Конспект: “Сөт эчсәләр балалар, сәламәт була алар”
Максатлар.
1. Сөтнең файдалы сыйфаты белән таныштыру.
2. Сөт продуктларының төрлелеген турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
3. Кызыксынучанлыкларын, фикерләү сәләтен үстерү. Сулыш алу системасын ныгыту.
4. Сөткә һәм сөт продуктларына уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
Җиһазлар.
Уен тартмасы “ Сәламәтлек серен бел”; һәр балага сөт белән стаканнар, трубочкалар, салфеткалар, чәй калаклары; проекторда рәсемнәр; кәгазьдән ясалган тамчылар, фломастерлар; 2 төрле размердагы тычкан уенчыгы.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар, күпме кунаклар килгән безгә, әйдәгез исәнләшик. “Саумысыз!” Беләсезме, сез бит гади генә исәнләшеп калмадыгыз, ә бер-берегезгә сәламәтлек кисәкләре бүләк иттегез. Чөнки сез “Саумысез!” дидегез.
Сорау: Балалар, әйтегез әле, нинди кеше саләмәт дип уйлыйсыз? Балалар , ә сез үзегезнең сәламәтлегегезне саклый беләсезме? Нәрсәләр эшлисез сәламәт булыр өчен? (Зарядка ясыйм, салкын су белән юынам)
Сорау: Әйдә әле, (исем), син нәрсәләр эшлисең сәламәт булырга? Ә син, (исем), нәсләр эшлисең? Молодцы! Сез үзегезнең сәламәтлегегез турында кайгыртасыз икән, мин бик шат.
Мин күптән түгел генә 5-6 яшьлек балалар өчен бер уен алган идем “Сәламәтлек серен бел” дип атала. Ләкин мин уенның кагыйдәләрен аңлап бетермәдем, шуңа күрә сәламәтлекнең серен белә алмадым. Нишләргә икән миңа? Миңа ярдәм итә алмассыз микән?
Сорау: Нәрсәдән башларбыз? (Тартманы ачып, пазлларны табалар)
1 пазл. “Сәламәтлек кафесы”. Сезне кафега чакырам. Мин сезгә бик файдалы эчемлек тәкъдим итәм. Ничек аталганын мин сезгә әйтмим, сез үзегез белегез.
Сорау: Салфетка астындагы стаканнарда нәрсә икәнен ничек белергә? (Трубочка аша эчеп карыйлар)
Тәрбияче: Балалар серле эчемлек нәрсә булды ? Әйтегез әле миңа. Сәламәтлек эчемлеге ул…сөт.
Бирем: Салфеткаларны алып стаканнар астына куегыз. Ни өчен сөт – сәламәтлек эчемлеге соң ул, нигә алай уйлыйсыз?
Тәрбияче: Сөт кешеләргә көч, матурлык, сәламәтлек бирә. Чөнки анда витаминнар бар: Ф һәм Кальций.
Бирем: Балалар, сөтләрегезне эчеп бетерегез, ә стакан төбендә сезне сюрприз көтә. (Стакан төбендә витамин ята).
Сорау: (исем), нәрсә бар синең стаканыңда? Нинди витамин ул? Ничек атала?
Бирем: Калаклар белән витаминнарыгызны алыгыз.
Сорау: Ннинди витамин синеке?
Тәрбияче: Сөттә бик күп витаминнар
Һәм файдалы матдәләр,
Сөякләр һәм тешләрегез
Ныклы булсын дисәгез,
Көн дә иртән сөт эчегез,
Бик файдалы – белегез!
Тәрбияче: Әйдәгез уенны дәвам итик. 2 нче пазл безне “Лаборатория”га чакыра. Бүген без сезнең белән фәнни хезмәткәрләр булып тәҗрибә үткәрербез.
Тәрбияче: Фәнни хезмәткәрләр тәҗрибә үткәрер өчен ике тычканны алганнар. Бер тычканның исеме Чәрли, аңа гел ипи, ит, сөт кенә ашатканнар. Ә аның иптәше Чүрли бөтен әйбер дә ашаган, сөт ризыкларын ашамаган. Тычканнарны гел үлчәп, сәламәтлекләрен тикшереп кенә торганнар.
Тәрбияче: Чәрли нишләгән? (исем), Чүрли нинди булган?
Нәтиҗә: Чәрли үскән, тазарган, көчлеләнгән. Ә мескен Чүрли ?
Сорау: Чүрли нинди булып калган? (исем), әйтеп күрсәт әле? Әйдәгез әле үлчәп карыйк. Чүрли җиңелрәк икән. Минем герләрем бар. Әйдәгез әле, куеп карыйк әле. Менә бер гер куйдык һәм авырлыклары тигезләште.
Нәтиҗә: Ул үзенең иптәшеннән ике тапкырга бәләкәйрәк булган, сөякләре бик нык авырткан, аякларында көчкә басып тора.
Тәрбияче: Нигә Чүрли иптәше кебе үсмәгән? Ничек уйлыйсыз? (исем), әйтеп кара әле. Сез килешәсезме (исем) белән. Нинди витаминнар җитмәгән тычканга?
Тәрбияче: Чүрлигә сәламәтлеген кайтару өчен нәрсәләр ашатырга кирәк?
Тәрбияче: Әйдәгез, кабат уенга күчик. 3 нче пазлга ашамлыклр төшкән. Әйдәгез әле, фәнни хезмәткәрләр, 2 нче тәҗрибә үткәреп карыйк, кайсы ризыклар сөттән ясала? Безнең каршыда ризыклар, шулар арасыннан Чүрлигә кирәкләрен генә аерып алыйк әле. Чүрлигә файдалы булганнарына кул чабыгыз, ә файдасы тимәгән булса, тик торыгыз.
(Экранда слайдлар карау, соңгы слайдта барлык сөттән ясалган ризыклар рәсеме)
Тәрбияче: Нәрсәләр керә инде сөт ризыкларына? Бу ризыкларны ашаса, Чүрли нинди була? (исем), ничек уйлыйсың?
Тәрбияче: Сөт ризыклары барлык балаларга да кирәк: сезгә дә, тычкан балаларына да. Сез көчле, матур, сәламәт булырсыз. Сез сөт ризыкларын яратасызмы соң? Чүрли кебек булмас өчен сөтле ризкларны ашап торырга кирәк. Кайсыларыгыз сөт ризыкларын ярата?
Тәрбияче: Уенга күчик, 4 нче пазл “Сулыш алу уены”. Балалар, сәламәт булыр өчен сөт эчәргә кирәк һәм … дөрес сулыш алырга. Әйдәгез, уйнап алыйк әле, сез дә шулай сулап карагыз әле: үпкәләргә күп итеп сулыш алдык та, авызларны ябып “М” авазын чыгарабыз. Мин санап торам, ничә секунд сулыш алмыйча тора алырсыз. Кайсыгыз озаграк тора ала, шуның сулыш системасы нык үскән. Әйдәгез, башладык. Сезнең сулыш системасы көчле икән.
Тәрбияче: Балалар, сәламәтлекнең нинди сере турында белдегез? Дөрес! “Сөт эчсәләр балалар,сәламәт була алар”.
Тәрбияче: Балалар, мин сезгә сөт тамчылары бүләк итәм. Үзегезнең кәефләрегезне шунда ясагыз. Әгәр сезгә уен ошаса – елмаю, ошамаса – моңаю.
Татарстан Республикасы
Мөслим муниципаль районы
“Мөслим авылы “Ляйсан” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
АБДРЕЕВА ГӨЛНАЗ ФАЗАЕЛ КЫЗЫ
Комментарии: |