Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Баллы агач”

candy-christmas-fairytale-lolipop-mne-photo-Favim.com-49477Зурлар төркеме өчен әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе

 

Алып баручы:

Кышның инде күз яшьләре тама,

Беткән, димәк, горурлыгы сүнеп.

Урамда яз әнә күкрәк кага,

Түбәләргә боз сөңгеләр элеп.

Бар тарафта кояш түккән балкыш,

Рәхимлелек сибә уңга-сулга,

Түбәләргә элгән бәллүрләрдә

Күз яуларын алып җемелди, Март!

 

Март! Яз башы, язның беренче ае. Яз белән, әйтерсең, барлык тирәлек яңадан яңара, табигать озакка талган йокысыннан күкрәк тутырып сулыш алып күзен ача. Язгы табигать, әйтерсең, яңа туган сабый! Кар астыннан җир күренер-күренмәс борын төрткән яңа үлән, яңа чәчәк, яңа уҗым, яңа бөре… бар табигать әйтерсең яңадан туа, яңадан ярала. Яз үзе белән матур бәйрәмебез – 8 нче Март хатын-кызлар көнен алып килүче дә. Хатын-кызның матурлыгы, гүзәллеге нәкъ менә язның кояш нурларыннан тагын да балкый, нәфисләнә, уяна, әйтерсең, кар астыннан кояшка тартылган умырзая, язгы ләлә чәчәк ата. Әйтерсең лә, хатын-кыз үзенең камиллеге белән язны тагын да матурлый, тирә-якны тагын да матурлый төшә. Шул ук вакытта, hәр хатын-кыз күңеле белән яздан нидер көтә, нидер өмет итә.

Хөрмәтле хатын-кызлар, әбиләр, әниләр, апалар, кызлар, сезне барыгызны да шушы гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Сезгә яз ничек ашкынулы дәртле – шундый ук дәртле мәхәббәт, яз сулары ничек ярларына сыеша алмыйча ташый – шундый ташып торган үлчәмсез бәхет, язгы кояш үзенең җылысы белән барлык табигатьне уятырлык көчле – гаиләләрегезнең дә җылысы көчле, шул җылылыкны саклаучы ир-егетләрегез hәрвакыт янәшә булып, тигез канатта, гомерләрегез озын-озак, сәламәтлектә яшәргә насыйп итсен дип теләп калабыз!

Шушы бәйрәм көнегезне тагын да матурлап, нур өстәп балалар белән сезгә үзебезнең бәләкәй генә бәйрәм күчтәнәчебезне бүләк итәбез.

Бәйрәм белән!

 

Җыр “Бәйрәм җыры”

 

А.б. Кадерле кунаклар! Бу яз көнендә һәрвакытта да без якыннарыбызны котлыйбыз, аларга исәнлек-саулыклар, бәхетләр телибез һәм, әлбәттә, бүләкләр бирәбез. Менә балалар да сезгә нәрсәдер әзерләде.

Карагыз әле, бу бит конфет агачы! Конфетлар бу агачта күп үскән.

(Балалар уртага чыгып шигырләр сөйлиләр.)

 

1бала: Җирдә бик күп могҗиза, ләкин

Бездә булганны табып булмый беркайда.

 

2бала: Балалар бу агачны

Бик озаклап үстерде!

Матур – матур сүзләр сөйләп

Шушы буйга җиткерде.

 

3бала: Көн үсәсен – төн үсте,

Ярды яшел яфраклар!

Бәйрәм җитәр алдыннан

Бик шомлана балалар.

 

4бала: Әкрен үсте биеккә,

“Тагын-тагын үс инде!” –

Түшәмгә менеп җитсә,

Эх, нишләтербез инде?

 

5бала: Нинди түшәм, ни сөйлисез?

Карагыз сез, кунаклар!

Ботакларда әни- әбиләргә

Эленгән бит конфетлар!

 

А.б. Ошадымы сезгә, кадерле кунаклар, баларның бүләкләре? (Әйе.) Безгә дә бу агач бик тә ошый. Ләкин бу конфетлар, минемчә, гади түгел.

– Бәлки аның эчендә мармелад? (Юк.)

– Бәлки аның эчендә шоколад? (Юк.)

– Бәлки хәлвә, чикләвек? (Юк.)

– Башым әйләнеп китте… Конфетның серен ачыгыз миңа.

(Балалар бер берсенә “тс-с-с” дип әйтешәләр).

 

А.б. Бу алтын конфетны салдырып алыйм,

Эчендә нәрсә язылганын укып карыйм!

 Монда балалар өчен сораулар.

 

Сейчас поиграем в игру “Кто это?”. Я буду вас прашивать, а вы постарайтесь на них ответить?
1. Кто пришёл ко мне с утра?
Все дети:( хором) – мамочка!
2. Кто сказал вставать пора?

( хором) – мамочка!
3. Кашу кто успел сварить?
(хором) – мамочка!
4. Чаю в пиалу налить?

(хором) – мамочка!
5. Кто косички мне заплёл?
(хором) – мамочка!
6. Целый дом один подмёл?
(хором) – мамочка!
7. Кто меня поцеловал?

(хором) – мамочка!
8. Кто ребячий любит смех?

(хором) – мамочка!
9. Кто на свете лучше всех?

(хором) – мамочка!
Ведущий. Правильно, конечно же, милая мамочка!
Ребёнок. Подрастём и будем сами
Мы заботиться о маме.
А пока доставим ей
Радость песенкой своей.

 

Песня “Мамина песенка”

 

Алып баручы: Әни! Без барыбыз да әниләр, мин – кызларыма әни, әниемә – әбием әни, әбиемә – дәү әнием әни, ә кызлар – киләчәктә булачак әниләр. Менә шушы озын җөмлә кыска гына – хатын-кыз дип исемләнә.

Кемнәр безне өйләребездә тәмле-тәмле, татлы-баллы ризыклар белән сыйлый? Дөрес, балалар, Әни. Кемнең пешергән ризыгы иң-иң тәмлесе? Дөрес, балалар, әлбәттә, Әнинеке. Моның чыннан да шулай булуын әйдәгез әле малайларыбыз сөйләшүеннән тыңлап белик, ничек мактанышалар икән балалар үз әниләре белән.

 

1малай:      Минем әни пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерә,

Телеңне йотарсың, малай,

Ашап карасаң әгәр.

 

2малай:      Өчпочмакка җитми инде

Ни генә әйтсәгездә,

Әнием кебек берәү дә

Пешерә белмидер дә.

 

3малай:      Кыстыбыйны бик яратам,

Бәлешне дә үз итәм.

Әнием кебек пешекче

Бар микән җирдә бүтән.

 

4малай:      Чәк-чәк белән торт ясарга

Минем әни бик оста.

Тәмле-татлы ризыкларны

Әтием дә ярата.

 

5малай:      Мактанмагыз, дусларым,

Иң оста минем әни.

Сумса, пилмән, шәңгәлләрне

Вәт пешерә, билЛәһи!

 

Алып баручы: Булды, дусларым, булды, аңладык. Менә күрдегезме инде, иң-иңе һәрвакытта үзеңнең әниең булып чыга. Үзеңнең әниеңнән дә остарак, уңганрак, булганрак булалмый башканың әнисе.

 

А.б. Кызыл конфетны мин алыйм,

Эчендә нинди бүләк карыйм!

Кадерле әбиләребезгә шигырьләр. (3-4шигырь).

 

А.б. Кадерле әбиләрне бәйрәм белән котлыйбыз

Һәм бу матур җырыбызны аларга җырлыйбыз.

 

Җыр “Мое солнышко”

 

А.б. Бу сары төстәге конфет безне уйнарга чакыра.

 

Уеннар:

1.“Тавыштан бел” (әниләр белән) ;

2. “Күңелле уен” (балалар белән).

 

А.б. Бу алсу конфетны агачтан алыйм,

Эчендә нәрсә барын мин әле белмим…

Индивидуаль җыр “Кулъяулыклар чигәм”

 

А.б. Бу конфетны тотып та булмый, сикереп, биеп тора. Ә аңладым, ул безне биергә чакыра.

Күмәк бию

 

А.б. Бу яшел конфетны алыйм әле,

Эчендә нинди бүләк барын карыйм әле!

Ниндидер урман күренә. Бу конфет безгә әкият тәкъдим итә. Игътибар белән карарбыз.

 

Әкият “Урманда”

Куян баласы: Кая син, әнием? Кая син, әнием?

Мин сине таба алмыйм.

Артыннан сикереп бардым,

Як-ягыма карандым

Һәм сине мин югалтым! (Елый).

(Төлке баласы керә).

Төлке баласы: Аюдан да, бүредән дә мин курыкмыйм,

Чыгыгыз монда, кем белән көч сынашыйм?

(Елап торган Куянны күреп ала).

Төлке бал.: Куян-куянкай, нигә елыйсың?

Куян бал.: Мин әниемне югалттым…

Төлке бал.: Нинди соң ул, синең әниең?

Куян бал.: Ул…ул…ул иң матуры!

Төлке бал.: Алдама! Иң матуры – минем әнием! Менә ул, кара! (Як-ягына карана.) Кая соң ул? Куян, мин дә югалдым. Нишләргә инде? (Елый.)

(Музыка яңгырый.)

Куян бал.: Шаулама… Ишетәсеңме, кемдер килә? Буре түгел микән? Тизрәк качыйк! (Чыршы артына качалар. Залга Аю баласы керә.)

Аю бал. : Әни белән җиләк җыйдым,

Яраткан урманымда.

Үзем генә ерак киттем,

Адаштым мин урманда.

Кая минем әнием?

Минем иң яратканым? (Чыршы янына килә, карана.)

Аю бал. : Кем монда качып ята? Ә-ә-ә! Бу сезме, Куянкай белән Төлкекәй? Сез монда нишләп торасыз?

Куян бал.: Без югалдык!

Төлке бал.: Әниләребезне эзлибез1

Бергә: Ә син монда нишләп йөрисең?

Аю бал. : Мин дә адаштым һәм әниемне эзлим. Ә нинди сезнең әниләр?

Куян бал.: Минем әнием – иң матуры!

Төлке бал.: Минем әнием тагын да матуррак!

Куян бал.: Юк, минеке! (Аяк белән тыпырдый.)

Төлке бал.: Юк, минеке, минеке! (Тыпырдый.)

( Бәхәсләшәләр, Аю баласы аларны туктата.)

Аю бал. : Тынычланыгыз! Тынычланыгыз! Ачуланышмагыз! Чөнки иң матуры минем әнием!

Куян бал.: Юк, минеке!

Төлке бал.: Минеке! Минеке!

Аю бал. : Юк, минеке!

(Бәхәсләшә торгач, залга Тиен баласы керә.)

Тиен бал.: Нинди тавыш монда? Ә, менә сез кая, Куян, Төлке һәм Аю!

Сезне әниләрегез эзли.

Ни эшләргә дә белми.

Ашыгыгыз, ашыгыгыз,

Әниләрегезне табыгыз!

Менә бу юлдан барырсыз,

Аларны сез очратырсыз.

Бергә: Рәхмәт сиңа, Тиенкәй!

Куян бал.: Әниләребезне табыйк,

Алардан гафу сорыйк.

Төлке бал.: Әниләрне тыңлагыз,

Яратыгыз, сөегез,

Җир йөзендә иң кирәкле –

Алар, шуны белегез!

Аю бал. Бик яратам әниемне

“Әни” диеп дәшәргә.

Аллаһ бирсен гомер буе

Тигез итеп яшәргә.

Куян бал.  Айдан, кояштан кадерле,

Син ул – әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле,

Син ул – әнием!

( Җәнлекләр китә.)

 

А.б. Менә нинди хәл килеп чыкты. Әниләрне яратырга һәм тыңларга кирәк.

Зәңгәр конфетны мин алыйм,

Эчендә нәрсә язылганын укып карыйм! Монда ниндидер хат. ( Укый.)

“Мин бәйрәмгә очып киләм – әбиләрне, әниләрне һәм кызларны котлар өчен!”

 

(Көй астында залга Карлсон керә.)

Карлсон: Саләм! Сез мине таныдыгызмы? (Әйе.) Мин Карлсон! Мин уйнарга һәм сөйләшергә бик яратам. Мин бик акыллы һәм тәртипле. Кадерле әбиләр, әниләр, апалар һәм кызлар! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм!

Бу бәйрәмдә балалар бигрәк күп! Мин балаларны бик яратам! Алар белән мин дуслашырга һәм уйнарга яратам! Ә сез уйнарга яратасызмы? (Әйе.)

Сездә баллы әйберләр булса – мин сезнең белән дуслашам!

А.б. Бездә баллы әйберләр юк! Без беләбез, син варенье һәм конфетлар яратасың, ләкин алардан тешләр бозыла.

Карлсон: Алай булгач, конфетлар мин бүтән ашамам. Ә уйнарга ярыймы соң?

(Әлбәттә.)

 

Уеннар

1. Балалар белән без пластилиннан нәрсәләр генә әвәләмибез, ул кеше

сынымы, җәнлекләрме, табак-савытмы, җиләк-җимеше, яшелчәме, санап бетергесез. Ә хәзер әниләребез безгә шул ук пластилиннан

бәйрәм пилмәне бөгеп күрсәтсеннәр әле. Уенга таләп: кемнеке күбрәк, кемнеке матуррак – шул җиңүче.

2. Иң матур бәйрәм прическасы (тарашы).

 

Алып баручы: Ә хәзер әниләребезне бәйрәмнәре белән балаларыбыз тәбрикләп китсеннәр әле.

 

1бала:         В садик нас ведёт за ручку

И целует у дверей.

Нет на целом белом свете

Мамочки добрей.

Ну а если мы болеем

Трогает горячий лоб,

Добротою мама лечит

Кашель и озноб.

 

2бала:         Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм

Ул әни бит – минеке.

Ул булганда дөнья матур,

Өебез дә бик ямьле.

Аның белән без бәхетле

Ашларыбыз да тәмле.

 

3бала:         С праздником, бабушки, мамы, сестрёнки,

Тёти, подружки, просто девчонки.

Я вам желаю всегда быть счастливыми,

Сильными, добрыми, очень красивыми!

Солнышко пусть вам всегда улыбается!

Ваши мечты пусть скорее сбываются!

Ну а себе я хочу пожелать

Радовать вас и во всём помогать!

 

4бала:         Әни кебек булсам иде!

Аның назлы сүзләре.

Мин яратам әниемне

Аның нурлы күзләре.

Әни кебек булсам иде

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде.

 

3. Уенда шулай ук барлык әниләр дә катнаша. Безнең балалар бармакларын гуашка манып, рәсем ясарга яраталар. Ә әниләребез шушы ук ысул белән язның беренче чәчәкләрен (ләлә, нәркис, умырзая, энҗе…) ясап карасыннар әле. Кемнең чәчәге иң матуры, шул җиңүче. (Р.s.Чәчәк нинди генә булмасын бервакытта да әшәке була алмый).

 

Карлсон: Рәхмәт сезгә! Бик күңелле уйнадыгыз! Ә бу нинди агач?

А.б. Бу баллы агачта бик күп конфетлар эленеп тора иде. Һәрберсендә сер бар иде. Без җырладык, биедек, кунакларны котладык.

Ә хәзер агачта бер генә конфет калды. Аны да ачып укыйк. (Укый.)

 Сезгә бүләк ясадык,

 Иренмәдек, тырыштык.

 Үзең хезмәт куйган әйбер –

 Зур бүләк дип уйлаштык.

(Балалар кунакларга бүләкләр тапшыралар.)

Карлсон: Ә балаларга бүләкләр бармы?

А.б. Бар, ләкин конфет бер генә, ул да кеп-кечкенә, барысына да җитми. Нишләргә инде?

Карлсон: Тынычланыгыз! Мин сезгә булышам. Менә бу тартманың эчендә бик күп конфетлар. Балаларга таратыгыз.

(Тартманың эчендә Алып баручы конфет кәгазьләрен таба.)

А.б. Нәрсә бу?

Карлсон: Мин сезгә очып килгәндә бер конфетны ашаган идем, аннары тагын берне, аннары тагын… Мин моны хәзер үзгәртәм. Минем тартмам бит могҗизалы. Әниләр аның сорауларына дөрес җавап бирсәләр, бу конфет кәгазләре яңадан конфетларга әйләнәчәк.

 

Ә хәзер бераз тын алып әниләребезнең тапкырлыкларын, зирәклекләрен тикшереп карыйк:

-Шалканны чәчәләрме? (Юк, орлыкны).

-Бер мичкәдә ике төрле сыеклык. (Йомырка).

-Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый. (Син йоклыйсыңмы?)

-Табышмак сүзен ничек укырга? (Сулдан уңга).

-Җансыз җанлыны уята. (Будильник).

-Иң кирәктән – иң кирәк. (Саулык).

Әйе, тормышта иң кирәге, әллә нинди байлыкларга да сатып алып булмый торган – саулык. Кадерле әниләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, сәламәт, тигез канатлы гаилә, гаиләләребездә һәрчак балаларыбызның менә шундый бәхетле, шат, сәламәт, иманлы, миһербанлы булуларына сөенеп кенә яшәргә насыйп булсын. Тагын бер кат бәйрәмнәрегез белән тәбрик итәбез.

 

(Тартма ике бүлектән тора. Беренче бүлектә – конфет кәгазләре, ә икенче бүлегендә – конфетлар. Карлсон тартманы әйләндереп куя, ачып конфетларны таба. Балаларга конфетлар тарата.)

А.б. Рәхмәт сиңа, Карлсон, тәмле бүләкләр өчен.

Карлсон: Исән булыгыз! Миңа сездә бик ошады. Тагын килсәм ярыймы? (Әлбәттә.) Мин дә үз әниемне һәм әбиемне бәйрәм белән котларга китим. Сау булыгыз!

 

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка тәрбиячесе

ШӘЙДУЛЛИНА ФИАЛКА ШАЯЗДАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий