Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Аҗаган уены»

38556-1Зурлар төркеме

 

Уенның максаты: Мəктəпкəчə яшьтəге балаларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, балаларда мөстəкыйльлек, аңлы дисциплина, үзара дустанə мөнəсəбəт, ихтыяр көче, тапкырлык тəрбиялəү.

 

Кирəкле җиһазлар:

– Флажоклар;

–  «Снайперлар» уены өчен ком тутырылган вак капчыклар;

– «Кырны минадан чистарту» уены өчен пластик шешəлəр (һəр отрядка 4əр);

– «Каршылыкны җиңү» уены өчен гимнастик баскыч;

– Обручлар.

 

Уен барышы:

Ике группа алдан билгеләнгән урынга чыгып тезелә.

Алып баручы: Исəнмесез, иптəш солдатлар!

Солдатлар: И-сəн-ме-сез!

 А.б.: Иптəш солдатлар! Хəрби штабта киеренке хəл килеп чыкты:  сейфтан бик мөһим кəгазьлəр югалды. Сезең алга, шуны табып китереп бирү максаты куела. Бу бик мөһим һəм катлаулы эш. Табуы да бик кыен булачак. Шушы киеренке хəлдəн чыгу өчен ярдəмгə килерсез дип ышанып калам. Сездəн батырлык, кыюлык, тапкырлык сорала.  Сез хəрби бурычны үтəргə əзерме?

Солдатлар: Ә-зер!

I отряд командиры: Отряд, равняйсь, смирно!  «…….» отряды хəрбибиремнеүтəргəəзер! Отряд командиры – ….

Безең девиз: 1-2-3, безнеңкулдакөч.

 

II отряд командиры: Отряд,равняйсь! Смирно! «……» отряды хəрбибиремнеүтəргəəзер! Отряд командиры – …

Безнең девиз: Бердəмлектə безнең көч.

 

А.б.: Иптəш солдатар! Сугышчан биремне башкару өчен сезгə план бирелə. Андазəңгəрсызыкбелəнхəрəкəтнеңбашланганурыны, ə кызылсызыкбелəнбилгелəнгəнурындаюгалганкəгазьлəр пакеты. Укларбелəнюнəлешкүрсəтелгəнбулачак. Югалгандокументлартабылгач, штабкакилептапшырасыһəм рапорт бирəсе! Биремаңлашылдымы? Командирларгакилеп маршрут планыналырга!

(Командирларкилеп маршрут планыналалар).

А.б.: Баш-ла-дык!

(Солдатлармаршрут планыначалар, танышалар).

 

I сугышчануен: «Чəнечкелечыбыкашашуыш!»

Флажоклар билгеләнгән урынны “гусиный шаг” белән үтәргә. Дөрес атламаган балалар чəнечкелечыбыккатиепкиткəн һәм яралангансанала, санитарлараңаярдəмкүрсəтə.  Алар уеннан чыга. (Уеннан чыккан балаларга кызыл тасмалар яки бинт бәйләнә).

 

II сугышчан уен: «Снайперлар»

Максат: Ком тутырылган капчык белəн дошманның танкын яндырасы.

Кагыйдəсе: Һәр группадан өчәр бала чыгып, ком тутырылган капчыкны дошман машинасына тидерəсе, ыргытканда сызыктан узасы түгел, югыйсə минага басып шартлавың бар.

 

III сугышчан уен: “Сазлык аша үтү”

Һәр группадан 4әр бала, обручларга сикереп, кызылына басасы түгел! Берәр снаряд (күркә) алып кайталар. Кайсы команда тизрәк алып кайта. Кызыл обручка баскан бала уеннан чыга.

 

IV сугышчан уен: «Каршылыкны җиңү!»

Максат: Отрядның һəр солдаты йөгереп, гимнастик тауны кичәргә тиеш.

 

V сугышчануен: «Кырны минадан чистарту».

Максат: Җиргә күмелгəн пластик шешəлəрне табып аласы.

Уен кагыйдəсе: Табылган шешəлəрнең бөкелəрен ачасы, аннан соң гына  тартып аласы, бөкесен ачмыйча гына тартып алсаң мина шартлаган була. Ул бала уеннан чыга.

 

VI сугышчануен: «Пакетны эзләп тап!»

Максат: Флаглар белән күрсәтелгән урыннан югалган пакетны эзләү.

 

Ярыштəмам.

Отряд белəн штаб каршысынакилептезелү.

 

А.Б.: Тынлык,смирно! Солдатлар! Сезбиремнеүтəдегез. Югалгандокументларныштабка, кайтарыпбирелде. Барыгызга да рəхмəтемнебелдерəм! Булдырдыгыз! Сугышчанбурычнытөгəлһəмвакытындаүтəгəн, күрсəткəнбатырлыгыгыз  өченсезне «Мактаукəгазе» белəнбүлəклим.

(Командирларбүлəкнекилепалалар)

Гелшулай кыю, батыр булыгыз! Ур-ра, солдатлар! Ур-ра, Ур-ра, Ур-ра!

(3 тапкыркүмəклəшепбертавышкакычкыралар!)

Салют (“Хлопушки”) аттырыла.

 

Уен тəмам.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“64 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

йөзү буенча тәрбияче

СИРАҖЕТДИНОВА ИЛГИЗӘ ИНДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий