Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Халыкара туган тел көне”

туганЗурлар төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе

 

Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.

Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, туган як музеенда булу, читек бизәү.

 

1Алып баручы: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

1Алып баручы: Хәлләрегез ничек?

Балалар: Кояшлы көн кебек

Татар телен – Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

 

Нинди ямьле көн бүген!

Йөгереп урамга чыктым.

Туган тел бәйрәменә

Бакчабызга ашыктым.

 

Бакчабызда бүген бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие?!

Барыбыз да көтеп алган

Безнең Туган тел көне!

 

2Алып баручы: Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, татар халык уеннары уйнарбыз.

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

 

1Алып баручы Балалар, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.

Халкым теле миңа – хаклык теле.

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

 

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем Туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган телем.

“Балам!” –диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – диеп, әниемә

Мин туган телдә әйтәм.

 

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

 

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам. (“Туган телем” Э.Мөэминова)

 

Татар теле – минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә,

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

 

Дөньялар киң, анда илләр күп

Туган илем минем бер генә.

Туган илемдә дә телләр бик күп,

Туган телем минем бер генә. (“Татар теле” Н.Мадьяров)

 

2А.б Безнең Татарстанда күп милләтләр яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Чуашларның – чуаш теле, башкортларның – башкорт теле, русларның –рус теле. Ә татарларның – татар теле. Ә хәзер татарның милли уен коралы булган – курай моңын тыңлап китәрбез. Безнең бакчада тәрбияләнгән хәзер 2 гимназиядә дүртенче сыйныфта укучы Ситдиков Марсель “Туган тел” көен курайда уйнап күрсәтер.

 

С.Марсель курайда уйный

 

 

1А.Б Ә хәзер башкорт уены уйнап алырбыз.

 

Уен “Тирмә”

 

2 А.Б Русча җыр тыңлап китәрбез.

 

Жыр “Праздник”(Ясминә, Мәдинә, Лиана)

 

Мы в любимом Татарстане

Дружно, весело живем.

По – татарски и по – русски

Мы танцуем и поем.

Веселиться вместе с нами

Всех друзей к себе зовём.

 

Бию “Коледа”

 

8б Бакчага килгәч (Б.Рәхмәт)

Салкын кыш булса да, тышта кар яуса да,

Без өйдә ятмыйбыз, барабыз бакчага.

Безне бик яраталар бакчада апалар:

Килгәч тә елмаеп, кулларын киң җәеп,

Кочаклап алалар – әниләр күк алар.

 

9 б В. Наилә “Булышчы” шигырен сөйли.

 

10 б.Камилә “Камиләгә кем кирәк?” (Ф.Сафин)

 

1 а.б. Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган.

2 а.б Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз.    

 

Уен “Мәкальләр чылбыры”

Балалар, кулга кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Бер-берсенә туп биреп, мәкаль әйтешәләр. Бер бала мәкальне башлый, икенчесе дәвам итә.

  1. Иң татлы тел –   (туган тел, анам сөйләп торган тел.)
  2. Сөйдергән дә тел,   (биздергән дә тел.)
  3. Теле барның  (юлы бар.)
  4. Телләр белгән –   ( илләр белгән.)
  5. Аз сөйлә –  (күп эшлә.)
  6. Акылы кысканың  (теле озын.)
  7. Сүзнең кыскасы,   (бауның озыны яхшы.)
  8. Туган илем – (туган анам.)
  9. Аз сөйлә,    ( күп бел.)
  10.  Тоз ашның тәмен китерсә,   ( мәкаль сүз ямен китерә.)
  11.  Кем эшләми,  (шул ашамый)
  12.  Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың)
  13.  Эш беткәч,   (уйнарга ярый)
  14.  Калган эшкә ( кар ява)
  15.  Аз сөйлә,   (күп тыңла)
  16.  Кунак булсаң,  (тыйнак бул)

 

1А.б Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә саклансын!

 

11 б. Бакчабыз (Ә.Кари)

Кояш чыккач, нурга чумгач урам, кырлар, яланнар,

Сөенеп бакчага киләбез: без бәхетле балалар.

Кичкә кадәр бу бакчада, эштә булгач әниләр,

Әниләр күк безне монда сөеп тәрбиялиләр.

Бакчабызда гөлләр үсә шау чәчәккә күмелеп,

Шул бакчада гөлләр кебек без үсәбез гөр килеп.

Ал бизәкле, гөл бизәкле, матур безнең бакчабыз,

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, анда күңел ачабыз.

 

12 б Бакчабызда бер бала бар… (Л.Лерон)

Бакчабызда бер бала бар, шундый да ипле инде:

Кайчак, әбием әйткәндәй, бигрәк тәртипле инде!

Малайлар һәм кызлар белән бик әдәпле сөйләшә.

Үзендә булган тәм-томны барсына да өләшә.

Көчсезләрне кыерсытмый, рәнҗетми ул кызларны…

Ялгыш кына орынса да: «Гафу ит!» – ди, кызарып.

Уйнаганда ул һәммәсен көлдерә, шаккатыра.

Тәрбияче апабыз да гел аны мактап тора.

Ул баланың кем икәнен син белмисең, мин беләм:

Мактануны белми торган

Ул малай үзем булам!

 

Татар халык уены “Түбәтәй”

(Түбәтәй тукталган кеше табышмакка җавап таба)

Табышмаклар :

1. Кешенең дусты, йортның сакчысы (Эт)

2. Үлән ашый, май ташый (Сыер)

3. Алгы тәпие кыска, чабарга ул бик оста. Соры тунын сала да, ак тунын кия кышка (Куян)

4. Канаты бар, оча алмый, коры җирдә яши алмый (Балык)

5. Башы тарак, койрыгы урак, кычкыртып быргысын уята барысын (Әтәч)

6. Ул өстенә җәй дә, кыш та энәле күлмәк кия. Шулай да аны әнкәсе, йомшагым диеп сөя (Керпе)

7. Көлтә-көлтә койрыгым, селки-селки барамын, кетәклеккә кереп мин тавык-чеби аламын (Төлке)

 

13б Татарчасы – туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң – анаң, әби –бабаң

Сине сөя торган тел.

 

14 б Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле тел.

 

15б Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма,

Туган телне онытма!

 

2А.Б Әйе, балалар, үз туган телеңне онытырга ярамый. Ә хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын җырлыйбыз.

Җыр “Туган тел”

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“2 нче “АЛСУ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ХАФИЗОВА ЛЮДА МИХАИЛ КЫЗЫ

татар теле тәрбиячесе

АХСАНОВА НАИЛӘ ФӘҺИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий