Яңа фикерләр:

postheadericon Зурлар төркемендә саф һавада йөргәндә күзәтүләр

84220470_2596940Зурлар төркеме

КҮЧЕРҮ – Зурлар төркемендә саф һавада йөргәндә күзәтүләр

МАРТ

Карточка № 1

Сезонлы үзгәрүләрне күзәтү

Максат: ел фасылларының үзгәрүе турында төшенчә булдыру, һәр сезонның үзенчәлеге турында күзаллау.

 

Күзәтү барышы

Кар бураннар ял итәргә

Ак юрганга төренде.

Куалар кышны чыпчыклар,

Тамчылар да күренде.

 

Март – язның беренче ае. Ләкин тәрәзәгә карасаң, һаман кар ява, җил агачларның ботакларын селкетә. Бар да кыш көне сыман. Аның артта калганына ышанасы да килми. Әмма яз барыбер якынлаша. Кояш иртәнге 7 чыгып, кичке 7 бата. Шулай итеп көн тагын 4 сәгатькә якын берәмлеккә артты. 21 март – язгы көн белән төннең тигезләшкән вакыты. Алга таба көннәр тагын да озынаячак, төннәр кыскарачак.

 

Тәрбияче балаларга сораулар бирә:

– Язның билгеләрен санап күрсәтегез.

– Хәзер нинди ай?

– Яз көне кар нишли?

– Яз көне кеше тормышы ничек үзгәрә?

 

Хезмәт эшчәнлеге

Участокны карлардан чистарту.

Максат: хезмәт күнекмәләре булдыру.

Хәрәкәтле уеннар

“Түгәрәктә кем калыр?”, “Тере лабиринт”

Максат: тигезлек саклау хисе, тиз һәм җитез хәрәкәт итү осталыгы тәрбияләү. Күмәкләшеп килешеп акыл белән эш итәргә өйрәтү.

 

Индивидуаль эш

Хәрәкәт алымнарын үстерү.

Максат: тизлеккә йөгерүне кабатлау. Урынннан 2 аякта этенеп сикерү техникасын камилләштерү

 

 

Карточка № 2

Чыпчыкларны күзәтү

Максат: баларда таныш кош – чыпчык турындагы белемнәрне тәгаенлау, ныгыту, системага салу; чыпчык турындагы нәфис сүзләр байлыгын арттыру; хәтер һәм игътибарлыкны активлаштыру; яз килүгә кошларның үз-үзләрен тотышындагы үзгәрешләрне күрергә өйрәтү

 

Күзәтү барышы

Канаудагы язгы суда

Рәхәтләнә бер чыпчык.

Агач артыннан күзәтәм

Ул бит бер гади чыпчык.

Кайгысыз бер малай кебек

Суга чуммакчы була.

Аны куркытмаска теләп,

Тын да алмыйча торам.

Салкын җилләр истән чыккан,

Ачлыгы да онытылган.

Кояш нурына сөенеп,

Кар суына омтылган.

 

Тәрбияче балаларга сораулар бирә:

– Яз килүгә чыпчыкның тормышында нинди үзгәрешләр барлыкка килгән?

– Чыпчыклар кайда яшәргә яраталар? Урмандамы, кешеләр янындамы? Ни өчен?

– Чыпчыклар кемнәрдән курка?

– Яз көне алар нәрсә белән туена?

Кешеләр кошлар турында ничек кайгыртырга тиешләр?

 

Хезмәт эшчәнлеге

Хәрәкәтле уеннар

“Кошларның туган якларына кайтуы”

Максат: бөтен мәйдан буенча йөгерергә, стена янында тормаска, буш урынга кереп басарга, бер-береңә урын бирергә өйрәтү. Җитезлекне һәм игътибарлыкны үстерү.

“Келәттәге тычканнар”

Максат: Бау яки дуга астыннан чыгукүнегүләрен кабатлау

 

Индивидуаль эш

Хәрәкәт күнекмәләрен үстерү.

Максат: ирекле юнәлештә кыршау тәгәрәтү алымнарын камилләштерү

 

 

Карточка № 3

Тал агачын күзәтү

Максат: баларны яз көне агачларның үзенчәлнеләре белән таныштыру. Иң беренче уянган агачларны игътибар итү.

 

Күзәтү барышы

Яз әле киендермәгән

Урман-кырга күлмәген.

Бары тал гына ачылган

Сөйләргә дип күргәнен.

Тирә-юньгә ямьнәр бирә

Зифа талның бөресе.

Ботакларда йөгерешә

Алтынланган бөдрәсе.

 

Март апрельдә талның ботакларында күпереп торган ботаклар күренә башлый. Аларны каплаган япманы алып ташлауга ачык сары чебиләргә ошаган алкалар хасил була. Чәчәкләрнең нектар туплый торга өлешен суыктан һәм яңгырдан саклаучы күпереп торган җепселләр урап алган. Шөпшә кортлары талдан бал нектары алу өчен очып куналар. Очлы яфраклы талны халыкта өянке диләр.

 

Тәрбияче балаларга сораулар бирә.

 

Хезмәт эшчәнлеге

Участокны чүпләрдән апрындыру.

Максат: күмәк эшләү теләге тәрбияләү.

 

Хәрәкәтле уеннар

“Казлар-казлар”, “Предметларны күчер”.

Максат: сигнал буенча йөгереп тиз арада төрле предметларны берәмтекләп бер урыннан икече урынга күчерү. Төгәллек, җитезлекне үстерү

Индивидуаль эш

Туп белән күнегү

Максат: тупны өскә сикертеп, икекуллап өскә сикертү күнекмәсен ныгыту.

 

 

Карточка № 4

Дворник эшен күзәтү

Максат: танып-белү эшчәнлеген көчәйтү, хезмәт максатын күрү күәсен үстерү, хезмәт җимешен бәяләргә өйрәтү.

 

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сораулар бирә:

– Агач ботакларын кем кисә?

– Ул нинди ботакларны кисә һәм нәрсә белән? (Махсус кайчы – секатор белән)

– Ул нинди максат белән агач һәм куакларның ботакларын кисә? (Дөрес форма бирү, артык яки авыру ботаклардан арындыру өчен)

– Ни өчен профессия дворник дип атала?

 

Хезмәт эшчәнлеге

Дворник тарафыннан киселгән ботакларны күрсәтелгән урынга ташу.

Максат: күмәк эшкә өйрәтү, куелган максатка бергәләп ирешү.

 

Хәрәкәтле уеннар

“Карга һәм чыпчыклар”

Максат: балаларны сигнал буенча җиһанда ориентлаша өйрәтергә.

“Флагка таба йөгер”

Максат: тәрбияче сигналы буенча хәрәкәтләрне төгәл үтәү.

 

Индивидуаль эш

Хәрәкәт алымнарын үстерү.

Максат: предметларны ераклыкка ыргыту күнекмәсен ныгыту

 

 

Карточка № 5

Җиңел машинаны күзәтү

Максат: куллану билгеләренә карап машиналарны аера, аларны башка транспорт чаралары белән чагыштыра белү, күзәтүчәнлекне һәм игътибарлылыкны үстерү, хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

 

Күзәтү барышы

Тәрбияче урамда барган машиналарны күзәтеп, балаларга аларның нинди транспорт чарасы булуларын искә төшерергә тәкъдим итә һәм сораулар бирә:

– Сез нинди машиналар күрәсез?

– Нинди машиналар кешеләрне йөртә?

– Автобус җиңел машинадан нәрсәсе белән аерыла?

– Аларның нинди уртаклыгы бар?

– Машинаны кем йөртә?

 

Ашыга җиңел машина,

Ашыга автобуслар,

Тизлек алып алар чаба

Әйтерсең лә, тереләр.

Һәрбер автомашинаның

Үз сәбәбе, үз эше.

Иртә таңнан торып чыга

Хезмәт сөйгән һәр кеше.

 

Хезмәт эшчәнлеге

Участокны чүптән арындыру, узган елгы яфракларны савытларга тутыру.

Максат: участокны тәртиптә тотарга күнектерү, башкаларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

 

Хәрәкәтле уеннар

“Аякларыңны чылатма”, “Бормалы сукмак”

Максат: каршылыклар аша сикереп чыгып, ике аякка төшү.

 

Индивидуаль эш

Урыннан югары сикерү.

Максат: көчне бер ноктага туплау сәләтен үстерү.

 

 

Карточка № 6

Тамчы бозларны күзәтү

Максат: баларны суның үзлекләре, халәте белән таныштыру, экологик аң, эмоциональ фикерләү сәләтен үстерү.

 

Күзәтү барышы

Өй түбәсе кыегыннан

Тамчы тама да тама

Аның бозы озыная,

Суыткач кичкә таба.

Өзелеп төшеп очлы боздан

Эз ясый ул түбәндә

Тып-тып итеп аваз сала,

Сәла бирә күргәнгә.

 

Балалар, игътибар итегез. Тамчы бозлары өйнең кояшлы ягында гына барлыкка килә. Ә менә тамчы сүзе каян килеп чыкты икән? Тыңлагыз әле, нинди тавыш ишетәсез? (Там-там-там) Әйе, балалар, дөрес әйтәсез, хәзер тамчы бозын тотып карыйк, ул нинди? (Шома, кытыршы, салкын, очлы, кишергә ошаган)

Тәрбияче балаларга тирә-юньгә боз аша карарга тәкъдим итә.

– Нәрсә күрәсез?

– Боз үтә күренмәлеме әллә?

– Тамчы бозы нәрсәгә ошаган?

– Ни өчен ул шундый формада?

– Ни өчен тамчы бозы аска карап үсә? (Тамчы боздан агып төшкәндә озынайган кебек була, сузылган сыман була, очлы сөңге боз барлыкка килә)

Балалар җавапларны әйтәләр.

Тәрбияче балаларга табышмак һәм сынамыш әйтә:

– Нәрсә түбәсе белән аска карап үсә? (Тамчы боз)

– Тамчы бозның сөңгеләре озын булса, яз озак килер

Хезмәт эшчәнлеге

Бүлмә гөлләренә сибү өчен кар суы әзерләү.

Хәрәкәтле уеннар

“Без тамчылар”, “Тере лабиринт”.

Максат: 2 рәткә басу, зур түгәрәк ясап басу. Күмәк хәрәкәт итү күнегүләрен кабатлау.

Индивидуаль эш

Хәрәкәт алымнарын үстерү

Максат: тигезлек саклау. Тигезлек саклау күнегүләрен эшләгәндә саклану чараларына өйрәтү, чыдамлыкны үстерү

 

 

Карточка № 7

Болытларны күзәтү

Максат: баларда теге яки бу күренешнең сәбәбе турындагы белемнәреңне, шикләнүләреңне әйтеп бирү теләге уяту, терек булмаган табигать турындагы белемнәрне ныгыту.

 

Күзәтү барышы

Агыла болыт, агыла,

Бер-берсенә тагыла.

Җиргә ява җылы яңгыр,

Калган карга кагыла.

 

Болытларның торышына карап һава торышын алдан әйтеп була. Әгәр алар бик биектә һәм бик кечкенә икән, яхшы, аяз көн буласын көт.

 

Мамык юрган түбәндә,

Яңгыры да түбәңдә.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә:

– Болыт нәрсәдән тора?

– Алар һәрвакытта да бертөрлеме?

– Кояшлы көндәге болытлар нәрсәсе белән аерыла?

 

Хезмәт эшчәнлеге

Себерке һәм тырма белән участокта эшләү.

Максат: үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү.

 

Хәрәкәтле уеннар

“Куып тот”, “Ераккарак, биеккәрәк”.

Максат: каршылыклар полосасын үтәргә өйрәнүне дәвам итү, җиңел һәм тавышсыз сикерергә өйрәтү.

 

Индивидуаль эш

Хәрәкәт алымнарын үстерү.

Максат: хәрәкәт аркылы табигатькә сак караш тәрбияләү, бүрәнә, агач төбе, таш аркылы сикереп чыгуда күнегүләрне кабатлау.

 

 

Карточка № 7

Кояшны күзәтү

Максат: һава торышының теге яки бу билгеләре арасындагы бәйлелекне табу, үсемлек һәм хайваннар дөньясының ел фасылларына карап үзгәрүен ачыклау. Кояшның терек һәм терек булмаган табигатькә тәэсирен күрсәтүдә балаларга ярдәм итү.

 

Күзәтү барышы

Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә.

Кояш гомере телим мин

Әнием сиңа.

 

Һава торышын билгели торган фактор булып тормыш, яктылык, энергия чыганагы булган кояш тора. Яз көне кояш һаман саен югары күтәрелә һәм җирне ныграк җылыта.

 

Тәрбияче сораулар бирә:

– Урамнан кергәндә кояшның кай тирәдә икәнен искәрдегезме?

– Нәрсәгә карап яз килгәнен сизәсез?

– Кояш якты нурларын сипсә, үсемлекләрдә нәрсә күзәтелә?

 

Хезмәт эшчәнлеге

Юлларны кардан һәм чүптән чистарту.

Максат: ярәмләшеп дус эшләү теләге булдыру.

Хәрәкәтле уеннар

“Тупны тот”, “Чуртан һәм балыклар”.

Максат: рольләрне үзлегеннән бүлү турында килешү төзергә өйрәтү. Тупны тоту һәм күршеңә бирү күнегүләрен кабатлау.

 

Индивидуаль эш

Хәрәкәт алымнарын үстерү.

Максат: кырыйдан йөгереп килеп биеклеккә сикерергә, сикергәннән соң ярым бөкләнгән аякларда йомшак итеп комга яки матага төшәргә өйрәтү.

 

 

Карточка № 9

Һава торышын күзәтү

Максат: табигатьтәге үзгәрешләргә җирнең кояш тирәли әйләнүе сәбәпле икәнлеге турында төшенчә булдыру. Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрне ныгыту.

 

Күзәтү барышы

Китәргә һич теләмичә

Кыш бик нык тарткалаша.

Әмма кайтучы кошлар

Күрсәтәләр тамаша.

Кора алар илдә оя,

Җырлашалар сөенеп,

Матур парлар булып яши

Балаларын үстереп.

 

Тәрбияче баларга табышмак әйтә:

 

Гөрләвек ага, көннәр озыная, төннәр кыскара,

Бу нинди вакыт, я, әйтеп кара? (Яз)

– Яз килүгә нәрсә үзгәрде?

– Күктә нәрсә ешрак күренә башлады?

– Яшелчә бакчасында нәрсә үзгәрде?

– Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен кар бөтен җирдә дә тигез эреми, ә урыны- урыны белән генә?

 

Хезмәт эшчәнлеге

Веранданы чистарту.

Максат: үз эшеңнеңнәтиҗәсен күрергә, күмәк эшкә өйрәтү.

 

Хәрәкәтле уеннар

“Тупны тот”, “Чуртан һәм балыклар”.

Максат: төрле шартларда төрлечә йөрергә өйрәтү

“Кыш ялыктырды” (Тәрбияче: “Тургайлар очып килегез, салкын кышны алып китегез, җылы язны алып килегез, ялыктырды безне кыш…”)

Максат: җавапның үз вариантын әйтергә.

 

Индивидуаль эш

Хәрәкәт алымнарын үстерү.

Максат: табигатькә сак караш тәрбияләү, йөгерү һәм сикерү алымнарын камилләштерү.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“104 нче “БӘЛӘКӘЧ” балалар бакчасы”

“Баланы үстерү үзәге”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ФАЗУЛЛИНА ГӨЛНАЗ РАСИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий