Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Дуслык бәйрәме”

15-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

Балаларның бәйрәмнәр турында белемнәрен киңәйтү, үз-ара эмоциональ бәйләнеш булдыру, сөйләм телен камилләштерү,  татар халык авыз иҗаты аша татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү.

 

Алдан эшләнгән эш: 

–         Күргәзмә оештыру “Тату гаилә” (ата – аналар һәм балаларның рәсемнәре).

–         Фотокүргәзмә оештыру “Бәхетле балачак”.

–         Әкият уку “Кечкенә янут”.

–         Бәйрәмгә әзерлек максатыннан шигырьләр, җырлар, җырлы- биюле уеннар, мәкальләр өйрәнү.

–         Дуслык турында әңгәмәләр үткәрү.

                

   Бәйрәм барышы.

Зал бәйрәмчә бизәлә, матур көй астында балалар залга керәләр, ярымтүгәрәк ясап, урындыкларга утыралар.

 

А.Б.  Бик күп матур сүзләр бар дөньяда, ул сүзләрне зурлар да,  балалар да белә.

 

Исәнмесез дип әйтәбез

Төрле- төрле телләрдә.

 

1.Б. – Здравствуйте.

2.Б. – Исәнмесез.

3.Б. – Хэллоу. Гуд монинг.

4.Б  – Привет.

5.Б. – Сәлам.

 

А.Б. Чын күңелдән исәнләшү кешеләрне дуслаштыра, кәефләрен күтәрә.

21 ноябрь бөтен дөнья сәламләшү, шатлык һәм яхшы кәеф булдыру көне.

 

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк һәммәбезгә дә.

 

Кунакларның кәефләре күтәрелеп китсен өчен, без аларны җырлы- сүзле уен белән сәламлик.

 

(татар халкының җырлы-сүзле уены “Зилем- Зиләле”)

 

Менә сиңа ун кулым, менә сиңа сул кулым

Син бит минем якын дустым

Менә сиңа куш кулым.

Әй – Зилем – зиләле,

Сандугачым кил әле

Кил әле, дустым, кил әле,

Бергә әйләник әле.

 

(Шигырьләр  сөйләү)

 

1.Б.  Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар,

Төрле- төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

 

2.Б.  Өйрәнәбез без җырлар,

Төрле телдә җырларга

Төрле милләт кешесе килә

Ул җырларны тыңларга.

 

3.Б.  Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбез эшең дә.

 

4.Б.  Матур киемнәр киеп,

Йөрибез җырлап- биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык бәйрәме, диеп.

 

(Җыр “Дуслык” М.Пляцковкий сүзләре, В.Шаинский музыкасы)

 

Уен «Рәсемне җый” (пазллар ярдәмендә рәсем җыю)

 

А.Б. Әйдәгез әле, балалар, өстәл янына килеп, уен уйнап алыйк, берничә  өлешкә бүленгән рәсемне бер бөтен итеп җыярга кирәк. Дөрес җыйдыгызмы? Булдырдыгыз. Балалар әкиятләр иленә сәяхәткә барабызмы? Сез ризамы?

 

(ноутбуктан “Кечкенә янут” әкиятенең күренешләрен карау)

skazka2_01         skazka2_12

skazka2_14 skazka2_15

Яшәгән ди янут баласы.  (Янут (енот) ул буада яшәүче хайван.)  Әнисе аның үзенә генә татлы кыяк үләне алып кайтырга рөхсәт итә. Янут баласы: “Мин зур, мин зур”- дип шатлана. Кулына таяк тотып китә һәм буа янына килеп чыга. Суга карагач ул бик нык курка һәм елый-елый өенә, әнисе янына йөгерә.

- Әни анда буадан миңа шундый куркыныч бер нәрсә карап тора, кулына мине кыйнарга таяк та тоткан, буаның икенче ягына чыгарга курыктым  –ди. Әнисе матур итеп елмая да:

- Син улым буа янына килеп җиткәч таягыңны куй һәм матур итеп елмай – ди. Кечкенә Янут шулай эшли дә һәм әнисе янына шатланып, куанып кайта.

- Әни мин буадан карап торучы белән дуслаштым, ул шундый әйбәт икән. Миңа елмайды, кулында таягы да юк иде. Курыкмыйча татлы кыяк үләне алып кайттым, – ди. Әнисе аны иркәләп башыннан сыйпый.

 

– Әкиятнең исеме ничек?

– Сез экранда нәрсә күрәсез? Әнисе янутка нәрсә дип әйткән?

– Янут кая бара?

– Каршына нәрсә очраган? Ул аңардан нәрсә дип сораган?

– Янут нәрсә эшли?

– Су төбендә кем утыра? Янут аны нәрсә белән куркыткан? Ул курыкканмы?

– Ул кая йөгерә?

– Әнисе аңа нәрсә дип җавап биргән?

– Янут нәрсә җыя?

– Янут дустына кабат очрашкач нәрсә дип җавап биргән?

 

А.Б.  Кәефе яхшы булган кешеләр белән дуслашырга да, аралашырга да җиңел, күңелгә рәхәт. Ягез әле, балалар, бер-беребезгә ягымлы итеп карап елмаябыз.

 

Дуслык турында дан җырлый

Һәрбер халык мәкале.

Без мәкальләр беләбез

Әйдәгез, сөйлик әле.

 

                           Мәкальләр – пословицы.

–         Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма.

–         Кош канаты белән кеше дуслык белән көчле.

–         Ялгыз агачны җил сындыра.

–         Что одному не под силу, то легко коллективу.

–         Помогай другу везде, не оставляй его в беде.

–         Человек без друзей, что дерево без корней.

–         Один за всех и все за одного.

 

Уен “Дуслык эстафетасы”

А.Б.  Татар халкында ике кулны биреп күрешү, бер-береңә иминлик, дуслык теләү билгесе. Безнең дуслык нык булсын, көннәребез шатлык белән үтсен.

 

А.Б. Әйдәгез әле, дуслар, сезнең белән бергәләшеп биеп алыйк.

Күмәк бию башкарыла.

 

Б.   Добрый день, добрый день-

Мы хотим вам сказать.

Мира, счастья, добра

В этот день пожелать.

 

(Җыр “Дуслык” М.Пляцковкий сүзләре, В.Шаинский музыкасы)

 

 

А.Б. Дуслык- безнең тормыш үзәге,

Дуслык- безнең тормыш бизәге.

 

Кадерле кунаклар, сезгә шушы көн уңаеннан кояш җылысына күңел җылыбызны кушып бүләкләр тапшырабыз.

 

А.Б.   Балалар, кадерле кунаклар, үзебезнең кәефне күрсәтеп көзге агачны бизик әле.(Көзге агачны “крабиклар” белән бизәү)

А.Б.   Нинди матур агач килеп чыкты.

 

Балалар матур көй астында кунакларга кулларын болгап залдан чыгып китәләр.

Татарстан Республикасы

Менделеевск шәһәре

“САНДУГАЧЫМ”  8 нче балалар бакчасы”

муниципаль  бюджет  мәктәпкәчә  белем  бирү  учреждениесенең

1 нче квалификацион категорияле тәрбиячесе

 ШИАБИЕВА ЛӘЛӘ САХИУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий