Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Туган җиремнең зәңгәр күзләренә акция”

чишмэ6-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

– Балаларның   үзләре яши торган табигатьне күзәтә белергә өйрәтү.

– Чишмәләрне таный белү һәм сакларга өйрәтү.

– Табигатъ кочагында үзеңне дөрес тотарга өйрәтү.

 Бурычлар:     

– Балаларның күзәтүчәнлеген арттыру.Үзенең туган табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

– Төрле экскурсияләр, күзәтүләр аша тәрбияченең балалар белән бердәм эшчәнлеге аша чишмә турында белемнәрен ныгыту.

Җиһазлау: магнитофон язмасы, стакан белән су, рәсемнәр, схема, диаграмма.

Сүзлек өстендә эш:  лаборатория, акция.

Алдан эшләнгән эшләр:  чишмәгә экскурсиягә бару, балалар әти-әниләре белән әңгәмә уздыру.

 

 

Барышы:

1. Һәр чишмәнең туган җире була,

Туган җыры була үзенчә,

Аккан юллары һәм язмышлары,

Кешеләрнекечә, безнеңчә.

Чишмәләргә төшкән сукмакларда,

Сагынып елый кебек үткәнен,

Яратмыйдыр ул да эзләр бетеп

Өсләренә чирәм үскәнен.

– Балалар, авылда нинди чишмәләр бар? Исемнәре ничек?

– Дуслык, Вәрәшбаш, Фатыйма чишмәләре бар.

– Рәхмәт, балалар. Чыннан да, чишмәләр күп. Чишмәләр – елганың башы. Чишмә кечкенә инешләргә, инешләрдән елгаларга, диңгезләргә коя.

 

2. Схема күрсәтелә.

 

– Күрәсезме,  кечкенә генә чишмәдән зур елгалар, диңгезләр барлыкка килә. Шуңа күрә дә чишмәләрне сакларга кирәк.

 

Бүгенге темабыз: “Җиребезнең зәңгәр күзләренә – чишмәләргә акция” үткәрик.

 

–         Чишмәләрне  ни  өчен зәңгәр күзләр дип атадык?

–         Дөрес, балалар, үзебезнең күзләребез бик кирәкле кебек чишмәләр дә бик кирәк.

–         Чишмәләрне саклау өчен, ярдәм итү өчен нәрсәләр кирәк?

 

Рәсем – схема күрсәтелә.

–         Әйдәгез бу схемага карыйк.

–         Схемада көрәк күренә.

–         Көрәк ни өчен кирәк?

–         Чүп савыты?

–         Скамейка?

–         Менә, балалар, һәрвакыт исегездә тотыгыз. Сез әти-әниләрегез белән чишмәләргә кечкенә генә ярдәм сузсагыз, сез  үзебезнең чишмәләрне саклау акциясендә катнашкан буласыз. Чишмәнең тирә-ягы чиста булырга, ком-балчыкларга  күмелмәскә тиеш. Чишмә суы бик файдалы.

Менә, балалар, һәр чишмәнең суы үзенчәлекле. Аның составында безгә кирәкле төрле матдәләр бар. Шушы матдәләрнең барлыгын  лаборатория нәтиҗәләре күрсәтә.

Диаграмма  күрсәтелә.

 

3. Әйдәгез әле, балалар,  без лабораториядагы апалар кебек суны танып, тикшереп карыйк.

Эксперименталь уен: 3 стакан су куела.

1 стакан – чиста су (чишмә суы)

2. стакан – болганчык су (фильтрлыйбыз)

3. стакан – тозлы су (кайнатабыз)

 

2 уен: “Рәсемне укы”.

1 рәсем – зәңгәр төстә (чишмә суы)

2 рәсем – зәңгәр төскә кара таплар (болганчык су)

3 рәсем ак таплар (тозлы су).

 

–         Менә, балалар, суның да чисталыгын тикшердек.

–         Иң кирәкле су – чишмә суы икәнен белдек. Чишмәләрне саклыйк, чистартыйк, чишмәләргә булышыйк.

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

“Мөслим авылы “Ляйсан” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ФАХРАЗИЕВА СИЛҮЗӘ КОТДҮС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий