Сценарий: “Минзифа Әхмәтшина белән очрашу кичәсе”
Максат:
1. Балаларны Минзифа Әхмәтшина иҗаты белән таныштыру.
2. Әлмәт шәһәрендә яшәүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Минзифа Әхмәтшина иҗатына кызыксынучанлык тәрбияләү.
3. Иҗади сәләтне үстерү өчен мәйдан ачу, этәргеч бирү.
Җиһазлау: Минзифа Әхмәтшина китапларыннан күргәзмә, шигырьләр буенча ясалган рәсемнәр, җыр язмалары, презентация.
Кичә барышы
Тәрбияче “Апрель” шигырен сөйли.
Апрель, апрель, алсу бер таңында
Бөек Тукай туган дөньяга.
Аның әкиятен тыңлап үстек
Гыйбрәт алдык, җитәр елларга.
Исеме аның йөрәк түренә
Җуелмаска куйган уелып.
Һәр ел саен туган көне белән
Тәбриклибез аны җыелып.
Нинди көн ул, онытылмый
Һаман халык телендә.
Кайда татар халкы яши,
Шунда бәйрәм ителә.
Ул туган көне Тукайның
Онытылмый гомергә.
Әллүкиләр, Тәфтиләүләр
Чыкмас безнең күңелдән.
Хәерле көн кадерле балалар, кунаклар, дуслар!
Белгәнебезчә, апрель ае – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган ай. Бу айда мәктәпләр, балалар бакчаларында Г.Тукай турында өйрәнәләр, аның шигырьләрен укыйлар. Язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, шәһәребез интеллегенциясе вәкилләре белән очрашулар оештырыла. Без дә бүген сезнең белән очрашуга үзебезнең “Кояшкай” балалар бакчасына Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе Минзифа апагыз Әхмәтшинаны чакырдык. Әйдәгез хәзер аны бирегә чакырыйк.
Минзифа апа 1955 нче елны,Чистай районы,Татар Сарсазы авылында туган. Авылының һавасы, чишмә сулары аны рухландырып, илһамландырып иҗатка тарткан. Минзифа апа яшьтән үк иҗат белән шөгыльлләнгән. 2003нче елга хәтле авылларының Мәдәният йортын җитәкләгән. Аннан соң Әлмәт шәһәренә күченеп килгән. 2010нчы елны Минзифа апаны язучылар берлегенә кабул итәләр. Әлмәттә Минзифа апа С.Сөләйманова исемендәге “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсен җитәкли.
Минзифа апа бик талантлы шагыйрә, аның 3 китабы дөнья күрде.
“Мәхәббәт дастаны” (“Поэма любви”)
“Күңелем канаты” (“Крылья души”)
“Сары яулык” (“Желтый платок”)
Шулай ук, Минзифа апа бик матур җырлар да яза әле. Аның җырларын танылган популяр җырчылар башкара. Әйдәгез, без сезнең белән Х.Фәрхи башкаруында “Бәхетем минем” дигән җырны тыңлап үтик.
Җыр яңгырый.
Ә менә сезнең кебек балалар өчен Минзифа апагыз бик матур шигырьләр иҗат итә. Шуларның берничәсен тыңлап үтик.
Сабрина “Салкын кайда?”
Урамда салкын, диләр,
Бик тә өшетә, диләр.
Урамга аның үзен
Күрергә чыкты Дилбәр.
Тун киде, шарф япты,
Күп йөрде урамда.
Көтә-көтә салкынны,
Туңып бетте буранда.
Алия “Алия диләр мине”
Әтием дә, әнием дә.
“Ай, кызым, диләр миңа.
“Алсу йөзле, айдай кашлы,
Йолдызым!”, – диләр миңа.
Дәү әни дә, дәү әти дә,
“Аллаһ биргән!”, – дип сөя.
Якын әби белән бабай,
“Алма-җимешем!”, – дия.
“Ай, бигрәк матур кыз!”, – диләр,
Үткән-барган бар кеше.
Нигә соң белми беркем дә –
Алия минем исем.
Азалия “Мин Азалия инде”
Мин үзем – Азалиямен,
Гөлчәчәк диләр мине,
Әтием дә, әнием дә,
И, чәчкәм, диләр мине.
Әбием дә, чәчәгем, дип,
Иркәли, сөя мине.
Беркая юк мондый кыз, дип,
Күкләргә чөя мине.
?Сезнең оныкларыгыз бармы? Исемнәре ничек?
Лиана “Абыем бар минем”
Минем Тимур абыемны
Юктыр бит күргәнегез?
Спорт мастеры ул безнең,
Аңардан өйрәнегез.
Тимераякларын кия,
Кайтып та керми кышын.
Ул капкачы – хоккей уйный,
Таң кала бөтен кеше.
Җәен футбол, волейболда
Туп куып үтә киче.
Аннан тренажерный залда –
Каян җитәдер көче?
Сигезенче сыйныфны ул
Гел бишлегә бетерә.
Әниемә дә булыша –
Чишмәдән су китерә.
Маллар карый, йортны җыя,
Абыемның күп эше.
Сорамагыз, армый ул,
Чөнки ул егет кеше!
Аделя “Бик уйлап тормам әле”
Сеңелем Азалияне
Алдылар микән кайдан?
Гади кыз түгелдер ул,
Йә, алганнардыр айдан.
Гел күтәреп йөриләр,
Әле еламаса да.
Имезлек каптыралар,
Үзе сорамаса да.
Җил дә исмәсен аңа,
Җен дә тимәсен аңа.
Миннән калган ярамый,
Өр –яңа күлмәк аңа.
Ашатам, ди дә әни
Бүлмәгә кереп китә,
Аның янына ятып…
Үзе дә йоклап китә.
Мин барлыкны бөтенләй
Белмиләр, күрмиләр дә.
Бик озак уйлап тормам –
Китәрмен әбиләргә!
Әмир “Иснәп кара, ди Газиз”
“Киреешки” сатып ала
Газиз көн дә кибеттән.
Ул зыянлы, дим мин аңа,
Тыңламый – киребеткән.
Кыштыр-кыштыр киреешка,
Ашый Газиз һәр көнне.
Кызыктырып кына ашый,
Сыйламый ул беркемне.
-Тәмлеме? – диеп сорасаң,
– Мә, иснәп кара! – ди ул.
Иснәп аның тәмлелеген
Белеп буламыни ул?
Әни әйтә: “Дустың белән
Уртак булсын бар нәрсәң!”
Бу алмамны урталайга
Бүләм, Газизне күрсәм!
Авелина “Безнең песи”
Аягында кара читек
Һәм кап-кара мыегы.
Үзе урау, үзе озын –
Елан кебек койрыгы.
Әнкәй ит турый башласа,
Елтырый ике күзе.
Мияу-мияу, дип ит сорый,
Бигрәк хәйләкәр үзе.
Түзә алмый куш аягын
Өстәлгә сузып куя.
Каян белә икән шулай –
Ит тураганны тоя.
Кем, дисезме? Бу бит безнең
Песи – Мыраубикәбез.
Барыбызга – назлыбикә,
Барыбызга иркәбез.
?Сезнең йорт хайваннарыгыз бармы?
Рәхмәт, балалар! Бик матур сөйләдегез.
Әле бит Минзифа апагыз әкиятләрне үзгәртеп, шигырь формасында иҗат итә. Хәзер уйналачак әкиятебезнең исеме “Шалкан” дип атала.
“Без театр уйныйбыз” җыры җырлана.
Бүген театр уйныйбыз
Шатланышып туймыйбыз.
Зур сәхнәдә дуслар өчен
Биибез дә җырлыйбыз.
Әйе шул, шулай шул,
Биибез дә җырлыйбыз.
Театрга, диеп килгән,
Песи, тычкан, Акбай да.
Кызлары да бик булыша,
Әби белән бабайга.
Әйе шул, шулай шул,
Әби белән бабайга.
Татар телендә театр
Уйныйбыз без бүгеннән.
– Сез кайдан?- дип сорасагыз:
Без театр иленнән.
Әйе шул, шулай шул,
Без театр иленнән.
Бабай һәм шалкан әкияте буенча
Бабай: (Е. Даниил) - Әй , карчыгым , беләсеңме,
Бакчада шалкан үскән.
Менә шундый зур булган ул,
Тарта алырбыз микән?
Әйдә, карчык, булыш әле!
Әби: (Агата) - Кызым, кызым, кызкаем ла,
Бардыр инде күп эшең.
Тик шулай да бабаеңа,
Шалкан тартышыр идең.
Әйдә, кызым, булыш әле!
Кыз: (Милана) -Акбай, җитәр, күп уйнадың,
Эшләргә вакыт күптән.
Шундый олы шалканны,
Кем тартып алыр икән?
Әйдә, Акбай, булыш әле!
Акбай: (Слава) – Песи дус, мыраулап кына
Кояшта ятма эле.
Шалкан бик зур булып үскән,
Әйдә тартышыйк әле?
Әйдә, песи, булышыйк!
Песи: (Вадим) – Бар минем бер якын дустым,
Ул нишләп ята микән?
Шалканны тычкан белән дә,
Бергәләп тартсак икән?
Әйдә, тычкан, тартыш әле!
Тычкан: (Рубис) – Бер, ике, өч дибез,
Бердәмлектә көч, дибез!
Урра! Менә тартып та чыгардык!
?Язучыга сораулар.
Кадерле балалар, Минзифа апа бит бик матур җырлый да. Минзифа апа, безгә җырлап бирегез әле.
Минзифа апа үзе иҗат иткән “Туган телем” җырын башкара.
Кичәбез барышында Минзифа апа безнең бакчабыз турында шигырь иҗат иткән “Кояшкай” шигырен Минзифа апа укый.
Бакчабызда бик күңелле,
Кояш балкый безнең йөздә.
Шатланышып киләбез без,
“Кояшкай”да рәхәт безгә.
Тәрбияче апаларның
Кояш кунган йөзләренә.
Алар безгә әни кебек,
Утырабыз тезләренә.
Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,
Спортта да сынатмыйбыз.
“Кояшкай”да рәхәт безгә,
Без беркайчан тик ятмыйбыз.
Әнә шундый бик күңелле
Бакчабыз бар, белегез сез.
Аны күрәсегез килсә
Бер кунакка килегез сез!
Татарстан Республикасы
Әлмәт шәһәре
“31 нче “Кояшкай” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
татар теле тәрбиячесе
ЗАРИПОВА РАИЛӘ РӘИС КЫЗЫ
Комментарии: |