Сценарий: “Көзге урман маҗаралары”
Икенче кечкенәләр төркеме өчен
Катнашучылар: Алып баручы, Керпе, Көз.
Атрибутлар: бала санына җитәрлек яфраклар, Керпе һәм Көз костюмы, яшелчәләр белән кәрзин (кыяр, помидор, алма, сары һәм кызыл яфраклар), гөмбәләр биюенә эшләпәләр; шалтыравык белән 2 кәрзин, паровозик, зонтик, күркә һәм гөмбәләр, 2 кәрзин, күчтәнәч.
Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы алып баручы белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята.
Алып баручы: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез!
Алып баручы: Безгә бүген кунаклар килде. Әйдәгез алар белән исәнләшик. (Балалар исәнләшәләр).
Көзге урман каршы алды
Бик зур шатлык алып килде.
Аяк асты кызыл, сары
Яфракка күмелде.
Балалар, ә сез көз турында шигырьләр беләсезме? Әйдәгез аларны кунакларыбызга сөйлик.
Балалар:
1. Сары , сары сап сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак.
Көзнең матур чаклары.
2. Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз көннәре бик күңелле,
Син дә кушыл биюгә.
Алып баручы:
Бу матур яфракларны
Безгә көз алып килде.
Аларны кулга алып
Әйдәгез әле, биик!
Балалар бер яфракны алып бииләр.
“Я с листочками хожу” бию.
Биюдән соң балалар яфракларны кәрзингә куялар. Балалар түгәрәктә калалар.
Алып баручы: Балалар, тыңлагыз әле! Безгә кемдер килә, ахры!
Музыка астында Көз яшелчәләр тутырылган кәрзин белән керә.
Көз: Исәнмесез, кадерле дусларым!
Балалар: Исәнмесез!
Көз:
Көз, көз дип аталам
Сезне кунакка чакырам.
Көне-төне тырышам,
Сезнең күңелегезне күтәрәм.
Тирә-якны яктыртам
Алтынга күмеп бетерәм.
Алып баручы: Көз, синең кулыңда нәрсә?
Көз: Кулымда – кәрзин, кәрзинемдә – файдалы яшелчәләр.
Алып баручы: Кәрзинеңдә нинди яшелчәләр?
Көз: Мин сезгә җырлыйм, сез булышасызмы?
Балалар: Әйе.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле бергә “Көз һәм балалар җыры”н җырлыйк. (Балалар түгәрәккә басып бер якка әйләнәләр, ә Көз икенче якка әйләнеп, яшелчәләр күрсәтә).
Җыр-бию “Көз һәм балалар җыры”
Көз: Булдырдыгыз, балалар!
Тирә-якны күзәтергә
Безне поезд алып бара.
Бәйрәмгә әзер булыйк
Урманга сәяхәткә китик!
Балалар, карагыз әле, нинди матур поезд безне көтеп тора! Әйдәгез, урындык-вагоннарга утырыгыз. (Балалар урындыкка утыралар).
Алып баручы: Балалар, тәгәрмәчләребезне әзерләп куйыик.
“Загудел паровоз” җыры. (Балалар урындыкта утырып куллар белән хәрәкәтләр ясыйлар).
Көз:
Урманга килеп җиттек,
Аның серләренә төшендек.
(Яңгыр тавышы ишетелә).
Болыттан тамчы тамды
Көзге яңгыр башланды.
Алып баручы: Балалаларыбыз яңгыр турында шигырьләр дә беләләр.
Балалар:
Туча потемнела,
Хмурится и злится.
Наша группа дождика
Вовсе не боится.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле яңгыр турында җыр җырлап алыйк.
“Яңгыр” җыры.
Көз: Нинди матур җыр.
Алып баручы:
Яңгыр һаман туктамый
Кайгырмыйк, балалар!
Минем яныма килеп,
Уйнарга басыйк, дуслар!
Көз: Карагыз, балалар, яңгырдан соң гөмбә чыкты. (Көз гөмбәне күрсәтә).
Алып баручы: Кадерле Көз, син утыр һәм балаларга кара. Ә балалар сиңа “Гөмбәләр” биюен башкарырлар.
Малайлар “Гөмбәләр” биюен башкаралар.
Көз: Нинди яхшы малайлар. Ә минем сезнең өчен уен бар. Ул “Күркә-гөмбә” дип атала.
“Күркә-гөмбә” уены. (2 әни кәрзин тоталар, 5 малай гөмбә һәм 5 кыз күркә җыялар).
Көз: Ай-һай, нинди тәртипле балалар! Сезнең белән бик күңелле, ләкин минем урманда эшем күп. Сез көзге урманда калыгыз, бәлки, минем дусларымны очратырсыз. Ә мин сезнең белән саубуллашам. Сау булыгыз!
Алып баручы: Балалар, ишетәсезме? Нәрсәдер безгә ашыга.
Музыка астында Керпе керә.
– Балалар, нәрсә бу?
Балалар: Керпе.
Керпе: Исәнмесез, балалар! Сез монда нишлисез?
Алып баручы: Без балалар белән бергә көзге урманга килдек.
Керпе: Ә миңа сезнең белән уйнарга, биергә, җырларга ярыймы?
Алып баручы: Балалар, Керпе бәйрәмдә калсынмы?
Балалар: Әйе.
Алып баручы: Кунаклар күбрәк булса, бәйрәм күңеллерәк үтә. Балалар синең турында җыр беләләр. Тыңлыйсың киләме?
Керпе: Әйе.
“Ёжик Весельчак” җыры.
Бигрәк күңелле җыр. Минем дә сезнең өчен бүләк бар. Мин кичә урманда йөргәндә, бер кәрзин таптым, ләкин анда нәрсә барлыгын белмәдем. (Кайгыртып). Балалар, ә сез белмисезме, нәрсә ул? (Шалтыравыклар белән кәрзинне күрсәтә).
Алып баручы: Әйдәгез Керпегә булышыйк. (Тәрбияче кәрзиннән шалтыравык ала). Бу нәрсә, балалар?
Балалар: Шалтыравык.
Керпе: Рәхмәт, балалар! Ә аның белән нишлиләр?
Алып баручы: Балалар алар белән уйный беләләр. Балалар, әйдәгез әле, Керпене дә шалтыравык белән уйнарга өйрәтик. Түгәрәккә басыйк, балалар.
“Шалтыравык” биюе. (Биегәннән соң тәрбияче шалтыравыкларны кәрзингә җыя. Балалар түгәрәктә калалар).
Керпе: Ә минем сезнең өчен бию бар.
“Вот носок” биюе.
Сез балалар, урындыкларга утырыгыз.
Мин бик шат, балалар,
Сез бит бик булган балалар!
Сезне мин онытмам.
Сезгә уңышлар теләп калам.
Үземнән күчтәнәч таратам.
Шуның белән саубуллашам!
Керпе күчтәнәч тарата һәм саубуллаша.
Алып баручы: Балалар, сезгә күңелле булдымы? Яхшы. Хәзер без төркемгә кереп, керпе күчтәнәчләрен ашыйбыз.
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“Бәләкәч” 104 нчебалаларбакчасы–
баланың үсешен үстерү үзәге”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле музыка җитәкчесе
НИЗАМИЕВА ОЛЕСЯ НИКОЛАЙ КЫЗЫ,
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГОБӘЕВА НАИЛӘ ГАБДУЛЛА КЫЗЫ
Комментарии: |