Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Мин бит татар егете”

13217883526-7 яшьлек балалар өчен бәйге эшчәнлеге.

 

Максат: балаларның татар милли ядкарьләр турында күзаллауларын тирәнәйтү, татар милли йолаларына кызыксыну уяту.

Тәрбия бурычы: балаларда татар булуына горурлык хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле фикерләү сәләтен, тел байлыгын үстерү, җырлау күнекмәләрен формалаштыру эшен дәвам итү, татар биюен башкару техникасын камилләшттерү, халык уеннарында җитезлек, түземлек кебек сыйфатларны камилләштерү.

Белем бирү бурычы: милли киемнәрне аера, аларның исемнәрен, үзенчәлеклүрен әйтә белергә өйрәту, җырларны, биюләрне мөстәкыйль рәвәштә башкарырга булышу, “Кул көрәше уены белән таныштыру”

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, матур әдәбият уку, музыка, физик культура.

Ысуллар һәм алымнар: уен, күрсәтмә ысуллар, алышнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәлгә аңлатма,  нәфис суз, балалар сөйләмен һәм җитезлекләрен бәяләү.

Җиһазлау: мультимедия, СД – проигрыватель, презентацияләр карау,  татар халык ядкарьләрен слайдларда күрсәтү, “ат чабышына” атрибутлар, модульләр “кул көрәшенә”, бүләкләр.

Сүзлек өстендә эш: билбау, канәфер, түбәтәй, сөлге, камзул, читек, ядкарь.

Алдан  үткәрелгән эшләр: миллли киемнәрне карау, “Түбәтәй” уенын уйнау, “Кәләпуш” җырын тыңлау (Р. Вәлиева сүзләре, Л . Батыр – Болгари көе”, җыр өйрәнү “Мин яратам сине, Татарстан” Р.Рәкыйпов сүзе, Р Андреев көе) татар халкының тарихы белән танышу, алдавыч әхиятләрен уку.

Эшчәнлек төзелеше:

Ι. Кереш.

ΙΙ. Бәйге.

  1. Танышу
  2. Музыкаль тәнәфес
  3. Сәләтләрен күрсәтү
  4. Табышмаклар әйтү, әңгәмә
  5. Сюрприз. “Сабантуй” батыры керү

а) “Кул көрәше”

б) “Ат чабышы”

  1. Кумәк бию
  2. Малайларны бәяләү
  3. “Бакчабызда” җырын җырлау (З.Захаров сүзе, Ә. Шаймарданов көя)

III. Йомгаклау.

 

 

Эшчәнлек барышы:

Залга балалар “Туган тел” (З. Минһаҗева җыры) астында кереп басалар.

А.б: (“Тәфтиләү” көе астында)

Туган телем – татар теле,

Бик якын ул минем күңелгә.

Тәмле сүзе, җыр – моңнары  өчен

Онытмам мин аны гомергә.

 

Бишек җырын тыңлап кечкенәдән

Үстек бит ана телендә.

Халкым сөйсен, онытмасын аны,

Һәрчак булсын татар теле.

 

Бергәләшеп яшик, тату булыйк

Татарстан дигән җирләрдә.

Горурланыйк, без бит татар диеп

Аралашыйк татар телендә.

 

Җыр “Мин яратам сине, Татарстан”

 

 

Хәерле көн, килгән кунаклар, хәерле көн, балалар!

Балалар:

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн барыбызга да.

 

1 бала:

Татар теле минем туган телем,

Саклый аны батыр милләтем.

Әби – бабай теле,

Ата – анам теле

Күңелем тулы аңа хөрмәтем!

 

2 бала:

Әнием дә татар кызы,

Әтием дә татар улы.

Шулай булгач, үземдә дә

Минем татарлык тулы.

 

3 бала:

Татар булган кеше генә

Бүтәннәрне кимсетмәс.

Татар булып калсаң гына

Газиз  милләтең бетмәс. (Балалар утыралар)

 

А.б:

Киләчәктә милләт Тукайларсыз,

Такташларсыз гына юл алмас.

Җырсыз – моңсыз затлар югалса да,

Җырлы, моңлы татар югалмас.

 

– Бүген безнең бакчабызда зур бәйрәм. Безнең бакча малайлары “Мин бит татар егете” дигән бәйгедә көч сынашачаклар. (Жюри сайлана.)

– Бәйге булгач, безгә жюри әгъзалары кирәк булачак. Жюри составына түбәндәгеләрне тәкъдим итәм (жюри  әгъзалары белән таныштыру).

– Жюри  әгъзалары, үз урыннарыгызга рәхим итегез.

 

4 бала:

Безнең бакча малайлары

Килгән бүген бәйгегә.

Татар егетләре алар,

Бирешмәсләр беркемгә.

 

5 бала:

Батыр, таза егетләрне

Хөрмәт итә һәр кеше

Без бүгенге бәйге белән

Тәбриклибез һәркемне.

 

А.б:

Ә хәзер бәйгедә катнашучы малайларны  алкышлар  белән каршылыйк. Альберт, Илдар, Ислам, Амир, Илнур, Сәид рәхим итегез.

 

Җыр “Татарстан улы мин”

А.б:

Бәйгебезнең 1 өлеше – “Танышу

Малайлар үзләре белән таныштырып узсынар.

Һәрберсе таныштыра үзләре белән.

 

Егетләр белән таныштык. Бәйгенең 2 өлеше “Сәләт” дип атала.

 

Музыкаль пауза. “Кызлар биюе”

 

Татар халкында “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәрдә аз – диләр. Малайлар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп китсеннәр.”

 

2 өлеш.

1.

Теле юкның иле юк, диеп

Хак әйтәләр халык телендә.

Телем дә бар минем.

Илем дә бар.

Яшәү рәхәт туган җиремдә.

 

– Беренче номерлы малайны тыңлап үтик (Альберт).

Г. Гыйлманов “Мин татар малае” шигырен сөйли.

2.

Җилләр исә: до – ре – ми – фа

Яңгыр ява: соль – ля – ми

Тирә – юньдә күпме тавыш

Барысын да көйлим мин ди.   Илдар.

 

“Яратам” җыры (икенче номерлы малай)

 

3.

Догалар да белә ул.

Түбәтәй дә кия ул.

Очратсагыз урамда

Әгәр аның кебекне

Белеп торыгыз яме –

Бу бит татар егете.

“Фатиха” сүрәсен укый (Өченче номерлы малай).

 

4.

Нәни диеп карамагыз

Һәркем үсә нәнидән.

Үсеп җиткәч, спортчы мин

Булырмын менә дип хыяллана.  Амир (дүртенче номерлы малай)

 

Амир (шигырь  сөйли)

 

5.

Әй биемен, биемен

Аяклар тып – тып итә

Ялкаулык та юкка чыга

Кирелекләр дә бетә. Илнур.

 

“Кәләпүш” биюе (Бишенче номерлы малай)

 

6.

Мин Сәид, шук малай

Үткен малай, ут малай

Мин бик уңган, өлгер мин

Юк бар белән көлдермим.  Сәид.

 

Сәид сезгә алдавыч әкият сөйләп үтәр (Алтынчы номерлы малай)

 

 

3 өлеш: “Зирәклек”

 

Тапкырлыкларын, белемнәрен сыныйбыз.

– Түгәрәк, башка кияләр. Ул нәрсә? (Түбәтәй). Түбәтәй турында сөйлиләр.

– Җиңсез, малайлар да, кызлар да күлмәк өстеннән кияләр. Ул нәрсә? (Камзул). Камзул турында сөйлиләр.

3) Аны билгә бәйлиләр. Ул нәрсә? Билбау.

4) Яңа гына идем итек (ч) өстәгәч булдым (читек) читек турында сөйлиләр.

5) Баш  – башында  чуклар, чигелгән, аның өстенә ипи яисә чәк – чәк  куеп зур кунак каршылыйлар. Ул нәрсә? (Сөлге). Сөлге  турында сөйләнелә.

 

– Булдырдыгыз, малайлар.

 

А.б:

Сөлге – татар кызының осталыгының символы ул. Сөлге өчен егетләр бил алыша, атларда чабыша. Әлбәттә, яшь килен чиккән затлы сөлгеләрнең берсе сабантуй батырына әләккән.

Музыка астында батыр керә.

– Исәнмесез, кунаклар!

– Исәнмесез, дусларым!

– Менә мин бәйге булганын ишетеп, сезне сынарга дип килдем.

 

А.б:

– Кем икән соң бу? Башында түбәтәй, камзулы да бар, әле билендә сөлгесе дә бар (Батыр).

– Әйдә түргә уз, батыр егет.

 

6 бала:

Гел елмаеп тора, диләр

Кайбер кеше турында.

Гел елмаеп буламени

Сез малайлар янында?

Кайчагында шаярашып,

Усалланып куясыз

Көч сынашып, тарткалашып,
Сугышып та аласыз.

 

Батыр:

Сугышу егет эшемени?

Ягез, бер елмаегыз

Чын көрәштә, рәхәтләнеп

Кул көчен сынашыгыз?

 

4 өлеш: “Батырлык”

 

“Кул көрәше” уены.

Батыр:

Кул көчен сынадык, булдырдыгыз, егетләр.

 

Көчләрне сынадык, ә сез җитезләрме?

Йөгерешеп ярышыгыз,

Сез бит булган егетләр.

Елмаегыз, шаярыгыз,

Булырсыз, җиңүчеләр.

 

Әйдәгез, хәзер егетләребезнең җитезлекләрен карап үтик.

 

5 өлеш: “Җитезлек”

“Ат чабышы” уены

Батыр:

– Булдырдыгыз, егетләр, рәхмәт. Мин сезне тиздән Сабан туена көрәшкә чакырам.

 

Жюри малайларны бүләкли.

 

А.б:

Уйныйк дисәк, гүзәл бакчабыз бар.

Яшик дисәк, матур  калабыз  бар.

Тотыйк  дисәк, изге  динебез  бар,

Татар дигән асыл телебез бар,

Горурланырлык татар малайларыбыз – булачак егетләребез бар.

 

Җыр “Бакчабыз” З.Захарова сүзләре. Ә. Шаймарданов көе.

Йомгаклау.

Кунакларга бүләк өләшү.

 

Малайларга   түбәндәге  номинацияләр бирелә:

 

–         Иң тапкыр егет

–         Иң җор егет

–         Иң көчле егет

–         Иң сәләтле егет

–         Иң тырыш егет

–         Иң җитез егет.

 

Кулланылган   әдәбият:

Зарипова З .М “Туган  телдә  сөйләшәбез.”

Газизов  Р.К. “Бәйрәмнәр, туйлар  өчен”

Шаехова Р.К. “Төбәкнең  мәктәпкәчә белем  бирү  программасы”

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

 “56 нчы гомүмүстерешле “Кечкене батырчык” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ЗАМАЛИЕВА РУЗИЛА АКМАЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий