Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Без бергә бәхетле!”

943215-7 яшьлек балалар өчен

 

Тәрбияче: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Бүген без “Бергә без бәхетле!” исемле гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә – кешенең иң беренче һәм иң зур тәрбиячесе. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы таяныр урыныбыз.

Тәрбияче сүзе: 23 февраль, 8 март бәйрәме белән котлау.

Без бүгенге кичәбездә бергәләп, үзебезнең сабый чакка кайтып килербез. Һәр гаилә – бер команда. Кичәбез ярыш формасында үтәчәк.

Бу бәйгедә 5 команда көч сынашачак.

Командаларның уенын бәяләү  өчен  жюри составы   сайларга   тәкъдим  итәм.

 

                               Җыр “Солдат булам” А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева муз.

1 конкурс “Гаиләләр белән таныштыру”

Шигырьләр.

1) Котлыйм сине, әтием.

Яннарыңда һәрвакыт

Көлеп торсын әнием.

 

2) Әти – безнең горурлык,

Телибез аңа саулык.

Язсын иде  яшәргә

“Әти!” диеп гомергә.

 

“Әни-әнкәй” сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, яраткан сүз. Әниләрнең   тәмле, ягымлы, йомшак   сүзләре балага юлдаш була. Ә хәзер әниләр, балалар, бер-беребезгә нинди назлы сүзләр әйтә беләбез икән, шуны тикшерик.

 

2 конкурс “Ягымлы сүзләр”дип атала. Әни һәм бала чиратлашып ягымлы сүзләр әйтәләр.

Шигырьләр:

1) Әнием, матурым-

Минем иң якыным.

Яратам, яратам

Мин сине!

 

2) Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш суыңнан тәмле исләр

Аңып тора, әнием!

 

Әтиләрнең өлгерлеген, зәвыгын сыныйк әле. Күзләрне бәйләгән килеш “Гаилә” дигән темага рәсем ясау.

 

3 конкурс “Рәсем ясау”

Шигырьләр:

1) Әтиемнең алтын куллары

Көрәп куя карлы юлларны.

Ул булгана  җылы өебез.

Ул булганда җырлап йөрибез.

2) Чиста итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам –

Әниемә булышам.

 

4 конкурс “Гаилә эстафетасы” дип атала.

Гаиләнең  һәр кешесе тупны 2 тез арасына кыстырган килеш алда торган флагны әйләнеп узып, тупны гаиләнең 2 нче кешесенә бирә, шулай дәвам итә.

              Җыр:”Җырлыйм әнием турында”Г.Зәйнәшева сүзләре,Ф.Әхмәдиев музыкасы.

Балачакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган.

 

5 конкурс “Бию”. Әти-әниләр төрле бию көенә бииләр.

Кызлар бии. “Төрек биюе”

6 конкурс “Бала йоклату”

Ә хәзер безгә кадерле әниләребез бишек җырын җырлап, бәби йоклату күренешен күрсәтсеннәр әле. (Курчаклар, бала чүпрәкләре бирелә)

 

Шигырьләр:

1) “Йокы чүлмәге”.

-Йокы чүлмәге син,-дип

Орышкалый әтием.

Әни әйтә:

-Син минем,-ди-

Балыккаем,тәтием…

Әни чүлмәк тәмен белә.

Әти әле белмәгән:

Кәнфиттән дә тәмлерәк ич

Минем йокы чүлмәгем!

 

2) Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

 

 7 конкурс.

Балачакта кем генә машина белән уйнамады икән. Яңадан бер мәртәбә балачактагы хыялыбызга кайтыйк әле. Әтиләребезнең кулларының көчен сынап карар   вакыт җитте. Алар таякка бауны чорнап, машинаны тартып китерергә тиешләр.

Уңган әтиләребез хөрмәтенә егетләр үз  чыгышларын тәкъдим итә.

                        Җыр “Шофёр буласым килә”

Шигырьләр:

1) Әтиемнең алтын куллары

Имин булсын йөрер юллары!

Әти! – диеп әйтү бер ләззәт.

Син булганда, әти, бик рәхәт.

 

2) Мин дә, әтием шикелле,

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофёр булсам,

Нишләргә белер идем –

Урамдагы бөтен кызны

Утыртып йөрер идем.

Бию

8 конкурс.

Тамчы тама, тамчы тама,

Тамчы тама түгелме?

Тамчы тамса, матур язлар

Килеп җитә түгелме?

Яз инде ул – бәрәңге бакчасы дигән сүз. Ә хәзер бәрәңге үстереп алырбыз. Әни бәрәңге утырта,  әти колорадо кортларын җыя (15 данә) шешәгә тутырып капкачлый, бала бәрәңгене чиләккә җыеп алып килә.

 

Шигырьләр:

1) Баһадир төсле кеше

Ул зирәк тә,шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә…

Кем дисезме? Ул кеше –

Минем әти, әлбәттә!

 

9 конкурс.

Гаилә булгач, иңне иңгә терәп, башны башка куеп күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәргә ни җитә? Шар белән эстафета. Әти белән  әни шарны башны башка терәп алып барып  киләләр, балага тапшыралар, бала подноска куеп алып  бара.

       Җыр “Әниләр бәйрәме” А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева музыкасы.

 

1) “Минем эш”

Әни белән бик рәхәт тә,

Бакчага барасы бар.

Ул киткәндә, тәрәзәдән

Кул болгап каласы бар.

Мин дә иртән эшкә китәм –

Бакчада минем эшем.

Барам, кичен әниемне

Сагынып кайтыр өчен.

 

2) Мине әнием көн саен

Бакчага үзе илтә,

Мин бакчада уйнап калам,

Әнием эшкә китә.

 

Шулай итеп, без бүген хыял  канатларында  балачакка очтык, бер-беребезгә күңелле мизгелләр бүләк иттек. Тормыш дәвам итә, күп нәрсәләр алда әле. Аллаһ Тәгалә беребезне дә гаилә бәхетеннән, тыныч тормыштан һәм өметтән аермасын!

Гаиләдә кешеләр бер-берсен кайгыртып, таяныч булып яшәргә, һәрвакыт үз урнын, бурыч-вазифасын төгәл белергә һәм үтәргә тиеш. Балаларыгыз сездән үрнәк алып, сезнең белән горурланып яшәсеннәр!

 

Иңне-иңнәргә терәп

Балаларга  зур терәк

Булып   яшәргә кирәк.

 

                     Җыр “Бәхеттә-шатлыкта”

Татарстан Республикасы

Арча шәһәре

 “КАРЛЫГАЧ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

СОЛТАНОВА ГӨЛҮСӘ СӨНГАТУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий