Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр”

frukt2 нче кечкенәләр төркеме

 

Максат:

– Балаларны 3-4 яшелчәне һәм җиләк- җимешләрне тышкы билгеләре, төсе, зурлыгы, формасы буенча танырга һәм аерырга өйрәтүне дәвам итү; -Балаларны “нинди?” соравына җавап бирергә һәм берничә сүздән торган җөмлә төзергә өйрәтү;

-Балаларның уйлау фикерләү сәләтен үстерү;

-Балаларда үз иптәшләренә, олыларга, тирә-юньдәге кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, мөлаемлылык хисләре тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: озынча, әфлисун, каты.

Методик алымнар: уен моменты, сораулар, күрсәтү, әңгәмә.

Материаллар: яшелчә һәм җиләк-җимешләр (муляж), яшелчә маскалары, “ Кибет” уены өчен атрибутлар.

 

Шөгыль барышы

Балалар ярым түгәрәк булып утырганнар. Шулвакыт ишек шакыйлар һәм Куян кызы килеп керә, кулында ике янчык.

-Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез.

Тәрбияче: Син ни эшләп йөрисең, Куян, балалар бакчасында?

Куян: Мин балалар бакчасына кунакка дип килдем.

Тәрбияче: Әйдә, алайса, рәхим ит, кунак булырсың. (Куянны урындыкка утырта) Ә монысы нинди капчыклар?

Куян: – Беләсегез киләме?

-Әлбәттә, Куян!

-Алай булгач мине тыңлагыз: сез табышмаклар яратасызмы?

-Әйе.

-Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, шуларның җавапларын дөрес тапсагыз, мин аларны сезгә күрсәтермен.

 

Җир астында җиз бүкән (Бәрәңге)

Үзем турыйм, үзем елыйм (Суган)

Җир астында алтын казык (Кишер)

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

 

Тәрбияче балалар җавабы саен яшелчәләрне тәлинкәгә куя бара.

Куян: Балалар, ә сез боларны бер сүз белән ничек аталуын беләсезме?

Балалар: Яшелчәләр.

Куян: Алар кайда үсә?

Балалар: Җирдә, түтәлдә.

Тәрбияче: Икенче янчыгыңда нәрсә бар?

Куян: Ә анысын инде балалар үзләре әйтсен. Кәрим, кил әле, янчыктан бер әйбер ал. Нәрсә бу, Кәрим?

Бала: Бу алма.

Шул рәвешле балалар җиләк-җимешләр алып, аның исемен атыйлар: алма, груша, лимон, әфлисун һ.б.

Тәрбияче: Балалар, без боларны бер сүз белән ничек атыйбыз?

Балалар: Җиләк-җимешләр.

Куян: Булдырдыгыз, балалар, сез яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне таныйсыз, беләсез икән.

 

II өлеш. “Кибет” уены.

Балалар “яшелчәләр” кибетенә киләләр һәм үзләренә ошаган яшелчәне сатып алалар. Сатучы ролендә тәрбияче уйный.

Бала: Исәнмесез.

Сатучы: Исәнмесез. Сезгә нәрсә кирәк?

Бала: Миңа суган бирегез әле?

Сатучы: Рәхим итеп алыгыз.

Бала: Рәхмәт, сау булыгыз.

Уен шулай дәвам итә һәм тәрбияче һәр баладан кибеттән нәрсә сатып алуын сорый.

– Рәмис, син кибеттән нәрсә сатып алдың?

Бала: Мин кибеттән суган сатып алдым.

Тәрбияче: Суган нинди?

Балалар: Суган, түгәрәк, кызгылт сары, ул әче.

Җаваплар:

Помидор, кызыл, түгәрәк, тәмле һ.б.

Кишер, каты, сары, озынча, тәмле һ.б.

 

Уен “Алма- чия”

Балаларга җиләк-җимеш маскалары кидерелә һәм түгәрәк буйлап җырлап йөриләр, маска кигән бала уртада биеп тора.

Эх, алма, алма,

Алма алмаланганда

Алмаларга рәхәт була

Яңгыр яугалаганда.

Эх ,чия, чия, чия,

Чия чияләнгәндә

Чияләргә рәхәт була

Яңгыр сибәләгәндә.

 

Тәрбияче дәрескә йомгак ясый.

-Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

-Яшелчәләр, җиләк- җимешләр турында. Куян безгә нинди яшелчә, җиләк- җимешләр алып килгән иде?

Балалар тагын бер кат яшелчә, җиләк-җимешләрне атап чыгалар.

Тәрбияче: Ә безнең куяныбыз урманга китәргә ашыга, әйдәгез саубуллашыйк.

Балалар: Сау бул, Куян.

 

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “Сөйләмнәрендә кимчелекләре булган балалар өчен

катнаш төрдәге “Ләйсән” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АБДРАХМАНОВА ҖӘМИЛӘ МӨНИБ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий