Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Габдулла Тукай иҗаты эзләре буйлап”

тукайЗурлар төркеме өчен

.

Максат: татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итү.

Бурычлар:

–         Габдулла Тукайның шигырьләрен өйрәнү.

–         Телнең сәнгатълелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү.

–         Шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

 

 

/Балалар “Бәйрәм бүген” җыры (Җәүдәт Фәйзи көе) астында залга парлашып керәләр, чиратлашып ике якка китеп ярым түгәрәк булып басалар./

Беренче бала: И туган тел,

Икенче бала: И матур тел,

Өченче бала: Әткәм-әнкәмнең теле!

Дүртенче бала: Дөньяда күп

Бишенче бала: Нәрсә белдем

Алтынчы бала: Син туган тел аркылы!

/Балалар утыралар./

 

/Экранда Габдулла Тукай сүрәте кабына һәм слайдлар күрсәтелә./

 

Алып баручы “Бала белән күбәләк”

 

/“Щелкунчик” (П.И.Чайковскийның әсәре ) яңгырый. Кызлар “чәчәкләр” чыгалар/

“Чәчәкләр” биюе

/Төрле урыннарга утыралар. Күбәләк – Лия чыга, чәчәкләр тирәсендә очып йөри. Малай Руслан чыга. Күбәләкне күреп шакката./

/“ Бала белән күбәләк” күренеше күрсәтелә. Дуэт башкарыла/

 

Руслан “бала” җырлый:

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

 

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

Лия “күбәләк” җырлый:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

 

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

 

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

 

Алып баручы “Табышмак”

/Экранда яз, җәй слайдлары күрсәтелә, слайдлар астында балалар табышмаклар әйтәләр/

 

Артем. Боз һәм кар эрде,

Сулар йөгерде;

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

 

Дима. Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт? —

Иә, әйтеп кара.

 

Балалар. Яз

 

Г Зарина. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,—

Бу кайчак була?

 

Балалар. Җәй

 

/Лиана тегеп утыра, янында урындыкта курчак, идәндә песи һәм кәтүк./

Алина. “Шаян песи” (Күренеш күрсәтелә).

Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига:
Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.

«Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә;
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.

Ә Песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер;
«Тукта, селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.

Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар;
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.

Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе;
Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!

 

Василиса. “ Кошка-озарница” ( В.Тушнова тәрҗемәсе)

Погляди, — взялась за дело не на шутку Ламига:
Взад-вперед снует умело у нее в руке игла.
Кукле праздничное платье сшить торопится она,
И лежит, вздыхает кукла: «Как обновка мне нужна!»
Рядом киска-озорница притаилась не дыша.
Смотрит киска на катушку — вот игрушка хороша!
Пошевелится, а киска тут как тут, в один прыжок
В уголок ее закатит, нитки спутает в клубок.
Никакой у ней печали и заботы никакой,
Киска, киска-озорница! Все б играла день-деньской.

 

 

 

“Мышь попавшая в молоко” ( Р. Моран тәрҗимәсе).

/Никита кулында чүлмәк белән тычкан/.

Никита. Подполья жительница — мышь, в чулане шастая тайком,
Не знаю как и почему, попала в чашу с молоком.

Бедняжка мечется, плывет, по стенам лапками скользит.
И тонет в белом молоке — оно ей гибелью грозит.

Нельзя бездействовать в беде! И мышка, правилу верна,
Плывет и вдоль, и поперек, — спастись надеется она.

Не пропадают зря труды… Вот легче, вот совсем легко.
Так долго плавала она, что в масло сбилось молоко.

Теперь, на масло опершись, она встает, а там, глядишь,
Из чаши выпрыгнула вмиг — и убежала в норку мышь.

О мой родной! Ты хоть в воде, хоть в молоке ты утопай,
Будь терпелив, настойчив, смел — отчаянью не уступай!

 

/“Туган авыл” халык көе астында Камиль шигырь укый/

Камиль. Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

 

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

 

“Гали белән кәҗә” (күренеш күрсәтелә).

 З Чингиз. Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

 

“Карга” (Карга тавышы язмасы ишетелә)

Ярослав. Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар.
Карга, мескен, җырлый белми, кычкыра тик: «кар» да «кар».

 

“Шурале” ( Р. Бухараев тәрҗемәсе; күренеш күрсәтелә).

 

Булат. Шурале не шелохнётся, сунул пальцы и сидит,
важно выкатив глазищи, на топор и не глядит,

Парень стукает тихонько, не трудясь, не тратя сил…
Раскачался клин и выпал — дурню пальцы защемил!

Шурале, попав в ловушку, взвыл от боли, стал орать,
всех сородичей и братьев на подмогу созывать,
— Ты слыхал о милосердье? Парень, Бога не гневи,
погоди, хоть напоследок имя, имя назови!

Коль до завтра не скончаюсь, душу в теле удержу,
про обманщика с лошадкой всё собратьям расскажу…

 

— Пальцам больно, прищемил их Годназад,
ай, умру, беда какая, жизни я своей не рад!

 

“Водяная” ( Р. Бухараев тәрҗемәсе; күренеш күрсәтелә).

Ксюша. – Водяная я, откройте! Где мой гребень золотой?

Знай, на озере сегодня вором стал сыночек твой.

 

“Безнең гаилә” (В.Думаева-Валиева тәрҗимәсе; балалар рус һәм татар телләрендә сөйлиләр).

Ильшат. Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

 

Саша. Я считаю: папа, мама, я с сестрою – мы живём
С дедом, бабушкой и кошкой – в нашем доме всемером.

Вместе с нами ест и чай пьёт наша кошка, вместе спит,
Есть у ней работа в доме: от мышей дом сторожит.

 

 

“Ленивый пес” (А.Ахундова тәрҗимәсе).

 М Кирилл. Не живёт, а блаженствует пёс у меня:
Целый день звонкий лай, беготня и возня.

На меня он с таким умиленьем глядит,
Ну, вот-вот улыбнётся и заговорит.

Иногда он лежит после сытной еды,
Морду в лапы уткнёт и не знает беды.

Племя мух начинает его донимать…
Пёс ленивый! Ему бы их прочь отогнать!

Он лежит и следит за мушиной вознёй,
Лишь сверкнёт из-под век его глаз озорной.

Но когда почесать себе ухо встаёт,
Разлетается тут же мушиный народ.

 

 

Алып баручы. “ Кызыклы шәкерт” (атрибутлар кулланып, күренеш куела).

 

Гоша – Шәкерт. Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Матвей – Эт. — Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

 

 

Гоша – Шәкерт. – Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

 

“Белый дед” шигыре (В.Тушнова тәрҗемәсе).

Лиана. Когда пушистый снег оденет белый свет,

Когда наш голый сад от снега станет сед,

Опять приходит к нам, пургой запорошен,

Игрушек накупев, наш белый-белый Дед.

“Спасибо, милый Дед!- ему кричим в ответ.-

Дай бог тебе прожит как можно больше лет!”.

Бедняга дед всегда нас радовать готов,

Хоть слякоть, хоть пурга- ему и дела нет.

 

“Утро” (Р. Бухараев тәрҗемәсе ).

К.Кирилл. Утро.Ожила земля.

Загоряется заря.

Солнце встало на востоке,

Землю светом обагря.

Площадь, рынок-город весь,

Парк, сады и ближный лес,

Горы, долы и равнины

Заливает свет с небес.

Шум, движение; встаёт,

Просыпается народ.

Птицы, стаями сбираясь,

Поднимаются в полёт.

В школу школьники спешат,

Ранцы с книгами висят

На спине. Ученья радость

Ожидает всех ребят.

 

“Кошларга” шигыре.

 С Чингиз. Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

Җырлагыз сез күңлегезгә Аллаһ нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!

Курыкмагыз – яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

 

 

“Карлыгач” шигыре.

 Аделина . Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,

Балчык берлән матур итеп оя ясый.

 

Күп эшләде иренмичә; бара-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары,

Чебен-черки тотып кайта аналары.

 

Алып баручы .“Фатима белән Сандугач” (күренеш күрсәтелә).

 “Сандугач” (сандугач тавышы язмасы ишетелә)

 

Энҗе –Фатима. Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач.

Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың.
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?

 

К Зарина-Сандугач. Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.

Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?
Анда өч баш кошчыгым калды ятим!

Һәм мине анда тагын дустым көтә,
Сагына ул, саргая ул, ут йота.

Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул.

 

Энҗе-Фатима. Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:
Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.

Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!

 

/Балалар ярым өйләнәгә басып “Туган тел” (татар халык көе) җырын башкаралар. Ярым әйләнәнең урта өлешеннән “ишек” ачыла. Шуннан балалар парлашып, чиратлашып чыгып китәләр/.

 

Татарстан Республикасы

                                                Казан шәһәре Киров районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

417 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

САМИГУЛЛИНА ЭЛЬВИРА РАФАЭЛЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий