Конспект: “Төньяк хайваннары”
Максат. Балаларның Төньяк хайваннарның тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен ничек тотулары, тукланулары, балалары турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, балалар сөйләмендә сыйфат һәм фигыльләрне активлаштыру, сүзлек запасын тулыландыру, схемага таянып сөйләргә өйрәтү, хайваннар тормышына кызыксыну тәрбияләү.
Кулланылган материал. Төньяк хайваннары төшерелгән слайдлар, глобус, җил, давыл тавышы, “Где-то на белом свете…” җыры яздырылган тасма,карточка-схемалар, “Җәнлек рәсемен төзе” уенына кирәкле төрле кисәкләргә киселгән рәсемнәр.
Алдан башкарылган эш. Иллюстрацияләр карау, китаплар уку.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче. Балалар, мин беләм, сез барыгыз да сәяхәт итәргә яратасыз. Мин сезне Арктикага сәяхәт кылырга чакырам.Ләкин бер шартым бар: сез минем экскурсоводларым буласыз. Ләкин безгә адашмас өчен иң элек глобустан Арктиканы эзләп табарга кирәк. Карагыз әле аны. Әйдәгез әле искә төшерик, глобус нәрсә әле ул?
Балалар. Барлык кешеләр яшәүче Җир моделе.
Тәрбияче. Нинди төсләр күрәсез глобуста, һәм алар нәрсәне аңлата?
Б. Зәңгәр төс – су, елгалар, диңгез, күлләр, океаннар. Яшел төс – тигез җирлекләр. Сары төс – чүлләр, комнар. Көрән төс – таулар. Ак төс – кар һәм бозлыклар.
Т. Арктиканы кайдан эзлибез соң?
Б. Глобусның өске өлешендә, түбәсендә.
Т. Дөрес, менә монда өстә. Боз арктикада беркайчан да эреми. Анда Төньяк Боз океаны боз белән чолгап алынган. Анда Кар Патшасының патшалыклары. Арктикада кыш көне кояш күк йөзендә күренми, һәм кыш буе поляр төн була. Аның каравы төнге күктә төньяк поляр яктылыгы була. Күк йөзе сәгатьләр буе төрле төстәге утлар белән җемелдәп тора. Бик матур. Шулай итеп, без Төньякка юл тотабыз.
(Җил, давыл тавышы яздырылган фонограмма яңгырый).
Т. Без бозлар патшалыгында беркемне дә очратмабыз микәнни?
(Бер бала өйдә ятлап килгән шигырь сөйли).
Бу аю бигрәк ап-ак,
Иң эресе, иң зуры.
Гомер буе карда яши
Калын ла аның туны.
Шул ук бала ак аю рәсемен куя.
Т. Хәзер сез миңа рәсемнәр ярдәмендә ак аю турында сөйләп китәрсез. Беренче рәсемне күрсәтсәм, сез җәнлекнең кыяфәте турында сөйләргә тиеш буласыз. Икенче рәсемдә йорт ясалган, димәк, җәнлекнең ничек яшәве турында сөйләргә кирәк. Өченче рәсемдә әни, әти, бала ясалган, димәк, гаилә турында, балалары турында сөйләргә кирәк. Дүртенче рәсемдә тәлинкә ясалган, нәрсә белән туклануы турында сөйлибез. Шулай итеп ак аю турында нәрсә беләсез барысын да сөйләгез.
Балалар схема буенча сөйлиләр.
Т. Тагын нинди җәнлекләрен очратырга була Арктикада?
Балалар атый.
Балалар схема буенча морж турында сөйлиләр.
Т. Моржлар нәкъ суда йокларга һәм ял итәргә мөмкиннәр. Морж өлкәнрәк булган саен аның казык тешләре шулкадәр озынрак була. Аның өске иренендә щёткага охшаган озын, юан мыеклары була. Алар ярдәмендә ул су төбеннән үзенә ризык эзли, югыйсә андый зур тирәнлектә, боз астында нәрсә дә булса күрү бик авыр, капшап карап табарга туры килә аңа.
Т. Сез әле тагын тюленьнәр яши дидегез. Әйдәгез, алар турында сөйләшик.
Схема буенча тюлень турында сөйлиләр.
Т. Тюленьнәрнең аяк урынына ишкәк аяклар. Алгы ишкәк аяклары ишкәк ролен үти, ә арткылары – руль ролен үти. Чумган вакытта эчкә су кермәсен өчен колак һәм борын тишекләре тыгыз итеп йомылалар. Аларның да калын мыеклары була. Тюленьнәр өчен иң куркынычы – боз ваткычлар. Боз ваткычларның ана тюленьнәрнең йөзә белмәүче балалары белән яткан вакытта үтүләре күп тапкырлар җәнлекләрнең күп санда үлүләренә китерә.
Т. Ә хәзер ак аюлар турында җыр куябыз һәм биеп алабыз.
(Фонограмма яңгырый).
Т. Әле бит без төньяк кошлары турында сөйләшмәдек. (Ак акчарлак рәсеме куела). Нинди кош бу? Кемнең сөйләп китәсе килә?
Т. Бик күп кенә кошлар кыяларга куналар, кычкыралар, шаулыйлар. Хәтта, кошлар базары дигән төшенчә дә бар. Ә ни өчен алар алай эшлиләр икән?
Б. Бала чыгару өчен.
Т. Ә нинди хайваннар гомер буе салкын диңгездә яшиләр, коры җиргә чыкмыйлар?
Б. Гринландия киты, касатка, төньяк дельфиннары.
Т. Төньяк хайваннары салкыннарга ничек яраклашкан? Нишләп алар туңмыйлар?
Б. Тире астында аларның калын май катламы, калын йон, кошларның –каурый. Менә шулар җылыта аларны. Ә моржлар яр буенда бер-берсенә тыгыз терәлеп яталар. Шулай итеп алар бер-берсен җылыталар.
Т. Ә хәзер без сезнең белән “Рәсемне төзе” уенын уйнарбыз. Төньяк хайваны сурәте килеп чыксын өчен һәрбер кисәкне дөрес куярга кирәк. Барыгыз да төзеп бетергәч, һәрберегез нинди хайван килеп чыкканын әйтерсез.
Балалар атый.
Т. Булдырдыгыз, балалар. Барыгыз да яхшы җавап бирдегез. Шөгылебез тәмам.
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“Баланың аң-белемен үстерү үзәге – 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
II квалификацион категорияле тәрбиячесе
БАБАЕВА РЕЗЕДА МАРАТ КЫЗЫ
Комментарии: |