган, тырыш халкын күреп сокланабыз. Әйдәгез, бүгенге бәйрәм көнендә Татарстаныбыз турында җыр җырлыйк.

 

Җыр: «Кояшлы ил»

(Ә.Рәшитов сүз.,  Л.Батыр – Болгари көе).

 

1 Алып баручы: Татарстан – күп милләтле республика. Анда татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, марилар һәм башка милләт кешеләре бер гаилә кебек бергәләп эшлиләр,  дус – тату яшиләр.

 

5 бала:

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

 

2 Алып баручы:

Безнең татар халкында бер мәкаль бар, «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс», диләр. Халкыбыз төрле һөнәрләргә ия, бигрәк тә татар хатын – кызлары чигәргә яраталар (сөлгеләр, алъяпкычлар, яулыклар).

 

6 бала:

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән

Нәкышләре көмешләргә

Алтыннарга күмелгән.

 

7 бала:

Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләре белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

 

8 бала:

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә,

Аллы- гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

 

9 бала:

Оста куллар Сабантуйга

Матур сөлге чигәләр.

Батырлыгын күрсәткәнгә

Бүләк итеп бирәләр.

 

1 Алып баручы: Рәхмәт сезгә, кадерле балалар. Шундый остазларыбыз булганда «күңелләрдә халкым бизәкл­әре» гаилә бәйрәмнәре оештырганда милли сәнгатебез мәңге сүрелмәс.

 

10 бала:

Дуслар янда чакта көн кояшлы,

Гомер матур бию – җыр белән.

Якын дуслар белән бергә

Уйныйк без әйлән – бәйлән.

 

2 Алып баручы: Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Малайларны бирегә чакырабыз. Түгәрәктә  җырлы- сүзле уен башкарыла:

 

«Башмагым» (татар халык уены)

Уйнаучылар кулга – кул тотынышып түгәрәк ясап басалар. Уртада «Башмакчы» булып берәү утыра. Ул кәвеш теккән кыяфәттә кыланып көйли:

Итек, читек, энә, без,

Матур итеп тегәбез,

Башмак башы чигәбез,

Кемгә булыр диябез.

Кирәкмиме, алмыйсызмы,

Әллә киеп карыйсызмы?

Түгәрәктәгеләр аңа каршы:

И, башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы,

Син сайрама такмагың

Бир кияргә башмагың,- дип бер таба әйләнеп йөгерә башлыйлар. Башмакчыутырган килеш йөгерүчеләрнең аягына кулы белән тиеп калырга тиеш. Тия алса, аны үз урынына утыртып, түгәрәккә керә. Тидерә алмаса, түгәрәкне өч кат әйләнә, тагын шул сүзләрне көйләп әйтә.

 

1 Алып баручы: Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Татарстан табигате белән генә түгел, үзенең табигый байлыгы белән дә дан тота. Иң зур байлыгыбыз – ул «кара алтын». Ә нәрсә соң ул «кара алтын»? Кем белә? (Нефть). Нефть кайсы шәһәрдә чыга? Дөрес, Әлмәт, Бөгелмә (карта буенча күрсәтелә). Ә үзебезнең Яр Чаллы шәһәрендә нинди зур завод бар? Әйе,  КамАЗ заводы. Анда КамАЗ машинасы җитештерелә.

Әйе, балалар бүгенге көндә безнең республикабыз зур сәяси, фәнни, мәдәни үзәк. Дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары, мәктәпләр  һәм балалар бакчалары бар.

Бәйрәмдәге мизгелләр күңелләребездә калсын. Туган як хәтирәләре йөрәкләрдә саклансын, онытылмасын.

Барыбыз бергә туган Татарстаныбызга иминлек, муллык теләп калабыз, һәм бәйрәмебезне җыр белән тәмамлыйбыз.

 

«Туган телдә җырыбыз»

(Ф.Әмәк сүз., Л.Батыр-Болгари көе).

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “42 нче “Ал чәчәк” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячеләре

ГЫЙЛФАНОВА ВАФИЯ ФИЛИС КЫЗЫ,

НИГМАТОВА ЗЕМФИРА РАСИХ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий