Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Куян кунакка килгән»

img17Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү.

 

Максат: уен аша балаларның яшелчәләр турында булган белемнәрен ныгыту.

Белем бирү бурычлары: яшелчәләрне (кишер, кәбестә) тану, аеру, исемнәрен истә калдыру; тәме, формасы буенча аера белү; сорауларга җавап бирә белү.

Үстерү бурычлары: сүз байлыгын, логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

Тәрбия бурычлары: кунакчыллык һәм үзара уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: аралашу.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, социальләштерү, физкультура.

Ысуллар һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү.

Чаралар: куян, яшелчәләр, муляжлар, кәрзиннәр, тәлинкәгә кырып салынган яшелчәләр.

Лексик доза: кәбестә, кишер, кәрзин, “тәмле кәбестә”, “тәмле кишер”;

– Син кәбестә (кишер) яратасыңмы?

– Әйе, мин кәбестә (кишер) яратам.

 

Эшчәнлек барышы.

(Әкрен генә музыка ишетелә, кинәт каты итеп ишек шакыйлар)

– Балалар, ишетәсезме? Кем икән бу?

(Куян килеп керә, кулында кәрзин, кәрзиндә кәбестә белән кишер)

– Балалар, карагыз әле, безгә кунакка нәрсә килгән? Исәнләшик әле Куян белән:

– Исәнме, Куян. (…) Ә хәзер аны урындыкка утыртыйк, ул арыгандыр инде:

– Утыр, Куян, рәхим ит.

Куян:

– Балалар, әйтегез әле, минем кулда нәрсә бар?

– Әйдәгез әле карыйк, эчендә ниләр бар икән?

– Балалар, бу нәрсә? (Кишер)

– Ә бу нәрсә? (Кәбестә)

Берничә баладан аерым сорау, индивидуаль җаваплар.

– Балалар, Куян бүген сезне карарга килгән: кем тәртипле, кем акыллы, тапкыр микән дип. Әйдәгез әле аңа матур итеп уйнап күрсәтик. Бу уен “Серле капчык” дип атала. Сез күзегезне йомасыз һәм кулыгызны капчыкка тыгасыз. Капшап карагач, алып карамыйча гына, эчендә нәрсә икәнен әйтеп бирәсез.

 

1 нче уен: “Серле капчык” уены .

(Капчык эчендә кишер һәм кәбестә муляжлары)

-Ай-яй булдырдыгыз, бигрәк тапкыр икәнсез.

 

– Ә хәзер, әйдәгез, тагын бер уен уйнап алый. Монсы тәмле уен – “Кабып кара” дип атала.

(Балаларның күзләрен бәйләп, кырып салынган кишер һәм кәбестәне чиратлап авызларына каптырып карау, тәме буенча нинди яшелчә икәнен әйтеп бирергә тиешләр)

2 нче уен: “Кабып кара”.

– Син нәрсә ашадын? (….)

– Кишер нинди? (Тәмле, сусыл, баллы)

– Кәбестә нинди? (Тәмле, сусыл)

Индивидуаль җаваплар. Дөрес әйткән, матур җөмлә төзегән балаларны мактап алу.

– Балалар, карагыз, Куян сезне бик игътибар белән күзәтеп утыра. Аңа үзебезнең җитезлекне күрсәтик әле, түтәлдән кишер җыеп алыйк.

 

3 уен: “Кишер җыю”

Хәрәкәтле уен, музыка яңгырый, икешәр бала ярышып кәрзиннәргә кишер җыялар.

– Булдырдыгыз, балалар, ничек күп итеп кишер җыйдыгыз! Куян кишерне бик ярата, ә сез кишер яратасызмы? Кәбестә яратасызмы?

– Әйдәгез әле, болай булгач, “Исемен әйтсәң, бирәм” уенын уйнап алыйк. Мин сезгә яшелчәне бирәм, сез аның нәрсә икәнен әйтәсез.

 

4 нче уен: “Исемен әйтсәң, бирәм

– Бу нәрсә? (Кишер, кәбестә)

– Ул нинди? (Тәмле, татлы, сусыл)

– Син кишер (кәбестә) яратасыңмы? (Әйе, мин кишер (кәбестә) яратам) (Балаларның җаваплары)

– Менә нинди акыллы безнең балалар, Куянкай, алар сиңа үзләренең белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

– Рәхмәт, балалар, миңа сез бик ошадыгыз, барыгыз да акыллы, тәртипле, тапкыр икәнсез. Шуңа мин сезгә үземнең күчтәнәчләрмне өләшәм, сыйланырсыз. Ә хәзер сау булыгыз!

– Сау бул, Куянкай. Менә балалар, Куян китте, ә без хәзер урамга җыенырбыз.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий