Конспект “Кышкы урманга сәяхәт”
2 нче кечкенәләр төркемендә интеграль ачык шөгыль
Белем бирү бурычы: балаларның табигатьнең характерлы үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү; кыргый хайваннар турында күзаллауларын киңәйтү.
Тәрбия бирү бурычы: безнең табигатькә, кыргый җәнлекләргә карата кызыксынучанлык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның игьтибарын, хәтерен үстерү, танып белү активлыкларын формалаштыру, төсләрне ныгыту, клейны кирәгенчә куллану.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, иҗади сәнгать, социальләштерү, сәламәтлек.
Сүзлек эше: агач кайрысы, аю өне.
Җиһазлар: аудиоязма; җил тавышы, кар шыгырдаган тавыш, сюжетлы рәсемнәр, агачлар, әзер геометрик фигуралар, клей, пумала, салфетка.
Эшчәнлек барышы.
Исәнләшү.
Табышмак әйтү.
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный кар- буран
Бу кайчак була? (Кыш)
Снег идет под белой ватой
Скрылись улицы, дома.
Рады снегу все ребята
Снова к нам пришла что? (Зима)
Б: Кыш.
Т: Кыш көне җир өсте нәрсә белән капланган? Кешеләр ничек итеп киенгәннәр?
Балаларның җавабы.
Т: Хәзерге вакытта табигатьтә кыш хакимлек итә. Бөтен дөнья ап-ак кар белән капланган. Кешеләр җылы киемнәрен кигәннәр. Урамда салкын, кояш җылытмый, яктырта гына.
Конверт табалар: “Безнең нәни дусларыбыз! Безгә бик салкын: туңдык. Сезнең ярдәм итүегезне үтенәбез” – диеп язылган. Ә хатның кемнән икәне язылмаган.
Т: Балалар, сезнең хат хуҗасына ярдәм итәсегез киләме?
Балаларның җавабы.
Т: Балалар, әйтегез әле, өстебезгә кигән киемнәрдән генә урамга чыгып буламы?
Б: Юк.
Т: Хәзер җылы итеп киенәбез.
Ял итеп алу.
Тышта салкын булса да, без урамга чыгабыз,
Җылы тун безнең өстә, өшемибез без һич тә.
Башлыкны да онытмыйк, муенга шарф урыйк,
Йомшак, матур бияләй безнең нәни кулларда,
Киез итекләр киеп чабып йөрик урамда.
Т: Кыш көне урманга нәрсә белән сәяхәт итеп була?
Балаларның җавабы.
Т: Бик дөрес. Чаңгы белән генә сәяхәт итеп була. Ни өчен чаңгы белән генә?
Балаларның җавабы.
Т: Дөрес.Чөнки урманда кар күп.
Уен: “Җөмләне тәмамла”
Көз көне яңгыр, кыш көне нәрсә ява? (Кар)
Җәй көне җылы, ә кыш көне салкынмы, җылымы? (Салкын)
Җәй көне агачларда яфрак бар, ә кыш көне бармы? (Юк)
Җәй көне җир өсте чирәм белән капланган, ә кыш көнендә нәрсә белән каплана? (Кар белән)
Җир кара төстә, ә кар нинди төстә? (Ак төстә)
Т: Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә! Ә хәзер чаңгыларны киеп сәяхәткә китәбез.
Мы на лыжах в лес идем, мы взбираемся на холм
Палки нам идти помогут, будет нам легко в дороге.
Т: Менә урманга килеп тә җиттек. Балалар, урманда нәрсәләр күрәсез? Урманда агачлар күпме, әзме? Алар нәрсә белән капланган?
Балаларның җаваплары.
Т: Бөтен дөнья ап-ак кар белән капланган. Урманда агачлар күп, алар ак күлмәк кигәннәр. Ә хәзер күзләрне йомыйк та кышкы урманны тыңлап карыйк.
Җил һәм кар шыгырдаган тавышлар ишетелә.
Т: Кышкы урманда бераз ял итеп алыйк. Урманда нинди хәйваннар яши? Аю, бүре, төлке, куян һ.б.
Табышмак әйтү.
Он зимой в берлоге спит, потихонечку храпит,
А проснется, ну реветь, как его зовут (Медведь)
Балаларның җаваплары.
Т: Кыш көне аю нишли?
Б: Йоклый.
Т: Аю да кышка әзерләнә: үзенә өн ясый. Шул өнендә кыш буе йоклый. Кыш салкынрак булган саен, аю тирәнрәк йоклый.
Аю өне (балалар барысы бергә, аннан берничә бала кабатлый)
Т: Балалар, әйтегез әле, аюга өнендә җылымы, салкынмы?
Б: Җылы.
Т: Әйе, бик дөрес, балалар, аюга өнендә җылы, чөнки аның өне йомшак кар белән капланган. Ә урманда тавышланырга ярыймы? Әйдәгез әкрен генә читкә китик, аю йокласын. Балалар, агач төбендә нидер бар, карагыз әле.
Табышмак әйтү.
Алгы тәпиләре кыска,чабарга ул бик оста,соры тунын сала да ак тунын кия кышка.
Т: Бик дөрес, балалар, куян. Куян кыш көне көнен агач төпләрендә үткәрә. Аларның өйләре булмый. Ерткыч хәйваннардан куянны озын тәпиләре коткара. Ә куян кыш көне нәрсә белән туклана?
Б: Агач кайрысы белән. (Башта барысы бергә, аннан соң аерым берничә бала кабатлый)
Т: Куян бигрәк тә имән, нарат кайрысын ярата. Куянның нишләптер кәефе юк…. Әйдәгез куян белән уйнап алыйк.
Уен “Ак куянкай”
Т: Менә куян белән уйнап та алдык. Куянга бик ошады. Ул миңа нидер әйтмәкче була (тыңлап карый). Балалар, исегезгә төшерегез әле, безгә бүген нәрсә килде?Аны кем язган иде?
Б: Хат. Аны куян язган.
Т: Алар салкын кар өстендә көне буе утырып туңганнар. Сезнең ярдәм итүегезне көтәләр. Ярдәм итәбезме, балалар?
Балаларның җаваплары.
Т: Ә хәзергә куян белән саубуллашып бакчабызга кайтып китәбез. (Чаңгыда йөргән хәрәкәтләр ясыйлар) Менә кайтып та җиттек. (Балалар урындыкларга утыралар) Без хәзер сезнең белән куян һәм аның дусларына бияләй бизибез.
Һәм менә конвертка салып җибәрәбез. Алдыгызда куелган тәлинкәләрдә геометрик фигуралар. Бияләйне шулар белән бизибез (тәрбияче күрсәтә).
Хәзер эшкә керешәбез.
Эшләргә анализ ясала.
Т: Балалар, сезгә сәяхәткә бару ошадымы? Урманда нинди тавышлар ишетелә? Анда нинди хәйваннар яши? Бияләйне нинди фигуралар белән бизәдек? Балалар, сез бик тырыштыгыз, рәхмәт сезгә!!
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Совет районы
“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
119 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
САФИУЛЛИНА ЗӨЛФИЯ ЗӨФӘР КЫЗЫ
Комментарии: |