Балалар тәрбияләү буенча 130 киңәш – 2
Әдәп.
37. Балаларыңны сәламлә.
38. Үзеңнең гаурәтеңне балаларың каршында каплауга җиңел карама.
39. Күршеләреңә яхшы мөнәсәбәттә бул.
40. Күршеләргә нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген һәм аларны рәнҗетүнең гөнаһ икәнлеген аңлат.
41. Әти-әниеңә карата ихтирамлы бул, туганлык җепселләрен өзмә. Әти-әниең, туганнарың белән күрешергә барганда балаларыңны да үзең белән ал. Бел: әгәр дә син үз әти-әниеңә яхшы мөнәсәбәттә булсаң, балаларың да сиңа шундый ук мөнәсәбәттә булачак.
42. Кешеләрнең башкаларга зарар китерми торган, әдәпле балаларны яратуларын аңлат.
43. Балаңа үз эчтәлегендә кайбер әдәпләр, киңәшләр, теләкләр булган хат яз.
44. Баланың үз-үзен тотышында җәмгыять тарафыннан тулысы белән кире кагыла торган күренешләрне аңлат. Моның сәбәпләренә дә туктал.
45. Үзеңнең балаларың белән утырып пәйгамбәребез, галәйһиссәләмнең тормыш юлын өйрәнегез. Нинди файдалар алганлыгы турында алардан һичшиксез сора. Шулай ук, бала үзе укып, сез тыңлап кына торсагыз да була.
46. Бала белән үзең генә калганда нәсыйхәтләр бир, беркайчан да кеше алдында орышма.
47. Артыгы белән битәрләмә.
48. Баланың бүлмәсенә керер алдыннан шакып кер: шушы әдәпкә өйрәтүнең бу иң яхшы чарасы.
49. Бала сине беренче әйтүдән үк аңлар дип өмет итмә – балага берничә тапкыр кабатларга кирәк. Һәм бу бөтен нәрсәдә дә шулай. Юкка гына Аллаһ Тәгалә Коръәндә: “Үзеңнең гаиләңә намаз укырга куш һәм үзең дә аны сабырлык белән үтә” (ТаХа сүрәсе, 132), – димәгән. Ул безгә сабыр булырга әмер итә.
50. Ашар алдыннан, бала ишетерлек итеп: “БисмиЛләһ”, ә ашап бетергәннән соң: “ӘлхәмдүлиЛләһ” әйтергә онытма.
51. Баланың кайбер хаталарына игътибар итмә. Үзеңнең йөрәгеңне “хаталар җыючысы” итмә.
52. Үзең ялгышкан очракта, баладан гафу үтен.
53. Баланы: “Син булдырачаксың, синең бөтенесе дә килеп чыгачак” дигән сүзләр белән куәтләп тор.
54. Һәрбер баланың үзенчәлекле булуын исеңнән чыгарма һәм аларның шул үзенчәлекәрен тап.
55. Баланың үз-үзен тотышыннан һәм сүзләреннән көлмә.
56. Матур сүзләргә өйрәт. Мәсәлән, сәләмләшү, котлау һ. б. әдәпле сүзләр. (Моның үрнәкләрен пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең кылган догаларыннан алырга мөмкин)
57. Балага һәрвакыт әмер биреп торма.
58. Нинди дә булса эшне эшләтер өчен баланы материаль нәрсәләргә бәйләмә.
59. Баланы үзеңнең беренче дустың ит.
V. Физик тәрбия.
60. Балага уенга җитәрлек вакыт бир.
61. Аны файдалы уенчыклар белән тәэъмин ит.
62. Кайбер уенчыкларны баланың үзенә сайлап алырга мөмкинчелек бир.
63. Аны суда йөзәргә, атта атланып йөрергә, йөгерергә һәм башка шундый файдалы спорт төрләренә өйрәт.
64. Кайбер уеннар вакытында бала сине җиңәрлек ит – биреш.
65. Төрледән-төрле, файдалы ризык белән баланы тәэъмин ит.
66. Ашау режимын булдыр.
67. Баланы артык күп ашаудан тый.
68. Ашаган вакытында хаталары өчен җәзалама.
69. Баланың яратып ашый торган ризыгын пешерергә тырыш.
VI. Психология.
70. Үзеңнең балаңны тыңла һәм аның һәр сүзенә карата игътибарлы бул.
71. Бала үзенең проблемаларын үзе чишәрлек ит. Кайчагында, ул үзе сизмәслек итеп кенә, аңа ярдәм ит.
72. Баланы хөрмәт ит һәм нинди дә булса эшне яхшы башкарса, аны рәхмәтлә.
73. Бала ант сүзләренә күчәрлек итмә – “Мин сиңа болай да ышанам!”, диген.
74. Җәза белән куркыту сүзләреннән ерак тор.
75. Балаңны үзен начар, аңламый торган, акылсыз итеп тоярлык итмә.
76. Баланың күп сораулары сине битәрләмәсен, аларга аңлаешлы телдә, баланың күңеле булырдай итеп җавап бир.
77. Балаңны кочакла, үзеңнең аны яратуыңны, йомшаклыгыңны, назны ул тойсын.
78. Кайбер чакларда баладан киңәш сора һәм эшеңне ул әйткәнчә башкар.
79. Кайбер сорауларда балага үзенчә башкарырга ирек бир.
(дәвамы бар)
Комментарии: |