Конспект: “Әтәч һәм аның гаиләсе”
Максат һәм бурычлар:
1. Йорт кошлары турындагы белемнәрен киңәйтү.
2. Әкият сөйләгәндә тыңлый, кабул итә белү һәм фикерләү сәләтен үстерү.
3. Әкият геройларының хәленә керә белү.
4. К һәм Къ авазларының әйтелеше өстендә эш.
Җиһазлар: “ серле” капчык, әтәч, тавык, чеби уенчыклары.
Эшчәнлек барышы.
– Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын әйтеп карагыз.
Иртән бик иртә тора,
Канат кагып кычкыра.
– Кикрикүк! Кикрикүк!
Тор иртәрәк ,
Эшең күп!
(Балаларның җаваплары тыңлана).
– Минем серле капчыгымда нәрсә бар икән?
(Серле капчыктан уенчык әтәч алып күрсәтелә)
– Әйе, бу – әтәч. Балалар без авылда яшибез һәм безнең әтәчне күргәнебез бар, без аны беләбез.
– Әтәч кайда яши?
(Балаларның җаваплары тыңлана)
– Дөрес, ишек алдында. Балалар, әтәч нәрсә ашарга ярата икән?
(Балаларның җаваплары)
– Шулай, әтәч ярма чүпләргә ярата.
– Балалар, әтәч ярманы берүзе генә ашыймы?
(Балаларның җаваплары тыңлана).
(Уенчык тавык алып күрсәтелә)
– Әтәч янында тавыклары да була. Балалар, әйтегез әле, әтәч әти булса, тавык әни булса, аларның балалары нәрсә?
(Балаларның җаваплары тыңлана).
(Уенчык чебиләр күрсәтелә).
– Чебиләр. Карагыз әле, алар нинди төстә?
(Балаларның җаваплары тыңлана)
– Кемнең чебине тотып карыйсы килә? Нинди ул?
(Балаларның җаваплары тыңлана)
– Менә әтәчнең гаиләсе булды.
– Мин сезгә хәзер әтәчнең гаиләсе турында әкият күрсәтәм.
(Өстәл театры күрсәтелә).
Матур җәй көне. Әтәч һәм тавык үзләренең чебиләре белән ишек алдында җим чүпләп йөри иде. Кинәт кайдандыр кап-кара болыт килеп чыкты да, яңгыр ява башлады. Тавык канатларын җәеп “кыт-кытыйк” дип кыткылдап чебиләрен үз янына чакырырга тотынды. Чебиләр йөгерешеп әниләре янына килделәр дә аның канаты астына качышып беттеләр. Ә бер чеби, әнисенең чакыруын тыңламыйча, һаман ишек алдында чыланып басып тора бирде.
Ә яңгыр ява да ява ….
– Балалар, бер чеби ни өчен әнисе янына килмәде икән?
– (Балаларның җаваплары тыңлана).
– Әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәк, шулай бит.
– Балалар, ә без чебигә булыша алабызмы?
(Балаларның җаваплары тыңлана).
– Әйдәгез юешләнгән чебине җылытырга кояш ясыйк.
(Зур ватман битендә алдан ясалган түгәрәккә балаларның учларын сары гуашька манып нурлар ясала)
– Булдырдыгыз, балалар. Инде чебиебез дә җылыныр.
Татарстан Республикасы
Азнакай муниципаль районы
Тымытык авылы
“АККОШ” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ХАРРАСОВА ӘЛФИЯ МӨСӘВИР КЫЗЫ
Комментарии: |