Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Алтын көз белән саубуллашу”

к5-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

– Балалар белән көз турында белемнәрне барлау.

– Көз билгеләрен искә төшереп, рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.

– Җиләк-җимеш, яшелчәләрне кабатлау.

– Өйрәнгән табышмаклар, җырлар, уеннарның Уңыш бәйрәмендә кулланачакларын аңлату.

– Балаларны татар халкының миллии бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү.

– Бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче эшчәнлеккә көзге табигать сурәтләнгән рәсемнәр алып керә. Көз турында табышмак әйтелә.

 

Үзе тук кебек,

Кайгысы юк кебек.

Елый башласа, туктатып булмый.

 

–         Балалар, урамга карап әйтегез әле, хәзер елның нинди вакыты?

–         Сез анда нинди көз билгеләрен күрәсез?

–         Ә сез көз айларын беләсезме? Алар ничек атала?

(Балаларның җаваплары тыңлана.)

 

Рәсем буенча эшләү.

Бу рәсемдә көз башы – сентябрь ае сурәтләнгән. Сентябрь аен халыкта “алтын көз” дип тә атап йөртәләр. Ни өчен аны шулай дип атыйлар икән?

Сентябрьдә безнең нинди кошлар җылы якларга китәләр?

 

Табышмаклар әйтү уены.

Катлы-катлы булып үсә

Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә)

 

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, аны кем әйтер? (Помидор)

 

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән,

Ашка тәм һәм төс бирер

Аны кем әйтер дә, кем белер? (Чөгендер)

 

Алма дисәң дә алалар

Нәрсә соң ул балалар? (Алма)

 

Ашка салсң, тәм кертә,

Борынга керсә, төчкертә. (Борыч)

 

Шигырь өйрәнү.

Н.Арсланов “Алма”.

Бакчабызда үсә алма,

Ул кызыл да була, ал да,

Тәме шикәр-бал гына.

Аны гел алмаска түгел,

Рөхсәт булса – ал гына.

 

“Бу яфрак кайсы агачтан?” дигән дидактик уен үткәрү.

Йомгаклау.

 

 

 

Татарстан Республикасы

Арча шәһәре

“Сикертәнбалаларбакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчәбелембирүучреждениесенең

тәрбиячесе

СОЛТАНОВА ГӨЛҮСӘ СӨНГАТУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий