Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Көз бәйрәме”

f_16150091Уртанчылар төркеме

 

Алып баручы:

Бар куңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,

Нәрсәдән бу, мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Хәерле көн, дуслар!

Тышта алтын көз! Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Борын заманда бер авыл агаеннан:

– Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллә язмы? – дип сораганнар.Ул, һич тә аптырап тормыйча:

– Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, – дип жавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнен иң асыл фасылы – алтын көздә килә инде халкыбызның матур бәйрәме – Көз бәйрәме. Көз бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –жыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч, бәйрәм килә. Ул көнгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп куңел ачалар. Без дә бүген сезнең белән бергәләшеп Көз бәйрәмен үткәрербез, күңел ачарбыз.

Бәйрәм белән сезне, якын дуслар, уңган-булган, олы-кечегез. Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне, сәлам итеп кабул итегез!

 

1 бала. Уңыш жыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае –

Октябрь житте.

 

2 бала: Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма, капка

Асларына керәләр.

 

3 бала: Көз җитте, салкын урамда,

Салкын булса да, чыгам урамга.

 

(Музыка янгырый, Көз керә)

А.б. Исәнме, Көз! Бәйрәмебезгә рәхим ит! Әйдә, түрдән уз!

Көз: Исәнмесез, балалар, кызлар һәм малайлар. Мин сезгә мул уңышларым белән туп-туры килдем. Бүгенге бәйрәмдә күңел ачарбыз бергә. Биербез дә, җырларбыз, көләрбез һәм уйнарбыз. Бәйрәмебез күңелле булсын!

 

Җыр: “Яфрак бәйрәме”

 

4 бала: Ни арада җәй үтте,

Алтын көз килеп җитте.

 Шатлык тулы бу бәйрәмне

 Балалар күптән көтте.

 

А.б. Алтын көз кунакка килгән,

Сары кулмәген кигән.

Елмаеп карый безгә,

Җырлап алыйк соң бергә.

 

Жыр: “Гөмбәләр җыры”

 

Көз: Балалар, мин буш кул белән килмәдем, сезнең тапкырлылыгызны сынарга табышмаклар алып килдем.Тыңлагыз!!!

 

Җир астында җиз бүкән.Ул ни икән? (Бәрәңге)

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

Тураганда елата. Нәрсә ул, балалар? (Суган)

 

Булдырдыгыз, афәрин, балалар!!! Белемнәрегез бар икән. Хәзер мин сезнең белән бер уен да уйнап алмакчы булам.

 

УЕН: “Кәрзиннәргә яшелчәләр җыю”

Кем тизрәк кәрзиннәргә яшелчәләрне тутырып бетерә.

 

Көз: Җитез дә балалар икәнсез! Булдырдыгыз! Рәхмәт сезгә!

А.Б: Көз, безнең балалар шигырьләрен сөйләп бетермәделәр әле.Тыңлап бетер.

 

5 бала: Кишер зур, кишер кечкенә.

Кишер пычрак, юыйк тиз генә.

 

6 бала: Кишер бик тәмле, бирик куянга,

Кишер бик баллы, сөенсен куян да!!!

 

7 бала: Менә көз килде.Салкынча, җилле.

Агачларда яфраклар саргайды инде.

 

8 бала: Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап- сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 

9 бала: Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

- Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

 

10 бала: Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була? (Көз көне)

 

Көз: Бик яхшы итеп сөйләдегез шигырьләрегезне, балалар, рәхмәт!!! Әйдәгез, балалар, яфраклар белән бер биеп алыйк әле.

 

БИЮ “Яфраклар биюе”

 

А.Б: Көз, безнең балалар “Куянкай” уенын уйнап күрсәтерләр.

 

Уен: “Куянкай”

 

Көз: Мин сезгә куян күчтәнәчләре белән килгән идем, балалар. Хәзер өләшеп чыгам мин аларны сезгә. Зур үсегез, сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз. Муллыкта, рәхәт тормышта яшәгез, нәни дусларым. Сау булыгыз!!!

Балалар: Сау бул, Көз! Киләсе елга очрашканга кадәр!!! Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт!

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

“Лесхоз бистәсе “Ләйсән” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨБӘРӘКШИНА ГӨЛНАРА ГАБДЕЛГАНИ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий