Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Кырлайда туган әкиятче”

ТУКАЙ25-7 яшьлек балалар өчен музыкаль-шигъри кичә сценарие

 

 Бәйрәмчә бизәлгән зал уртасына чыгып бер бала З. Туфайлованың “Тукай абый” шигырен сөйли.

 

Даша:

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барсы да.

 

Балалар залга музыка астында тезелешеп керәләр, таралышып басалар. “Бәйрәм бүген” Җ. Фәйзи көенә җыр башкаралар.

 

Бәйрәм бүген

 Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;

Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хус ис аңкуын:

Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген!

 

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

 

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Малайлар урындыкларга утыралар, кызлар күбәләкләр булып бииләр. “Язгы күбәләкләр” биюе башкарыла (“Күбәләк” Ильяс Гыйләҗетдин көе, Р. Вәлиева сүзләре). Бию тәмамлангач, күбәләкләрне тотарга бер малай чыга. Малайдан куркып күбәләкләр кача, бер күбәләк кенә кала. “Бала белән Күбәләк” шигыре буенча сценка куела.

 

Данияр:

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

 

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

Ярослава:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

 

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

 

Тик гомрем бик кыска;

Бары бер көн генә,

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

 

Күбәләк белән Малай кулга кул тотынышып чыгып китәләр, аларның каршысына уйный-уйный маэмай белән икенче Малай керә.

Кызыклы шәкерт” буенча сценка.

 

Сәләхеддин:

Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

 

Динә:

-Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кеченә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

 

 Сәләхеддин:

-Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар – эш белү уңгайсыз ул.

 

Малай уйната-уйната Маэмайны эт оясына озата. Алгы планга матурлап җыелган өй эче күренеше чыга. Кыз бала бишек җыры җырлап курчагын йоклата. Г. Тукай сүзләре, татар халык көе.

 

Сабина:

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

 

Йокла, угълым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым:

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

 

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул диярем.

 

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син;

Куанычым, шатлыгым

Тик мин минем, синсең, син!

 

Бишек җыры вакытында ук песи йомгак белән уйнап йөри башлый. Курчагын йоклатып, Кыз тегүгә тотына. Малай чыгып, сөйли башлый.

Тимур “Шаян песи” шигыре буенча сценка.

Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига:

Бар уе – бер матур күлмәк тегү Курчагына.

“Күлмәгем кайчан бетәр?” –дип, Курчагы яткан, көтә;

Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк-бәйрәм җитә.

Ә Песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер;

“Тукта селкенмәсме?”- ди ул; бер дә җаны түзмидер.

Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар;

Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.

Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе;

Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!

 

Песи уйнап йөргәндә, Карлыгач очып керә, аны Песи куа башлый. Карлыгач түбә астына кача. Кыз Песине куып җибәрә. Карлыгач булып киенгән кыз “Карлыгач” шигыренең рус теленә тәрҗемәсен сөйли.

 

Лилия:

Недавно ласточка, что сердцу так мила,

Там, над моим окном, гнездо себе свила,

Таскала глину в остром клювике своем.

Из глины строила она красивый дом.

Трудилась долго, возводя свой легкий кров,

А после вывела хорошеньких птенцов

Чтобы сыта была вся птичья детвора,

Жучков, мошек мать приносит им с утра.

 

Шигырь тәмамлану белән балалар таралышып чыгып басалар. “Туган авыл”  шигырен Илнур сөйли.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрдем,

Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кая торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

 

Балалар урыннарында калган көенчә “Туган тел” җыры белән кичәне тәмамлыйлар.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Киров районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

417 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨХЕТДИНОВА РУЗИЯ РАФИС КЫЗЫ,

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ПУСТОБАЕВА ЛИЛИЯ ХӘМБӘЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий